Татарстан шәһәрләрендә уңайлы мохит булдыру белән җитәкчелек иткән Наталия Фишман-Бекмәмбәтова Казакъстанның Атырау өлкәсен тәртипкә китерү белән шөгыльләнәчәк. Бу атнада Фишман ире - режиссёр Тимур Бекмәмбәтов белән бергә өлкә акимы (башлыгы) Серик Шапкенов белән күрешкән. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.
Очрашуда дигитал креатив индустрия үсеше, белгечләр әзерләү, яшәүчеләр өчен уңайлы мохит тудыру, шәһәрдәге иске биналарны төзекләндерү кебек мәсьәләләр турында фикер алышканнар.
Бикмәмбәтовлар гаиләсе Русиядән 2022 елның февралендә киткән иде. 2022 елның мартында Фишман Русия Иҗтимагый пулаты әгъзалыгыннан чыкты. Медиа чаралары мәгълүматынча, былтыр ноябрьдә ул Татарстан президенты ярдәмчеләре такымыннан да киткән.
Аның вазифасыннан китүен рәсми раслау булмады, эштән җибәрү турында фәрман да чыкмады, чөнки Фишман Татарстанда штаттан тыш эшләде.
Тимур Бекмәмбәтов Русия Украинада башлаган сугышны хөкем итеп чыкты, ул аны "бәла" дип атады. "Без яшәргә күнеккән дөньяның бер төндә чәлпәрәмә килүен күрү күңелсез", дигән иде ул.
- Фишман Миңнеханов такымына 2015 елның март аенда килеп кушылды. Күпләр Фишманны Миңнехановның парклар һәм бакчалар буенча ярдәмчесе итеп күзалласа да, ул үзе мондый билгеләмәгә каршы чыкты: үзенең бурычы итеп ул шәһәрдә уңайлы мохит булдыруны санады.
- Фишман җитәкчелегендә Казанда һәм Татарстанда күпсанлы парклар һәм скверлар төзекләндерелде. Моннан тыш аның җитәкчелендә "Казан" милли-мәдәни үзәген яңартып, аның урынына Милли китапханәне күчерү проекты да башкарылды.
- Наталия Фишман Камал театрының яңа бинасы концепциясе бәйгесен оештыруда да катнашты.
- Фишман җитәкчелегендә төзекләндерелгән һәм төзекләндереләсе парк һәм скверларда дәүләт теле булган татар теле җитәрлек кулланмау тәнкыйть ителде. Аерым алганда, 2021 елда Дөнья татар яшьләре форумы интернетта татар телен кулланмау өчен Казан парклары һәм скверлары дирекциясенә "Тяжело с татарским" антипремиясен тапшырган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум