Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия гаскәреннән качып китәргә теләүчеләр саны ике тапкыр диярлек арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хокук яклаучылар искәртүенчә, ротация булмаячагы аңлашылганнан соң, фронттан качып китәргә теләү очраклары арткан. "Мобилизация башыннан бер ел үтте, әгәр кемнәрдер билгеле бер вакыт хезмәт иткәннән соң өйгә кайтып китә алырмын дип өметләнгән булса, хәзер мондый иллюзияләр юк", диелә.

Русия хәрбиләре үзләре хезмәт итә торган хәрби бүлекчәләрдән китү өчен дезертирлыкны оештыруны сорап хокук яклаучыларга ике тапкыр ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Бу хакта "Идите лесом" хокук яклау оешмасының белешмәләренә таянып The Moscow Times басмасы җиткерә. Әлеге оешма русияләргә сугышта катнашудан качып калырга ярдәм итә.

Проект белешмәләренчә, сентябрь-ноябрь айларында хәрбиләрдән шундый 577 мөрәҗәгать килгән. Ә менә июнь-август аенда аларның саны 305 кенә булган.

Фронттан китү омтылышы аеруча октябрьдә (218 очрак) күп теркәлгән, ә иң азы июнь аенда булган (54 очрак).

"Гражданин.Армия.Право" хокук яклау төркеме мөдире Сергей Кривенко искәртүенчә, ротация булмаячагы аңлашылганнан соң, фронттан качып китәргә теләү очраклары арткан.

"Мобилизация башланганнан бирле бер ел үтте, әгәр кемнәрдер билгеле бер вакыт хезмәт иткәннән соң өйгә кайтып китә алырмын дип өметләнгән булса, хәзер мондый иллюзияләр юк", дигән ул.

Кривенко искәртүенчә сугыш барган урыннан качып китүгә бик азлар гына бара, чөнки эләгү куркынычы артык зур.

  • Русиянең Украинадагы сугышына ирләрне мобилизацияләп җыюга бер елдан артык булды, хәрбиләр әлегәчә фронта, аларны ялга гына кайтаралар. Сугыш бетми торып, бөтенләйгә кайтару булмаячак диләр.
  • Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытларын тәгаенләштерү тәкъдиме белән чыккан иде. Аның искәртүенчә, Путинның былтыр көз Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең ни кадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.
  • Документны Русия Федераль җыены каршында канун чыгаручылар шурасына беренчел карауга җибәрделәр. Тик ул хуплау тапмады.
  • Соңгы вакытта мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары тавышы катырак чыга башлады. Алар ротация булмавы белән килешергә теләми. Гаделлек юк, ник безнең ирләр генә хезмәт итә, аларны кайтарырга кирәк ди.
  • Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Аерым алганда быел ноябрьдә Уфадагы хәрби мәхкәмә ихтыярины дезертирлык өчен алты елга төрмәгә хөкем иткән иде.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG