Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда башкорт галимәсе Фирдәвес Хисаметдинова вафат булган


Фирдәвес Хисаметдинова
Фирдәвес Хисаметдинова

Галимәнең каты авырудан соң вафат булуы әйтелә, аңа 73 яшь иде. 

Башкортстанда Бөтендөнья башкортлары корылтаеның аксакаллар шурасы әгъзасы, башкорт теле белгече, атказанган фән эшлеклесе Фирдәвес Хисаметдинова вафат булган. Бу хакта "Башинформ" җиткерә. Галимәнең каты авырудан соң вафат булуы әйтелә, аңа 73 яшь иде.

Фирдәвес Хисаметдинова - лингвист, профессор. Башкорт теле буенча күп фәнни хезмәтләр язган фән иясе, мәсәлән, ул башкорт теленең морфология сүзлеген булдырган шәхес. Башкорт теленең үсеше, гамәлдә булуы өчен көрәшкән җәмәгать эшлеклесе дә. 1995-1998 еллларда Башкорстанның мәгариф министры булып эшләде.

1999-2003 еларга тәгаенләнгән Башкортстан мәгариф үсеше дәүләт программының инициаторы иде.

Ул чорда Башкортстанның татар активистлары республикада татар теленә басым булуына, татар уку йортлары ачылмавына, татар теленә игътибар булмавына зарланды.

Галимә тумышы белән Башкортстанның Әбҗәлил районы Рәхмәт авылыннан.

  • Фирдәвес Хисаметдинова "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты"на фикер белдереп, аны мәгариф системына, әдәбият яки телевидениегә кертү башкорт теленең позициясен югалтуга, ә татар теленең позициясе ныгуга китерәчәк дигән иде.
  • Шәһәр һәм катнаш авылларда төрки телләрнең рус теле белән ассимиляцияләшүе өстенә, аны башкорт теленең татар теле файдасына ассимиляцияләшүе борчыды. Галимә бу башкорт теленең үлеменә китерә дип саный иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG