Уфа сәүдә-икътисад көллиятенең алты студентын инфекция хастаханәсенә салганнар. Бу хакта Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин җиткерде, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".
Бөтенесенең дә хәле уртача авырлыкта, алар агуланган.
Республика Кулланучылар хокукларын күзәтү идарәсе (Роспотребнадзор) эпидемиологик тикшерү уздыра, лаборатор тикшеренүләр үткәрәчәкләр, көллиятнең азык-төлек блогында эшләүчеләрне тикшерәчәкләр диелә күзәтү оешмасы хәбәрендә.
Азык-төлек блогы эшчәнлеге мәхкәмә карары чыкканчыга кадәр туктатылган, инфекция таралу куркынычы юк, дип искәртелә.
- Быел җәй Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендә "Хорошее место" кафесында шаурма белән агуланганнан соң 25 кешене хастаханәгә салдылар. Кафеда санитар тәртипне күпсанлы бозу очраклары ачыкланган иде.
- Июньдә Русиянең берничә төбәгендә алма шәрабы (сидр) белән агуланып үлү очраклары турында хәбәр ителде. Ульян өлкәсендә алма шәрабы эчүдән 16 кеше үлгән, 35 кеше агуланган иде. Самар өлкәсендә дә алма шәрабы эчеп өч кеше үлде. Удмуртия хөкүмәт рәисе урынбасары Эльвира Пинчук та ике кешенең: 20 яшьлек егетнең һәм 34 яшьлек хатын-кызның авыр хәлдә булуын хәбәр итте. Алар барысы да Самар өлкәсендәге эшмәкәр саткан "Мистер Сидр" эчемлеген кулланган булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум