Бүген, 3 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Раилә Шәрәповага ачылган җинаять эшен карый башлый, аны дәүләт серен яклау таләпләрен бозуда (Җинаять кодексының 283.2 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр. Бу хакта "Реальное время" җиткерә.
Эшне Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре тәкъдиме белән ачканнар. Алар фикеренчә, Раилә Шәрәпованың дәүләт сере урын алган материалларга рөхсәте булган һәм ул федераль кануннардагы чикләүләрне бозган. Аерым алганда аңа билгеле бер вакыт эчендә чит илгә чыгу чикләнгән булган, әмма ул бу чикләүне бозган диелә.
Куәт оешмалары вәкилләре Шәрәпованың кайда эшләвен, кайсы илдә булуын, габаен танып-танымавын әйтмәгән. Татарстан Югары мәхкәмәсендә исә утырышның ябык тәртиптә үтәчәген раслаганнар.
Басма мәгълүматынча, гаепләнүче Татарстандагы бер районда яши һәм эшли, ул Кавказга автобус белән бара торган юллама алган булган.
Җинаять кодексының бу маддәсе нигезендә 200 мең сумга кадәр штраф салырга яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
- Узган җәйдә кабул ителгән "дәүләт серен саклау таләпләрен бозу" турындагы маддә нигезендә Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) кимендә 22 җинаять эше ачкан. Бу маддә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, русияләр илдән китә башлаганда барлыкка килгән иде.
- "Медиазона" ачыклаганча, нигездә бу эшләрне Абхазиядә булып кайткан русияләргә ачканнар, алтысына гаепләү карарлары чыгарылган. Яңа маддә йогынтысына дәүләт серен белә алырдай түрәләр, куәт оешмалары һәм дәүләт оешмалары вәкилләре эләгә диелә, аларга илдән чыгу тыела.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум