Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутаты Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре санын бер миллион кешегә җиткерергә чакыра


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Эдуард Шәрәфиев әйтүенчә, "махсус хәрби операциядә" "актив саклану өчен" 300-500 мең сугышчы кулланыла. "Актив һөҗүмгә күчү өчен" Русия "хәрбиләрне алмаштырырга гына түгел, аларның санын миллион кешегә булса да җиткерергә тиеш", дип саный ул. Депутат Икенче дөнья сугышын мисалга китерә.

Татарстан Дәүләт шурасының ЛДПРдан депутаты Эдуард Шәрәфиев Русиянең Украинага каршы сугышы барган урында Русия гаскәренең санын бер миллион кешегә җиткерергә чакырды. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язды.

Депутат Икенче дөнья сугышында барган вакыйгаларны мисалга китерә.

"Бөек Ватан сугышының беренче елында Кызыл армиягә чигенеп булса да саклану көрәшләре алып барырга туры килгәндә, аның дүрт-җиде миллион хәрбие булган. Әмма соңрак, һөҗүмгә күчәр вакыт җиткәннән соң Кызыл армиядәге хәрбиләр саны 10-11 миллион кешегә җиткереп арттырылган (бу – азмы-күпме даими күләме, аны шушы саннарда тотып торырга тырышканнар, югалтулар шундук яңа хәрбиләр белән тулыландырылган)", дип яза Шәрәфиев.

Аның әйтүенчә, хәзер төрле хисаплауларга күрә, "махсус хәрби операциядә" "актив саклану өчен" 300-500 мең сугышчы кулланыла.

"Ярты ел диярлек фронтның бөтен сызыгын саклап торабыз. Әлбәттә, хәрбиләр физик яктан да, психологик яктан да йончыган", дип искәртә Шәрәфиев.

Аның әйтүенчә, "актив һөҗүмгә күчү өчен" Русия "хәрбиләрне алмаштырырга гына түгел, аларның санын миллион кешегә булса да җиткерергә тиеш".

  • Күптән түгел Эдуард Шәрәфиев Татарстан Дәүләт шурасына мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакыты турында федераль канун өлгесе керткән иде. Аның искәртүенчә, Путинның былтыр көз Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең ни кадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.
  • Июнь уртасында депутат Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырган иде. Аның әйтүенчә "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана". Шуңа күрә яки гомуми мобилизация кирәк, йә мобилизацияләнгәннәр өчен хезмәт итү вакытын билгеләү зарур, әйтик бер ел дип".
  • Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев Украинадагы сугышка былтыр 7 ноябрьдә киткән иде. Ул "Татар-информ" га әңгәмәсендә үзенең гаскәрдә хезмәт итмәвен, әмма Русиядә мобилизация игълан ителгәч "читтә кала алмавын" сөйләде. Соңрак ул кайтты һәм фронтка кире китте.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа бу исемлек тулы булмаска мөмкин. Безнең хисапка күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 608 кеше, Башкортстаннан кимендә 920 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG