Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алабуга Политех" уку йортында Сталин сыны куйганнар


"Алабуга Политех"та Сталинга сын куелган. "Бизнес Online" фотосы
"Алабуга Политех"та Сталинга сын куелган. "Бизнес Online" фотосы

"Алабуга Политех" уку йортының баш-фатирында дөнья үсешенә өлеш керткән җиде танылган кешенең сыны куелган, шуларның берсе — Сталин сыны.

"Алабуга-Политех" уку йортының баш-фатирында Иосиф Сталин сыны куелган. Аны Сингапурның элекке премьер-министры, "икътисади могҗиза" ясаган Ли Куан Ю һәм Кытай сәяси эшлеклесе Дэн Сяопин белән бер рәткә бастырып куйганнар, дип җиткерә "Бизнес Online".

Штаб-фатирда дөнья үсешенә өлеш керткән җиде танылган кешенең сыны куелган. Алар арасында АКШка нигез салучыларның берсе Александр Һамилтон, чәчәк авыруыннан вакцина ясаган инглиз табибы Эдвард Дженнер, күпсанлы яулап алулары белән танылган Рим императоры Траян һәм фиргавен Аменемхат III сыннары бар диелә.

Былтыр 6 декабрьдә Чаллының 25нче комплексында хосусый мәктәп ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы билгеле булды. Бу җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты. Мәктәп Сталин һәйкәлен алып куйды. Шулай да аның ачылышы 2023 елның җылырак вакытында булачак дип әйтелде.

  • Чаллы мәктәбе ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы Татарстан Дәүләт шурасында да күтәрелде. Бу уңайдан былтыр 15 декабрьдә узган парламент утырышында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады. "Яшьләр меңьеллык тарихлы Русиядә нинди лидерлар булуын белергә тиеш. Без нәрсәдән куркабыз?" диде ул.
  • Быел исә Чаллы шәһәр шурасы депутаты Татьяна Гурьева 9 май алдыннан шәһәрнең Җиңү паркына Иосиф Сталин бюсты урнаштырырга тәкъдим иткән иде.
  • Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында дроннар җитештерү эше җәелдерелә. Бу дроннар Украинага һөҗүм итү өчен кулланыла. Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла.
  • Балалары биредә укыган ата-аналар уку йортындагы шартларга зарлана, аларны "коточкыч" дип атый.
  • Быел апрельдә Татарстанда "Алабуга Политех" көллияте белән бәйле шау-шу чыкты. Монда беренче курс студенты үзенә кул салды. Ул буллингка дучар булган һәм уку йортыннан куылудан курыккан дип фаразланды. Денисның үлеменнән соң журналистлар көллияттә студентларны кырыс шартларда укытуларын ачыклады. "Аларны төнлә дә эшләргә мәҗбүр итәләр, авырганда ял бирмиләр, бөтен нәрсә өчен дә диярлек премияләреннән мәхрүм итәләр һәм җәза буларак окоплар казыталар", дип язды 116.ru.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG