Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язгы чакырылыш башланды: сугышка җибәрмәсләрме?


1 апрельдән Русия армиясенә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Русия гаскәренә 150 меңләп кеше чакырылачак. Русия баш штабы армиягә алынучылар Украинадагы сугышка җибәрелмәячәк дип ышандыра. Белгечләр моңа бик ышанмаска чакыра.

Язгы чакырылыш яңа тәртиптә уза. 1 гыйнвардан гаскәргә алыну яшенең югары чиге 27 яшьтән 30 яшькә кадәр арттырылды. Русия баш штабында өлкәнрәк яшьтәгеләрне рекрутка алу хәрби бүлекләрнең "рухи мохитенә уңай йогынты ясаячак", чөнки бу яшьтәгеләр инде профессиональ белем һәм тормыш тәҗрибәсенә ия дигән фикердә.

Русия армиясенә Татарстан һәм Башкортстаннан 9 мең кеше чакырылачак.

Русия армиясенә Татарстан һәм Башкортстаннан 9 мең кеше чакырылачак

Татарстан хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Денькин "Татар-информ"га сөйләвенчә, республикадан барлыгы 3,5 мең кеше чакырылачак. Мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларны җыелу пунктларыннан 15 апрельдән гаскәргә җибәрә башларга җыеналар.

Башкортстанда исә язгы чакырылышта 5,5 мең егет армиягә алыначак. Республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич "Башинформ"га белдерүенчә, "срочник"лар Русия-Украина сугышына җибәрелмәячәк. Алар заманча хәрби техниканы үзләштерәчәк һәм РФ армиясенең барлык төр хәрби бүлекчәләренә озатылачак. Башкортстандагы җыелу пунктыннан беренче чакырылучыларны апрель азагында армиягә җибәрергә җыеналар.

Алар Русия җәмгыятендәге ризасызлыктан курка, чөнки срочникларны сугышка алынуын халык өнәп бетерми

Быелгы чакырылыш мобилизация турында хәбәрләр таралган вакытка туры килде. Кайбер медиа Русия саклану министрлыгы Украина белән сугышка мобилизациянең икенче дулкынын әзерли дип язып чыкты. Аерым алганда, бу хакта президент хакимияте, төбәк хөкүмәтләре һәм Саклану министрлыгының чыганакларына сылтанып "Верстка" хәбәр итте. Басма язуынча, бу кампания кысалырнда 300 мең яңа кеше мобилизацияләнергә мөмкин. Бу хакта соңрак Украина президенты Владимир Зеленский да белдерде.

Русия хокук яклаучысы, "Гражданин һәм армия" хокук яклау төркеме мөдире Сергей Кривенко "Настоящее время"га белдерүенчә, Русия армиясенә өч юл белән эләгү юлы бар: рекрутка алыну, үз теләгең белән контракт имзалау һәм мобилизация.

Аның сүзләренчә, хәрби хезмәткә алынучылар күпләп сугышка җибәрелмәячәк.

— Ләкин "әлегә" генә. Җибәрмәү өчен ниндидер кануни чикләүләре юк, бу — саклану министрлыгының "мәрхәмәтлелеге". Алар Русия җәмгыятендәге ризасызлыктан курка, чөнки срочникларны сугышка алынуын халык өнәп бетерми, — дип ассызыклый Кривенко. — Бу чечен сугышларына, хәтта аннан да иртәрәк — әфган сугышларына караган элекке тарих, ул вакытта Русиянең шактый шәһәрләренә күпләп табутлар, "200 йөкләре" кайтты. Менә шуннан соң рекрутка алынучылар сугышта катнашырга тиеш түгел диелде, — ди ул.

Рекрутка алынган хәрбиләрне басып алынган Кырымга да, чик буе өлкәләренә дә җибәрәләр

Шул ук вакытта хокук яклаучылар Украина сугышында элегрәк берничә дистә срочникның һәлак булуын теркәде.

— Рекрутка алынган хәрбиләрне басып алынган Кырымга да, чик буе өлкәләренә дә җибәрәләр, – дип өсти Кривенко.

"Верстка" әңгәмәдәшләре яз көне Русиядә резервистлар, шулай ук хезмәт итү вакыты бетеп килгән яшьләр көчләп Русия армиясенә алынырга мөмкинлеген искәртә. Басма чыганаклары армия срогы тәмамланып килгәннәргә контрактны имзалату өчен "бөтен юлларны да кулланачакларын" әйтә.

Бу соңгы айларда Украина фронтына кушылырга теләгән ихтыяриларны туплау темплары сизелерлек акрынаюга бәйле. Контрактчыларны яллау үзәге хезмәткәрләренең берсе басмага әйтүенчә, көздән бирле ихтыяриларны җыю 20 тапкырга кимегән.

Көздән бирле ихтыяриларны җыю 20 тапкырга кимегән

– 2022 елның языннан Русиядә контрактчыларны актив туплау кампаниясе барды, бу эшкә барлык төбәк түрәләре кушылды: губернаторлар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башкалар, – ди кеше хокуклары активисты Кривенко. – Хәзер кешеләрне яллау эше өзелгәне күренә, куелган максатларга ирешә алмыйлар кебек. Саклану министрлыгы өмет иткәнчә йөзләрчә мең түгел, ә дистәләрчә мең кешене генә җыя алалар.

– Юкса сугышка яллаучылар хөкем ителгәннәргә, мигрантларга, авыр шартларда калган кайбер кешеләргә, алимент түли алмаучыларга һәм башкаларга басым ясау ысулларын кулланмаслар иде, – дип ассызыклый ул.

Кривенко искәртүенчә, хәрби комиссарлар рекрутка алынучыларның беренче көннән үк контракт төзергә хокуклы булуларыннан файдалана һәм шул сәбәпле контракт имзалату өчен басым беренче көннән үк башлана. Бу хакта элек хәрби хезмәткә чакырылучылар үзләре сөйләгән.

Үгетләү, басым, алдау армиянең беренче көненнән диярлек башлана

– Үгетләү, басым, алдау армиянең беренче көненнән диярлек башлана. Ахыр чиктә контрактны армиягә алынучыларның ничә проценты имзалавы билгесез, андый мәгълүматлар юк, – ди "Гражданин һәм Армия" кеше хокуклары төркеме мөдире.

Аның сүзләренчә, хәзер хәрби хезмәткә алынучыларның 20-30%ы Русия армиясе белән контракт төзи дип исәпләнә. Украина белән сугышка кадәр андыйлар 50% булган.

– Сугышка кадәр солдатларны тулыландыруның бердәнбер юлы хәрби хезмәткә алынучылар белән контракт төзү иде. Тыныч вакытта срочникларның 50%тан артыгы килешү төзеде, – ди ул.

Әгәр елына якынча 300 мең кеше рекрутка алынса һәм аларның өчтән бере Русия армиясе белән контракт имзаласа – бу якынча 100 мең кеше дигән сүз.

– Аларны инде икенче көнне үк сугышка озатырга мөмкиннәр, – ди хокук яклаучы.

Хәзер Мәскәүдә саклану өлкәсе һәм бюджет оешмалары бик түзем рәвештә үз хезмәткәрләренә бронь рәсмиләштерә башлады. Моннан тыш хәрби комиссариатларда юристлар, психологларны җәлеп итү эше торгызыла. Бу хәл 2022 елның көзендәге мобилизация вакытында күзәтелгән иде.

  • Ике ел элек 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлагач, Русия президенты Владимир Путин берничә тапкыр "махсус операция"дә бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде. Әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.
  • 2022 елның апрель уртасында баткан "Москва" крейсеры экипажы арасында да "срочниклар" булуы ачыкланды.
  • Былтыргы язгы чакырылышта 147 мең кешенең гаскәргә алынуы әйтелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG