Ел башыннан Русиянең иң бай эшкуарларының байлыгы 21,13 млрд долларга арткан. Бу Bloomberg төзегән рейтингтагы белешмәләрдән күренә.
Русия эшкуарлары арасында иң бае - "Норникель" хуҗасы Владимир Потанин. Ел башыннан аның капиталы 210 миллион долларга кимегән һәм 28,4 миллиард доллар калган. Икенчедә - "Новатэк" хуҗаларының берсе Леонид Михельсон, аныкы 2,68 млрд долларга артып 27,3 млрд доллар булган.
Новолипецки металлургия комбинаты мөдирләр шурасы рәисе Владимир Лисин байлыгын быел 3,42 млрд долларга арттырган, 23,3 млрд долларга ия булган.Ул өченче урында.
Дүртенчедә - Лукойлга нигез салучы Вахит Алекперов (ел башыннан 6,4 млрд доллар эшләгән, байлыгы - 21,8 млрд доллар), ә бишенчедә - Алишер Усманов ("Металлоинвест", "Мегафон"). Усманов быел 233 млн долларын югалткан, хәзерге байлыгы 18,2 млрд доллар.
Федерация шурасының Дагыстаннан билгеләнгән әгъзасы Сөләйман Кәримов быел иң нык бөлгән Русия миллиардеры, аның 1,48 млрд доллары югалган һәм хәзер ул 7,52 млрд долларга ия.
- Bloomberg фаразынча, 2022 елда иң бай русияләр 93 миллард долларлап югалткан. Мәскәү Украинага һөҗүм иткән көнне - 24 февральдә алар җәмгысе 46,6 миллиард доллардан колак каккан, тагын 47 миллард доллардары Көнбатыш илләре Русиягә чикләүләр керткәч югалган.
- Татарстанның дүрт миллиардеры – республиканың элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең уллары – Радик һәм Айрат Шәймиевләр, шулай ук Альберт Шиһабетдинов һәм Рөстәм Сүлтиев турында Азатлыкта тикшеренү чыккан иде. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле бу дүртлектәге өч кеше тагын да баеган, ә икесе – Айрат Шәймиев белән Альберт Шиһабетдинов Русия президенты Владимир Путин кулыннан югары дәүләт бүләкләре алган. Татарстанның бу байлары 2014 елдан бирле хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларын тәэмин итеп акча эшли, әлеге оешмалар Украинадагы тыныч халыкны үтерүдә дә кулланыла торган корал чыгара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум