Accessibility links

"Медиазона": дәүләт сере турындагы маддә нигезендә 22 җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу маддә нигезендә җәза төре – 200-500 мең сум штраф бирүне яки өч елга кадәр иреккә мәхрүм итүне күз уңында тота. Хәзерге вакытка кимендә алты эш нигезендә чыккан хөкем карарлары билгеле. Бөтен гаепләнүчеләргә дә 250 мең сумнан да артмаган штрафлар салынган.

Узган җәйдә кабул ителгән "дәүләт серен саклау таләпләрен бозу" турындагы маддә нигезендә Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) кимендә 22 җинаять эше ачкан. Бу маддә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, русияләр илдән китә башлаганда барлыкка килгән иде.

"Медиазона" ачыклаганча, нигездә бу эшләрне Абхазиядә булып кайткан русияләргә ачканнар, алтысына гаепләү карарлары чыгарылган.

Яңа маддә йогынтысына дәүләт серен белә алырдай түрәләр, куәт оешмалары һәм дәүләт оешмалары вәкилләре эләгә диелә, аларга илдән чыгу тыела.

Дәүләт сере белән таныш булучыларга Русиядән кимендә биш ел чыгу тыелган һәм бу эш урыныннан киткәннәргә дә кагыла.

"Первый отдел" хокук яклау проекты бәяләмәләренә күрә, бу маддәгә дистәләгән мең галим һәм инженер эләгә, әмма аларның төгәл санын бәяләү мөмкин түгел.

Канунга ярашлы, мондый кешеләргә чит илгә чыгу өчен режим-сер бүлегеннән рөхсәт алырга кирәк. Кайбер очракларда аларның чит ил паспорты да биредә саклана. Шуңа күрә алар чит илгә чыгарга теләсә, Русия паспорты белән барып булырдай урыннарга гына бара ала, әйтик Әрмәнстан, Беларус һәм Казакъстанга.

Гаепләнүчеләрнең берсе – Түбән Новгородта яшәгән программчы. Мобилизация башлангач ул Казакъстанга киткән. Элек "Росатом"га керә торган зур атом үзәгендә инженер булып эшләгән, әмма эшеннән өч ел элек киткән булган.

Мәскәүнең Соловьев исемендәге фәнни-гамәли психоневрологик үзәгендә эшләгән хатын-кызны да гаепләгәннәр. Ул Абхазиягә дәвалану өчен шифаханәгә барган булган. Аңа Русиягә кайтуыннан соң өч ай узгач эш ачканнар, дип искәртә "Медиазона".

Бу маддә нигезендә 200-500 мең сум штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

Хәзерге вакытка кимендә алты эш нигезендә чыккан хөкем карарлары билгеле. Басма язуынча, бөтен гаепләнүчеләргә дә 250 мең сумнан да артмаган штрафлар салынган.

  • Март аенда Русия оешмаларында һәм дәүләт корпорацияләрендә эшләүчеләрне эштән җибәрү белән янап, чит ил паспортларын тапшырырга мәҗбүр итәләр дип хәбәр ителде. Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле бер ел эчендә аларның күбесе чит илгә чыга алмас булган.
  • Журналистлар мәгълүматынча Русиянең дәүләт оешмаларында эшләүчеләр чит ил паспортын Федераль иминлек хезмәтенә яки махсус бүлекчәгә саклауга бирә. Ә моннан баш тартучыларга эштән китәргә тәкъдим итәләр яки документны гамәлдән чыгару белән яныйлар диелә.
  • Былтыр февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, төрле тармакта эшләүчеләргә чит илгә чыгудан баш тартырга киңәш итүләре турында даими хәбәр ителеп торды.
  • Әйтик Яңа ел алдыннан Түрәләргә һәм дәүләт ширкәтләре вәкилләренә Яңа ел бәйрәмнәрендә Русиядән китү тыелуы билгеле булды.
  • Русиядә дәүләт нефть-газ ширкәтләрендә эшләүчеләргә чит илгә чыгуны тыялар дип хәбәр иткән иде. Бу хакта басмага "Газпром" һәм "Роснефть"тәге чыганаклары сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG