Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиянең дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне чит ил паспортларын тапшырырга мәҗбүр итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әлегә бу тыю бөтен түрәләргә дә кагылмый. Кемгәдер чит илгә чыгу тулысынча тыелса, икенче берләренә хакимиятләр "дус булган" яки "нейтраль" илләр дип санаучы дәүләтләргә бару рөхсәт ителә.

Русия оешмаларында һәм дәүләт корпорацияләрендә эшләүчеләрне эштән җибәрү белән янап, чит ил паспортларын тапшырырга мәҗбүр итәләр. Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле бер ел эчендә аларның күбесе чит илгә чыга алмас булган.

Моны Азатлык радиосының урыс хезмәте һәм "Настоящее время"ның "Система" тикшерү проекты ачыклаган.

Журналистлар мәгълүматынча Русиянең дәүләт оешмаларында эшләүчеләр чит ил паспортын Федераль иминлек хезмәтенә яки махсус бүлекчәгә саклауга бирә. Ә моннан баш тартучыларга эштән китәргә тәкъдим итәләр яки документны гамәлдән чыгару белән яныйлар диелә.

Әлегә бу тыю бөтен түрәләргә дә кагылмый. Кемгәдер чит илгә чыгу тулысынча тыелса, икенче берләренә хакимиятләр "дус булган" яки "нейтраль" илләр дип санаучы дәүләтләргә бару рөхсәт ителә.

Күпләр өчен элекке кагыйдәләр гамәлдә: чит илгә чыкканчы, хезмәткәр моны җитәкчелеге белән килештерергә тиеш, ә кире кайткач, махсус хисап тутырырга мәҗбүр булачак. Шулай ук ялга "беркая чыгып йөрмәскә" вәгъдә итеп китәләр диелә.

  • Былтыр февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, төрле тармакта эшләүчеләргә чит илгә чыгудан баш тартырга киңәш итүләре турында даими хәбәр ителеп тора.
  • Әйтик Яңа ел алдыннан Түрәләргә һәм дәүләт ширкәтләре вәкилләренә Яңа ел бәйрәмнәрендә Русиядән китү тыелуы билгеле булды. Кышкы ялларда аларга хәтта шәһәрдән чыкмаска киңәш ителгән. Түбәнрәк вазифада торучыларга исә Яңа елда дус булмаган илләргә бармаска кушылган, юкса эштән җибәрү ихтималы булуы әйтелгән. Бу дәүләт серен белә алучыларга гына түгел, шәһәр хакимиятендәгеләрнең бөтенесенә дә кагыла, дип сөйләде "Вёрстка"ның Мәскәү мэриясендәге әңгәмәдәше.
  • Русиядә дәүләт нефть-газ ширкәтләрендә эшләүчеләргә чит илгә чыгуны тыялар дип хәбәр иткән иде. Бу хакта басмага "Газпром" һәм "Роснефть"тәге чыганаклары сөйләде.
  • Узган ел октябрьдә Петербур хакимиятләренең медицина хезмәткәрләренә чит ил сәфәрләрен тыюы билгеле булды.
  • Мобилизация чорында Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның полиция хезмәткәрләренә илдән чыгуны тыюы хәбәр ителгән иде.
  • Июньдә Русия думасы депутатлары ярдәмчеләренә ялда чит илгә чыкмаска киңәш бирделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG