Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда мобилизация вакытында хәрби бүлеген калдырып киткән егетне өч елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

27 яшьлек Учалы егете контракт белән хезмәт иткән. Украинадагы сугышка бармас өчен, ялы беткәч тә, хезмәт иткән җиренә кире кайтмаган. Мәхкәмәгә исә моны авыру әтисен тәрбияләве белән аңлаткан.

Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткәннәр. Шулай ук дәүләттән бирелгән адвокаты өчен дип 14 мең сум түләттергәннәр. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Салават Мирасов бу маддә нигезендә (Җинаять кодексының 337нче маддәсе, 5нче өлеше) хөкем ителгән Башкортстандагы беренче кеше.

Ул быел гыйнварда Русия саклану министрлыгы белән ике еллык контракт төзегән булган.

Әмма Украинадагы сугышта катнашмас өчен ялыннан соң июль аенда хезмәт иткән урынына кире килмәгән. Хәрби комиссариатка бары тик "өлешчә" мобилизация игълан ителгәч кенә барган.

Егет мәхкәмәдә хәрби хезмәткә кире кайтмавын икенче төркем инвалид әтисен тәрбияләве белән аңлаткан. Әмма мәхкәмә аның кыз туганы да булуын ачыклаган - ул егеткә әтисен карарга булышкан һәм хәзер дә тәрбияләвне дәвам итә, диелә.

  • Быел сентябрьдә Русиядә җинаять кодексына "мобилизация" һәм "сугыш вакыты" дигән төшенчәләр кертелде. Төзәтмәләр шул исәптән, мобилизация һәм сугыш хәле чорында хәрби бүлекне калдырып киткән өчен дә җәза кырыслатты – аның өчен 10 елга кадәр колония янарга мөмкин.
  • 26 октябрьдә Русиядә мобилизация вакытында үзбелдеклеге белән хәрби бүлекне калдырып китү турында беренче җинаять эше ачылуы билгеле булган иде. Ул Улан-Удэда яшәүче иргә ачылды.
  • Күптән түгел Чиләбенең гарнизон хәрби мәхкәмәсе мобилизация игълан ителгәннән соң хәрби бүлеккә килмәгән контрактчыны биш ел да бер айга ирегеннән мәхрүм итте, шулай ук 15 мең сум штраф салды.
  • Казанда исә, 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG