Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Югары Ослан районында глэмпинг төзелүгә каршы чыгучы авыл халкы төзелеш барачак урынга агачлар утыртып куйган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Үсентеләрне алырга акчаны авыл халкыннан җыештык, утыртуда 60лап кеше катнашты", ди алар.

Татарстанның Югары Ослан районы Гаврилково авылында "Форрест" глэмпингы төзелешенә каршы чыгучылар район башкарма комитеты төзелеш өчен әзерләргә дип бүлеп биргән кишәрлеккә 100 агач үсентесе утыртып куйган. Бу хакта "Бизнес Online"га шушы авыл кешесе Дмитрий Жуков сөйләгән.

"Үсентеләрне алырга акчаны авыл халкыннан җыештык, утыртуда 60лап кеше катнашты", дигән ул.

"Форрест" идарә ширкәте җитәкчесе Илья Спиридонов басмага әйтүенчә, агачлар утыртылган кишәрлеккә район хуҗа һәм ул техник үтеп йөрүне әзерләү өчен төзелеш эшләрен алып баручыга тапшырылган булган.

Быел июль ахырында Гаврилковода низаг чыкты. Моңа авыл янындагы яр буена төзелеш техникасы килүе сәбәпче булды. "Форрест" глэмпингы проектын хуплаганда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. Бу проектка субсидияләр дә бирелә: пляжны әзерләгән өчен - 10 миллион сум, йортлар төзүгә 12 миллион сум, дип искәртелә.

  • Былтыр июль аенда Тукай районының Кызы Байрак авылында яшәүчеләр дә сабантуй уза торган урында глэмпинг төзлешенә каршы чыккан иде. Җирле халык авыл буасыз калырга һәм матур табигатьле урыныннан колак кагарга мөмкин, дип санап прокуратурага мөрәҗәгать итте.
  • Соңрак Тукай районы прокуратурасы Кызыл Байрак авылындагы низагка ачыклык керткән иде. Прокуратура мәгълүматынча, әлеге җирләр инде ун ел шәхси зат милке булып тора, монда ангар төзеп куелган һәм ул капиталь корылма буларак теркәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG