Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутаты өч балалы хәрбиләрне сугыштан кайтарырга чакырды


Эдуард Шәрәфиев
Эдуард Шәрәфиев

Сугыш вакытында өченче балалары туган хәрбиләр бар, ди ул.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, ЛДПР фиркасе вәкиле Эдуард Шәрәфиев өч һәм аннан күбрәк балалы хәрбиләрне Украина сугышыннан кайтарырга тәкъдим итте. Ул "махсус хәрби операция" мәсьәләләре эшче төркеме җитәкчесе Андрей Турчакка рәсми мөрәҗәгать белән чыкты.

"Махсус хәрби операция үткәрелү вакытында гаиләдә өченче балалары туган хәрбиләр барлыкка килде. Әмма демобилизация өчен нигезләмә исемлегендә өч һәм аннан да күбрәк бала булу кебек сәбәп каралмаган. Шуңа да әлеге категориядәге хәрбиләрне демобилизацияләүдән баш тарталар", диелә мөрәҗәгатьтә.

Әлеге мәсьәләне ул эшче төркем утырышында карарга тәкъдим итте.

Соңрак Эдуард Шәрәфиев бу хакта үзенең Telegram-каналында кабат пост чыгарды. Анда ул сугышта катнашучы барлык мобилизациягә эләккән һәм контракт нигезендә хезмәт иткән егетләргә ротация үткәрү кирәклеген, ләкин гомум демобилизация мәсьәләсе хәл ителмәвен әйтте. Аныңча, хәрбиләрнең аерым төркемен генә кайтарырга кирәк.

• Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев Украинадагы сугышка 2022 елда 7 ноябрьдә киткән иде. Ул үзенең гаскәрдә хезмәт итмәвен, әмма Русиядә мобилизация игълан ителгәч "читтә кала алмавын" сөйләде.

• Моңарчы депутат Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырган иде. Аның әйтүенчә "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана".

• 2023 елның августында Шәрәфиев сугышта Русия хәрбиләре санын бер миллион кешегә җиткерергә чакырды. Шулай ук ул төнге клубка йөргән егетләрне җыеп Украинага каршы сугышырга җибәрергә дә тәкъдим итте.

• 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Ул вакытта Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.

• Рәсмиләр сугыш бетми торып, аларны бөтенләйгә кайтару булмаячак диелде. Узган ел ахырында Русия гаскәреннән качып китәргә теләүчеләр саны ике тапкыр диярлек арткан дип хәбәр итте "Идите лесом" хокук яклау оешмасы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG