Сентябрьдә Русия гаскәрләре Украинага "Shahed" төрендәге 503 пилотсыз очкыч белән һөҗүм иткән. Сугыш башланганнан бирле бу — Русиянең Украинага һөҗүм өчен бер ай эчендә кулланган дроннарының иң зур саны, дип исәпләп чыгарган украин мәгълүмати-консалтинг ширкәте.
Сентябрьдә барлыгы 19 көн Украина төбәкләре Русия һөҗүмнәренә дучар булган. Русия уртача берьюлы 26 дрон очыртып җибәргән, сентябрьдә ике тапкыр 44шәр дрон очырткан диелә. Һөҗүмнәр арасында күп дигәндә ике көн генә тыныч торган. Украина ягы 396 пилотсыз очкычны бәреп төшергән дип җиткерелә.
Русиянең Ираннан "Shahed"ларны күпмедән сатып алуы билгеле түгел, әмма аларның уртача үз бәясе 20-40 мең доллар, дип яза Defense Express. Шул рәвешле, ширкәт исәпләвенчә, әгәр Русия пилотсыз очкычларны үз бәяләренә сатып алган икән, дроннар өчен чыгымнар 10 миллионнан 20 миллион долларга кадәр тәшкил иткән булуы бар.
Шул ук вакытта дроннардан саклану Украинага пилотсыз очкычлар бәясеннән кыйммәткәрәк төшә, дип искәртелә. "Әгәр һәр "Shahed-136"га бер NASAMS ракеты гына булса да тотылуын күзалласак, сентябрьдәге чыгымнар 654 миллион долларны тәшкил итәр иде", дип искәртелә.
- Күптән түгел Американың сугышны өйрәнү институты (ISW) көндәлек күзәтүендә Русия белән Иранның сөйләшүләр алып баруын язды. Алар дроннар, шулай ук 300 чакрымга һәм аннан еракка һөҗүм итә алырдай "Фатех-110" һәм "Зүлфикар" баллистик ракетларын сатып алу белән бәйле диелә.
- Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды.
- Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
- Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
- Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели ди. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк ди.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум