Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә мәҗбүри хәрби хезмәткә чакырылучыларны сугышка җибәрмибез дип контракт имзаларга кыстыйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ә хокук яклаучылар "Сез контрактны имзалагач та, хәрби җитәкчеләрегез сезнең белән ни теләсә шуны эшли алачак", дип кисәтә.

Удмуртиянең Ижау шәһәрендә яшәүче хәрби бурычлы егетләргә кәгазьләр җибәрә башлаганнар. Аларда мәҗбүри хәрби хезмәт урынына "контракт нигезендә альтернатив хезмәткә бару" тәкъдим ителә. Контрактны имзалаучыларга Украинадагы сугышта катнашмау һәм хезмәт урынын үзегезгә сайлап алу мөмкинлеге бар дип вәгъдә итәләр.

"Сез контрактны имзалагач та, хәрби җитәкчеләрегез сезнең белән ни теләсә шуны эшли алачак. Алай гына да түгел, мобилизация турындагы фәрман гамәлдә чакта, ягъни сугыш беткәнче, ә бәлки аннан соң да сез контрактны өзә алмаячаксыз", дип кисәтә "Школа призывника" хокук яклау оешмасы.

  • Хәзер Русиядә язгы чакырылыш бара. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Гаскәргә 150 мең кешене алмакчы булалар. Язгы чакырылыш яңа тәртиптә уза. 1 гыйнвардан гаскәргә алыну яшенең югары чиге 27 яшьтән 30 яшькә кадәр арттырылды. Русия баш штабы армиягә алынучылар Украинадагы сугышка җибәрелмәячәк дип ышандыра. Белгечләр моңа бик ышанмаска чакыра.
  • Ике ел элек 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлагач, Русия президенты Владимир Путин берничә тапкыр "махсус операциядә" бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде. Әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.
  • Русия армиясенә Татарстан һәм Башкортстаннан 9 мең егет чакырылачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG