Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш штаб: язгы чакырылышта гаскәргә алынганнарны Украинадагы сугышка җибәрмәячәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр барачак.

Русия баш штабында язгы чакырылышта гаскәргә алынган солдатларны "махсус хәрби операциягә" (Русия хакимиятләре Украинага каршы сугышны шулай атый) җибәрмәячәкләр дип белдерделәр. Гаскәрдә мәҗбүри хезмәт итү вакыты элеккечә бер ел булып кала.

Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр барачак.

Русия баш штабының мобилизация идарәсе җитәкчесе генерал-полковник Евгений Бурдинский "Красная звезда" газетына әңгәмәсендә "хәрби хезмәткә чакырылганнар "махсус хәрби операция"дә катнашмаячак" дигән.

Бурдинский әйтүенчә, көзге чакырылыш та, язгы чакырылыш та Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруы белән "берничек тә бәйле түгел".

Язгы чакырылыш Ерак Төньякның 54 аерым районнарыннан һәм аларга тиңдәш башка аерым урыннардан тыш Русиянең бөтен төбәкләрендә дә узачак. Тегеләрендә егетләрне бары тик көзге чакырылышта гына гаскәргә алалар.

Бу Ерак Төньякның климат үзенчәлекләре белән бәйле. Шулай ук чәчү һәм урып-җыю эшләрендә эшләүчеләр дә язгы чакырылышта гаскәргә алынмаячак. "Алар хәрби хезмәткә елга бер тапкыр, 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр чакырыла", дигән Бурдинский.

2024 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри хәрби хезмәткә 18-30 яшьтәге егетләрне чакырачаклар.

Рәсми белешмәләргә күрә былтыргы көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә 130 мең кешене алганнар.

  • Ике ел элек 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлагач, Русия президенты Владимир Путин берничә тапкыр "махсус операциядә" бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде. Әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.
  • 2022 елның апрель уртасында баткан "Москва" крейсеры экипажы арасында да "срочниклар" булуы ачыкланды.
  • Былтыргы язгы чакырылышта 147 мең кешенең гаскәргә алынуы әйтелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG