Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ КамАЗга каршы чикләүләр кертте


КамАЗ "Тайфун" машинасы
КамАЗ "Тайфун" машинасы

Бу санкцияләр Чаллыда җитештерелгән машиналарның Украинага каршы сугышта катнашуы белән аңлатыла.

Кушма штатлар финанс министрлыгы КамАЗ ширкәтен чикләүләр исемлегенә кертте. Бу санкцияләр Чаллыда җитештерелгән машиналарның Украинага каршы сугышта катнашуы белән аңлатыла. КамАЗ Русиянең хәрби сәнәгать базасы өчен хәлиткеч әһәмияткә ия ширкәт буларак атала.

2022 елның мартында Русия хәрбиләренеке дип исәпләнгән КамАЗ машиналары "Искандер" ракет системнары белән Беларуста күренгән, КамАЗ "Тайфун" машиналарының Украина җирләрендә Русия хәрбиләрен ташуы да теркәлгән.

Чикләүләр исемлегендә Русиянең барлыгы 70 ширкәте, шул исәптән Ростех, 29 физик зат та кертелгән.

Чикләүләр Татарстандагы КамАЗ белән хезмәттәшлек итүче кайбер башка ширкәтләргә, шул исәптән "Челныводоканал"га, Бигеш һава аланына да кагыла. Исемлектә КамАЗ җитәкчесе Сергей Когогин да бар. Бүгеннән башлап әлеге ширкәтләрнең һәм алар белән бәйле кешеләрнең АКШтагы бөтен милке туңдырыла, алар белән хезмәттәшлек итү тыела.

Элегрәк Австралия Канада, Европа берлеге, Яңа Зеландия, Швейцария һәм Британия дә КамАЗга каршы чикләүләр керткән иде.

  • 17 июньдә Сергей Когогин чикләүләр сәбәпле КамАЗның К4-К5 кебек заманча модельләрне җитештерүне киметергә мәҗбүр булуы, гадиерәк К3 йөк машиналарын җитештерүне арттыруы аркасында ширкәтнең кереме кимиячәк, дип фаразлады. К3 — 1976 елда чыга башлаган беренче машиналарның 27 ел элек бераз модернизацияләнгән версиясе санала.
  • Март уртасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов компонентлар җитмәү сәбәпле, КамАЗ җитештерүне 40 процентка киметергә мөмкин, дип белдерде. КамАЗ йөк машиналарының моторлары Cummins (АКШ), тизлек күчергече ZF (Германия), ягулык тәэминаты җиһазы Bosch (Германия) ширкәтенеке иде. Русиягә карата кырыс чикләүләр кертелгәнчегә кадәр КамАЗ ширкәте нәкъ менә К5 моделен җитештерүгә игътибарны арттырырга җыенган иде.
  • Апрель ахырында Миңнеханов һәм Когогин хәрби хунта контролендәге Мьянмага (элекке исеме Бирма) барып, йөк машиналары җитештерүдә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнде. Татарстан президенты идарәсенең матбугат хезмәте "автогигант тулы спектр вариантын карарга әзер — машиналар җитештерү, хезмәткәрләрне өйрәтү, сервис тармагын булдыру. Тәкдимне июнь аена әзерләп, имзалауга тапшырырга әзербез", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG