Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга очып килгән наци татуировкалы чит ил ватандашын Русиядән депортацияләгәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

35 яшьлек ир Казан һава аланына очып килгән, аны тикшерү өчен туктатканнар. Ирнең иңбашында наци символлы татуировка булган диелә.

Казанда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре чит ил ватандашын тоткарлаган, куәт оешмалары вәкилләре аны "наци идеологиясе тарафдары" дип саный. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

Якын чит ил ватандашы булган 35 яшьлек ир Казан һава аланына очып килгән, аны тикшерү өчен туктатканнар. Ирнең иңбашында наци символлы татуировка булган, янәсе тоткарланучы моны наци идеологиясе күңеленә хуш килүе белән аңлаткан. Шулай ук ирнең Русиядә рөхсәтсез эшләвен ачыклаганнар.

Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе иргә рөхсәтсез эшләгән өчен (Административ хокук бозулар кодексының 18.10нчы маддәсе, 1нче өлеше) 2000 сум штраф салган. Аны Русиядән депортацияләгәннәр.

  • Июльдә Чаллыда паспортына свастика ясап куйган ирне "наци символикасы күрсәтә" дип, сак астына җибәргәннәр иде.
  • Шул ук вакытта Русиядә украин җырларын да наци символикасына тиңләү очраклары бар. Мәсәлән, укучыларына "Байрактар" дигән җыр уйнаган ролик кушып куюы өчен, аннексияләнгән Кырымдагы Карасубазар техникумы укытучысы Андрей Белозеровны эшеннән җибәргәннәр иде. Аңа "наци символикасын күрсәтү, гаскәрне "кимсетү" турында беркетмәләр төзелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG