Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта катнашкан тугыз кеше "Бердәм Русия"нең праймериз сайлавында катнашып, Татарстан парламентында депутат булмакчы


Татарстан Дәүләт шурасы. Архив фотосы
Татарстан Дәүләт шурасы. Архив фотосы

Алар арасында "Алга" батальонының медицина взводы җитәкчесе урынбасары Олег Денисюк, Т-80  "Алеша" танкы җитәкчесе, Русия каһарманы Рәсим Баксиков бар диелә.

Русиянең Украинага каршы сугышында катнашкан тугыз хәрби Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына үтү өчен, "Бердәм Русия" праймеризында - намзәтләрне сайлау чарасында катнашырга теләк белдергән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Алар арасында Т-80 "Алеша" танкы җитәкчесе, Русия каһарманы Рәсим Баксиков, Татарстанның "Алга" батальонының медицина взводы җитәкчесе урынбасары Олег Денисюк, Дәүләт шурасының гамәлдәге депутаты - былтыр көз ихтыяри буларак сугышка киткән эшмәкәр Марат Галиев бар диелә.

Шулай ук "Бердәм Русия"нең намзәтләрне сайлау чарасында Украинадагы сугышка контракт белән яки ихтыяри буларак киткән Эльс Галиев, Әсхәт Гарифуллин, Максим Дегтярев, Линар Мәрданов, Александр Столбов, Ленар Хәлилов та катнашачак.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар быел көз көне үтәрчәк. 100 депутатны биш елга сайлап куячаклар: яртысын фирка исемлекләреннән, яртысын бер мандатлы бүлгеләрдән.

"Бердәм Русия" праймериз нәтиҗәләре белән намзәтләрнең яңа исемлеген төземәкче. Праймеризда Татарстаннан барлыгы 312 намзәт катнаша. Алар өчен тавыш бирүләр бүген, 20 майда башланды һәм 24 майга кадәр дәвам итәчәк.

  • Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде.
  • Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.
  • Татарстан Дәүләт шурасы Украина сугышына бәйле төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар сугышта Русия хәрбиләре санын арттыруны, Сталинны каһарманлаштыруны, Британия байрагын алып куюны, мәктәптә Солженицын портреты торуына гаҗәпләнүне, Тукайны идеаллаштыруны алга сөрде.
  • Соңгы ике елда Татарстан парламентында Украина сугышын көчәйтергә өндәгән фикерләр яңгырады. 2023 елның августында Дәүләт шурасының ЛДПРдан депутаты Эдуард Шәрәфиев сугышта Русия хәрбиләре санын бер миллион кешегә җиткерергә чакырды. Шулай ук ул төнге клубка йөргән егетләрне җыеп Украинага каршы сугышырга җибәрергә дә тәкъдим итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG