Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йорктагы мәхкәмә Трампны акча белән бәйле хәрәмләшүләрдә гаепле дип тапты


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Трампның төп ширкәте - The Trump Organization ун ел буе финанс оешмаларын үз милкенең бәясе турында алдап килгән, бу кредитлар алганда һәм иминиятләштерү хезмәтләреннән кулланганда банк ташламаларын алу өчен эшләнгән диелә.

Сишәмбе, 26 сентябрьдә АКШның элекке президенты Дональд Трамп һәм аның гаиләсе Нью-Йорктагы мәхкәмә тарафыннан акча белән бәйле хәрәмләшүләрдә гаепле дип табылды - Трамп канунсыз рәвештә милкенең бәясен арттырган. Бу хөкем карарын Нью-Йорк хөкемдары Артур Энгорог чыгарды, дип җиткерә Reuters.

2022 елның сентябрендә Нью-Йорк баш прокуроры Летиция Джеймс Трампны акча белән бәйле хәрәмләшүләрдә гаепләп дәгъва тапшырды.

Трампның төп ширкәте - The Trump Organization ун ел буе финанс оешмаларын үз милкенең бәясе турында алдап килгән, бу кредитлар алганда һәм иминиятләштерү хезмәтләреннән кулланганда банк ташламаларын алу өчен эшләнгән диелә.

26 сентябрьдә чыккан мәхкәмә карары - штат прокуроры Летиция Джеймс тапшырган дәгъвага бәйле ахыргы карар түгел, аны 2 октябрьдән башлап карау дәвам итәчәк, дип җиткерә Америка медиалары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG