4 октябрьгә каршы төндә Белгород, Брянски һәм Курски өлкәләрендә очкыч төрендәге 31 украин дроны юк ителде, дип белдерде Русия саклану министрлыгы.
Белгород өстендә "19лап объект бәреп төшерелде", диде төбәк губернаторы Вячеслав Гладков. Беренчел мәгълүматларга күрә, Белгородта хакимият бинасына, Шишино авылындагы йортка һәм өч машинага зарар килгән.
Брянски губернаторы Александр Богомаз исә бер пилотсыз очкыч юк ителде, җәрәхәтләнүчеләр дә, җимереклекләр дә юк, дип хәбәр итте. Шулай ук ул Украина Брянскиның берничә районына кассет кораллар белән һөҗүм итте, берничә йорт һәм хуҗалык корылмасы зарар күрде, диде.
Курски хакимиятләре һөҗүмнәр турында хәбәр итмәде.
Русия саклану министрлыгы шулай ук аннексияләнгән Кырымга украин десантчыларын үткәрмәүләре турында белдерде, алар тиз йөрешле хәрби катерда һәм өч гидроциклда булган диелә.
- Мәскәү Украинага сугыш башлаганнан бирле, ел ярым эчендә Русия хакимиятләре ил төбәкләренә пилотсыз очкычлар һөҗүм итүе турында 500 тапкырдан артык хәбәр иткән. Моны РБК басмасы исәпләп чыгарган. Бу белдерүләрнең 110сында җимереклекләр яки җәрәхәтләнүчеләр турында телгә алынган.
- Төбәк хакимиятләре һөҗүмнәр Украина тарафыннан ясала, дип ышандыра, Киев мондый хәбәрләргә фикер белдерми.
- Шул ук вакытта сентябрьдә Русия гаскәрләре Украинага "Shahed" төрендәге 503 пилотсыз очкыч белән һөҗүм иткән. Сугыш башланганнан бирле бу — Русиянең Украинага һөҗүм өчен бер ай эчендә кулланган дроннарының иң зур саны.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум