Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алар капиталын яхшы үстерә". Татарстан миллиардерлары Украинадагы сугышка ничек ярдәм итә


Радик һәм Айрат Шәймиевләр
Радик һәм Айрат Шәймиевләр

Татарстанның дүрт миллиардеры 2014 елдан бирле хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларын тәэмин итеп акча эшли, бу оешмалар Украинадагы тыныч халыкны үтерүдә дә кулланыла торган корал чыгара. Әлеге байлар – Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең уллары – Радик һәм Айрат Шәймиевләр, шулай ук Альберт Шиһабетдинов һәм Рөстәм Сүлтиев. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле бу дүртлектәге өч кеше тагын да баеган, ә икесе – Айрат Шәймиев белән Альберт Шиһабетдинов Русия президенты Владимир Путин кулыннан югары дәүләт бүләкләре алган. "Проект" басмасының яңа тикшеренүендә шул хакта да, һәм гомумән Русия олигархларының сугышка керткән өлеше турында да сөйләнә. Басма журналисты Екатерина Резникова Русия хәрби-сәнәгать комплексы белән элемтәләре күпкә ныклырак булган Татарстанның башка байларының ни өчен "Проект" тикшеренүенә кермәвен, бу тикшеренүнең алымнарын аңлатты.

Тикшеренү "Пссы войны" дип атала. Анда Русиянең хәрби-сәнәгать комплексын турыдан-туры тәэмин итеп торучы Татарстанның зур эшкуарлары бөтенләй телгә алынмаган яки алар турында өстән-өстән генә әйтеп үтелгән. Мәсәлән, болар – "КамАЗ" ширкәте баш мөдире Сергей Когогин, "Ак Барс" холдингы баш мөдире Иван Егоров (холдингка Яшел Үзәндәге Горький исемендәге көймә төзү ширкәте керә), "Радиоэлектрон технологияләр" концерны баш мөдире Николай Колесов.

Ә менә "Сибур" һәм ТАИФ хиссадары Радик Шәймиевкә (ул элек “ТАИФ” баш мөдиренең баш киңәшчесе һәм хуҗаларыннан берсе, “Татнефть” оешмасында мөдирләр шурасы әгъзасы иде), “Сибур” һәм “ТАИФ”ның тагын бер хиссадары – Айрат Шәймиевкә (2008 елдан “Татавтодор” оешмасы баш мөдире булып тора, “ТАИФ” хуҗаларыннан берсе) , “Сибур” хиссадары һәм мөдирләр шурасы әгъзасы Альберт Шиһабетдиновка (1995-2019 елларда “ТАИФ” баш мөдире һәм хуҗаларыннан берсе иде), шулай ук “Сибур” хиссадары, “ТАИФ”ның “Сибур” йотмый калган мөлкәте белән идарә итүче “ТАИФ” оешмасы мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Сүлтиевкә бу тикшеренүдә, киресенчә, зур игътибар бирелгән.

Аларның дүртесен дә республика җитәкчелегенә якын булулары һәм “ТАИФ” холдингы хиссаларына ия булулары берләштерә. Татарстанның химия, нефтехимия һәм нефть-газ эшкәртү тармакларының күп өлешен контрольдә тоткан бу оешманы 2021 елда, Украинада сугыш башланырга ике ел алдан “Сибур” йотты. Һәм алар дүртесе дә “Сибур” хиссадарларына әйләнде. “Проект” ни өчен Татарстанның нәкъ менә бу байларына игътибар иткән соң? "Idel.Реалии" басма журналисты Екатерина Резникова белән сөйләште.

Тикшеренүегезне нинди методика нигезендә уздырдыгыз? Исемлегегездә Когогинның, Егоровның, Колесовның булмавы беренче карашка мантыйклы түгел кебек...

— Тикшеренүнең нигезендә “Форбс” исемлекләре ята. Беренчедән, “Форбс”ның сугышка кадәрге соңгы исемлеге – 2021 елда чыккан “Иң бай 200 русияле” дигән иң тулы исемлек. 2022 һәм 2023 елгы исемлекләр кыскартылган. Мәсәлән, быелгы исемлектә 110 миллиардер гына бар. Ягъни хәзерге вакытта 1 млрд доллардан артыкграк байлыгы булганнар гына. Ә 200 миллиардер язылган исемлектә 1 миллиард доллардан кимрәк акчасы булганнар да, ягъни мультимиллионерлар да бар иде. Без 2021 һәм 2023 елларны чагыштырдык һәм сугыш барганда аларның кайсысы ни кадәр югалткан яки керем алган – шуны анализладык.

2022 елны исәпкә алмадык, чөнки анда тибрәнешләр күп иде. Барлык базарлар да төште, коточкыч югалтулар булды. 2023 елгы исемлек тә әллә ни тотрыклы түгел, чөнки икътисад белгечләренең берсе дә сугышның Русия икътисадына ничек йогынты ясавын ачык итеп әйтеп бирә алмады. Шулай да без тикшеренүдә 2023 елны карадык, чөнки сугыш башланып инде ел ярым вакыт узган, вазгыять азмы-күпме тынычланган.

“Форбс”ның 2023 елгы кыскартылган исемлегенә бертуган Шәймиевләр, Сүлтиев, Шиһабетдинов та кергәнме соң?

— Әйе. Әле аларның өчесе сугыш башланганнан cоң тагын да ныграк баеган. 2021 елда Айрат Шәймиевнең байлыгы 1,4 млрд доллар дип бәяләнгән, 2023 елда да шулай ук калган. Радик Шәймиев: 2021 елда 1,3 млрд доллар булган, ә хәзер исә 1,4 млрд доллар – ягъни арткан. Мөгаен бу аның “Сибур” хиссаларына ия булуы белән бәйледер, чөнки “Сибур” сугыш аркасында күбрәк сата, димәк керем дә арта. Русиядән киткән чит ил партнерлары белән дә килешүләр төзеп, үзләренә яңа активлар сатып алды. (Әйтик “Сибур” Бельгиянең Solvay ширкәтенең 50 процент хиссасын 430 млн еврога сатып алды – ред.) Альберт Шиһабетдинов: 2021 елда 1,2 млрд доллар байлыгы булган, 2023 елда 1,3 млрд долларга җиткән. Рөстәм Сүлтиевнеке 100 млн долларга арткан: 1,2 млрд доллар булган, ә быел “Форбс” аның байлыгын 1,3 млрд доллар дип бәяли.

Айрат Шәймиевнең байлыгы ник сугышка кадәрге дәрәҗәдә генә калган соң, моңа берәр аңлатма бармы? Югыйсә ул да “Сибур” хиссадары...

— “Форбс” үзенең исәпләү алымнарын күрсәтми, әмма алар бөтен вариантларны эзли, хәтта мәхкәмә эшләрен карый. Шул исәптән, аерылышу белән бәйле мәхкәмә эшләрен дә. Бәлки Шәймиевтә берәр хәл булгандыр, бәлки үзенең өлешен гаиләсенә бүлеп биргәндер...

Сезнең тикшеренүдә Когогин, Колесов, Егоровның булмавы – аларның “Форбс” исемлегенә кермәве белән бәйлеме?

— Әйе. Путинга якын булган бик бай кешеләр бар, алар топ дип санала. Мәсәлән, Сечин яки Чемезов – алар топ-менеджерлар, әмма чынлыкта – илнең иң бай кешеләреннән булуларын аңлыйбыз. Әмма “Форбс” аларны үз исемлегенә кертми, чөнки аларны эшмәкәрләр дип санамый. Безнең тикшеренү башкарак өлкәгә кагыла иде. Сечинның сугышка катнашы булуы билгеле, чөнки сугыш белән бәйле бөтен әйбергә дә зур күләмдә ягулык һәм нефть продуктлары кирәк. Ә Чемезов – корал җитештерә торган дәүләт корпорациясе башлыгы. Дәүләтнең хәрби-сәнәгать комплексына карый торган бөтен әйбер дә диярлек “Ростех”ка керә, шуңа аларның сугышка катнашы булуы аңлашыла. Безнең исә бизнеска игътибар итеп, яшерен әйберләр табасы, моңарчы бу контекстта исемнәре аталмаган кешеләрне “тартып чыгарасы” килде. Һәм без таптык: “ТАИФ” 2014 елдан алып, “Сибур” белән кушылганчыга кадәр, “Казаноргсинтез” һәм “Түбән Кама нефтехим” продукциясе белән саклану оешмаларын тәэмин итеп торган. Алар тәэмин итә торган заводлар "Тополь-М", "Булава" кебек ракет системнары җитештерә. Бу – стратегик яки тактик ракет комплекслары. Шушы ук оешмалар дәррәү һөҗүм ракет системнары җитештерү белән дә шөгыльләнә. Аларның “Град”, “Торнадо” һәм “Ураган”нар өчен нәрсә җитештерүен ачыкларга кирәк: бу снарядлар да, аларның эченә тутырыла торган әйберләр дә булырга мөмкин.

“Град” – бик куркыныч корал. Хәзер фронт сызыгында аның белән украин шәһәрләрен утка тоталар. Җирле кешеләр әйтүенчә, иң куркынычы шул: ракетлар төшәчәге турында алдан хәбәр итәргә мөмкиннәр әле, ә менә “Град” атылганнан соң, аның килеп төшүенә кадәр берничә секунд кына вакыт үтә. Кешеләр качып җитешә алмый, чөнки бернинди һава кисәтүе дә юк. Татарстаннан булган әлеге байлар шушы коралны җитештерүдә катнашкан булып чыга.

Алар төгәл генә нәрсә белән тәэмин иткән соң?

— Мәсәлән, “Сибур” саклану оешмаларына изооктил спирты бирә. Ул берәр әйбер яхшы куерсын, яки аның структурасын яхшырту өчен кирәк. Аны машина буяуларына да кушарга мөмкиннәр, әмма шул ук вакытта ул шартлаткычны пластик итүче компонент буларак та кулланыла ала. “Сибур” шул матдәләрне Свердлов исемендәге заводка җибәрә, ә әлеге завод ФАБ-500 бомбаларын әзерләү белән шөгыльләнә. Бу – идарә ителми торган 500 килолы бомба. Аны күпләп Сүриядә дә һәм сугыш башында Украинада да кулландылар. Чөнки ул чакта Русия очкычлары Украина өстеннән оча, украин шәһәрләренә бомба ата ала иде. Бу бомбалар хәзер дә кулланыла, әмма аларны ташлый торган очкычларга Украинаның һава һөҗүменнән саклану комплексы тия алмасын өчен, махсус чаралар күрелә.

Менә шушы ук завод көнкүрештә кулланыла торган әйберләрне дә, әйтик буяулар да җитештерә. Нефтехимия – катлаулы әйбер, чөнки бер үк компонентларны сивил продукция җитештергәндә дә, хәрби продукция җитештергәндә дә кулланырга мөмкиннәр. Мариупольгә совет чорында җитештерелеп, келәттә яткан бомба төшкәнме, әллә инде бүген-кичә генә конвейердан чыккан яңа бомба атылганмы? Моны төгәл әйтә алмыйбыз, бомбаның теле юк. Әмма яңасы икән - “Сибур” Свердлов заводын тәэмин иткәнгә күрә, моңа бар Татарстан эшкуарының да катнашы булырга мөмкин булып чыга.

Ягъни сезнең карашыгыз шундый – әгәр “Форбс” исемлегендәге олигархлар хәрби-сәнәгать комплексы оешмалары белән хезмәттәшлеген дәвам итә икән, аларны нәрсә белән тәэмин итә һәм нәрсә өчен – бу мөһим түгел, бу аларның сугышка да ярдәм итүен аңлатамы?

— Әйе, буяумы, шартлаткычмы – моны аеру авыр. “Технониколь” ширкәтен генә алыйк. Аның заводлары Европада, шул исәптән Польшада эшләде. Алар хәрби оешмаларга төзелеш материаллары, әйтик түбәләрне ябу өчен плёнкалар сатты. Аларның хәрби-сәнәгать комплексына кергән 18 оешма белән контрактлары бар, бу әле без тапканнары гына. Авыр сорау туа – сугышка ярдәм итә дип санаргамы, юкмы? Әйтик, снарядлар җитештерә торган ниндидер урынның түбәсе тузган ди, ә алар ярдәмендә бу бинада түбәне сипләгәннәр икән, бу да продукция җитештерүгә ниндидер йогынты ясамый калмагандыр. Әгәр яңа станоклар белән тәэмин итмәсәләр һәм түбәне япмаган булсалар, бәлки башкача булыр иде.

БҮЛӘК КАҺАРМАННАРЫН ТАПКАН

Тикшеренүегездә Альберт Шиһабетдинов һәм Айрат Шәймиевнең сугыш барган чакта Путиннан бүләкләр алуын искәртәсез. Шиһабетдиновка 2023 елның февралендә “күп еллык намуслы эше” өчен Александр Невский ордены тапшырылган, ә 2022 елның ноябрендә Айрат Шәймиев “ирешкән уңышлары һәм күп еллык намуслы эше” өчен мактау ордены алган. Бәлки бу аларга “күп еллык намуслы хезмәт” өчен түгел, сугыш вакытында Путин режимын хуплаганнары өчен бирелгән бүләкләрдер дигән шик тумадымы?

— Әйе, әлбәттә булырга мөмкин. Бу ике кешедән башка, тагын җиде кешегә орден бирелгән, шундый барлыгы тугыз орден. Моның белән бәйле мәзәк хәлләр дә бар. Вахит Алекперов – “Лукойл”да төп кеше иде, чикләүләр кертелгәннән соң аңа вазифаларыннан китәргә туры килде, әмма шунысы кызык – сугышның беренче көннәрендә “Лукойл” ширкәтнең Украинадагы сугышка каршы булуы турында белдерү чыгарды. Андагы белдерү бик рәсми иде, билгеле. Һәрвакыттагыча, кешеләрнең хәсрәтен уртаклашу, туктатырга чакыру... Сугышның беренче көннәрендә олигархлар арасында Путинның гамәлләренә каршы демарш бар дигән хисләр туды. Әмма күпмедер вакыттын соң карыйсың – кешегә тоталар да орден бирәләр.

“Северсталь” башлыгы Сергей Мордашев белән дә шундый ук хәл булган иде. Ул “Форбс” исемлегендә беренче урында тора, иң бай һәм Украинадагы сугыш аркасында иң күп югалткан русияле. “Форбс” исәпләүләренә күрә, аның югалтулары 8,2 млрд доллар. Бу – 2021 һәм 2023 елгы бәяләмәләр арасындагы аерма. 2022 елда үзенә каршы санкцияләр кертелгәннән соң, ул сугышны “ике тугандаш халыкның фаҗигасе” дип атады, бу хәл килеп чыкканга катнашым юк, чөнки сәясәт белән түгел, эшкуарлык белән шөгыльләнәм, диде. Әмма шул ук вакытта Петербур халыкара икътисади форумында чыгыш ясады, Путин катнашкан башка очрашуларда күренде... Һәм шундук орден алды. Татарстан миллиардерларына караганда халыкка билгелерәк башка кешеләрдә дә шундый ук күренеш. 2022 елның апрелендә Британия чикләүләренә эләккәнгә күрә, Алекперов “Лукойл” башлыгы вазифасыннан китте, ә бер айдан соң Путин аңа “Ватан алдындагы казанышлар өчен” I дәрәҗәле орденын тапшырды. Әйткәндәй, “Лукойл” заводлары Идел буенда да бар – алар Русия саклану министрлыгын тәэмин итүгә рөхсәте булган оешмаларга керә, ракет ягулыгы җитештерү белән шөгыльләнә. Алар җитештергән ягулык белән Украинаны утка тотучы “Калибр” төрендәге ракетлар да, Украинага бомба атучы хәрби очкычлар да оча. “Проект”ның бүләкләр турында зур тикшеренүе чыккан иде: Путин кемне һәм ничек бүләкли. Төп нәтиҗәләрнең берсе – Путинның якын даирәсе һәм дуслары бик югары бүләкләр ала, алар арасында Русия каһарманнары да, хезмәт батырлары да бар. Патшаның ник болай эшләвен аңлату авыр, шуңа күрә ул моны нәкъ менә сугышны хуплаган өчен эшлидер дип өздереп әйтергә алынмыйм.

Сезнең тикшеренүдә каралган дүрт Татарстан миллиардеры Путинның якын даирәсенә керми, әмма ул аларга бүләкләр бирә. Шунысы да кызык – әлегә аларның дүртесе дә Европа берлеге чикләүләренә дә, АКШ чикләүләренә дә кермәде...

— Европа берлеге Татарстан эшкуарларына чикләүләр кертмәде, әмма аерым бер илләр кертергә мөмкин.

Сезнең бу тикшеренүегез зур бәхәсләр чыгарды. Әмма бу бәхәсләрдән соң, әлеге кешеләргә карата чикләүләр кертсәләр, сезгә икеләтә әйбәт булыр иде, бәлки. Шулай түгелме?

— Минем максатым – чикләүләр түгелдер. Чөнки без моның начар эшләүче корал булуын күрәбез. Мин бу кешеләрнең нәрсә дә булса әйтә башлавын телим, алар бит сугыш турында берни әйтми, әмма аның ярдәмендә акча эшләүләрен яки югалтуларын дәвам итәләр. “Форбс” исемлегендәге һәр унынчы кеше генә сугыш белән бәйле нинди дә булса белдерү ясаган. Хәтта Русиядән күптән киткән һәм хәрби-сәнәгать комплексын тәэмин итү белән шөгыльләнмәүчеләр дә эндәшми. Бары тик ун кеше генә үз фикерен әйткән. Алар да сивил кешеләр арасындагы корбаннарга кызгану гына белдерә. Кремльне берсе дә турыдан-туры тәнкыйтьләми.

Язманың оригиналы: Idel.Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

Украинада сугыш

XS
SM
MD
LG