Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия армиясенә Татарстан һәм Башкортстаннан 9 мең егет чакырылачак


Моңа кадәр рәсмиләр язгы чакырылышта гаскәргә алынганнарны Украинадагы сугышка җибәрмәячәкләр диде.

Русия армиясенә язгы чакырылышта Татарстан һәм Башкортстаннан 9 мең кеше чакырылачак. Кампания 1 апрельдән башлап 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Денькин "Татар-информ"га сөйләвенчә, республикадан барлыгы 3,5 мең кеше чакырылачак. Мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларны җыелу пунктларыннан 15 апрельдән гаскәргә җибәрә башларга җыеналар.

Аның сүзләренчә, чакырылышта 15 егет фәнни ротада хезмәт итәчәк. Шулай ук Татарстанның 57 хәрби бүлеге белән килешү нигезендә дә армиягә җибәрү каралган. Язгы чакырылышта 40лап кеше альтернатив хезмәт итү юлын сайлаган. Денькин сүзләренчә, егетләр бик теләп армиядә хезмәт итәргә тели. Аеруча контракт нигезендә теләк белдерүчеләр арткан. Шул ук вакытта ул булачак солдатлар Русия басып алган Украина төбәкләренә җибәрелмәячәген әйткән.

Башкортстанда исә, язгы чакырылышта 5,5 мең егет армиягә алыначак. Респбуликаның хәрби комиссары Михаил Блажевич "Башинформ"га белдерүенчә, "срочник"лар Украина сугышына җибәрелмәячәк. Алар заманча хәрби техниканы үзләштерәчәк һәм Русия армиясенең барлык төр хәрби бүлекчәләренә озатылачак. Башкортстандагы җыелу пунктыннан беренче чакырылучыларны апрель азагында армиягә җибәрергә җыеналар.

31 мартта Русия президенты Владимир Путин язгы чакырылыш боерыгын имзалады. Армиягә 150 меңләп кеше чакырылачак.

Быел яңа кагыйдәләргә күрә армиягә 18-30 яшьлекләр җәлеп ителәчәк. Моңарчы 27 яшькә кадәргеләрне генә чакырталар иде. Узган елның 31 декабренә кадәр 27 яше тулган россияннарны армиягә алмаячаклар. Хезмәт итү вакыты — бер ел.

Моңа кадәр Русия Баш штабы армиягә шушы чакырылышта җәлеп ителәчәк ирләр Украинадагы сугышка җибәрелмәячәк дип ышандырды.

* Ике ел элек 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлагач, Русия президенты Владимир Путин берничә тапкыр "махсус операциядә" бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде. Әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.
* 2022 елның апрель уртасында баткан "Москва" крейсеры экипажы арасында да "срочниклар" булуы ачыкланды.
* Былтыргы көзге чакырылышта 147 мең кешенең гаскәргә алынуы әйтелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG