Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең берничә төбәгендә алма шәрабы белән агуланып үлү очраклары турында хәбәр ителә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар барысы да Самар җитештерүчесе саткан "Мистер Сидр" эчемлеген эчеп агуланган дип фаразлана. Бу уңайдан Башкортстандагы кибетләрне дә тикшерәчәкләр. Шул ук вакытта Татарстан Роспотребнадзоры да республикада бу эчемлек белән агуланучылар юк, әмма ул сатуда булырга мөмкин, дип белдерде.

Ульян өлкәсендә алма шәрабы (сидр) эчүдән 16 кеше үлгән, 35 кеше агуланган. Кичә, 4 июньдә җирле хастаханәләргә "Мистер Сидр" дигән агызып сатмалы алма шәрабы эчүчеләр килә башлаган. Алар аны Димитровградтагы кибетләрдән сатып алган диелә. Шул ук вакытта Самар өлкәсендә дә алма шәрабы эчеп өч кеше үлгән. Удмуртия хөкүмәт рәисе урынбасары Эльвира Пинчук та ике кешенең: 20 яшьлек егетнең һәм 34 яшьлек хатын-кызның авыр хәлдә булуын хәбәр итте.

Русия тикшерү комитеты "иминлек таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтеп, саксызлык белән ике яки күбрәк затның үлеменә китерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.

Тикшерү мәгълүматынча, алар барысы да Самар өлкәсендәге эшмәкәр саткан "Мистер Сидр" эчемлеген кулланган булган. Эшмәкәрне тоткарлаганнар, эчемлек җитештерелә торган оешмада тикшерү эшләре бара. Беренчел фаразларга күрә, "Мистер Сидр" шәрабында метил спирты булуы бар, агулануга шул китергән булырга мөмкин.

Роспотребнадзор "Мистер Сидр" эчемлекләрен бөтен ил кибетләреннән дә алырга кушты.

Самар өлкәсендә полиция хезмәткәрләре шундый 810 литр эчемлек алган. Алар төялгән йөк машинасын юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктаткан. Машина йөртүчедә 18 мең литр эчемлек алу турында кәгазь дә табылган, полиция хезмәткәрләре документларда күрсәтелгән кибеткә киткән.

Бу уңайдан Башкортстандагы кибетләрне дә әлеге алма шәрабы булу-булмауга тикшерәчәкләр. Шул ук вакытта Татарстан Роспотребнадзоры республикада бу эчемлек белән агуланучылар юк, әмма ул сатуда булырга мөмкин, дип белдерде.

  • 2021 ел ахырында Казанда ялган аракы белән агуланып өч кеше үлгән иде.
  • Шул ук елны октябрьдә Оренбург өлкәсендә дә ялган аракы эчеп агуланганнар иде. 35 кеше үлде. Орскида бу хәмерне җитештергән, бүлеп саткан һәм саклаган пункт барлыгы ачыкланган иде, тикшерүчеләр биредәге ялган аракы җитештерү җиһазларын һәм 3 меңнән артык шешә хәмерне тартып алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG