Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага Русия баскынлыгындагы җирләрдән 19 баланы кайтарганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украина бала хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец мәгълүматынча, сугыш барган вакытта Украинадан Русиягә 16 меңнән артык бала депортацияләнгән.

Русия баскынлыгындагы җирләрдән Украинага 19 баланы кайтарганнар. Бу хакта Save Ukraine хәйрия фондында хәбәр итәләр.

Оешмада искәртүләренчә, бу - фондның 12нче коткару миссиясе. Save Ukraine такымы Украинага барлыгы 196 баланы кайтарган.

"Безнең белән булган һәм безгә бу катлаулы, әмма мөһим эшне башкарырга булышкан һәркемгә рәхмәт. Алга таба хәрәкәт итәбез", дип язды фонд башлыгы Николай Кулеба үзенең Telegram-каналында.

Украина бала хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец мәгълүматынча, сугыш барган вакытта Украинадан Русиягә 16 меңнән артык бала депортацияләнгән.

Сентябрь уртасына билгеле булганча, Башкортстанда Украинаның 30 баласы тотыла. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры әйтүенчә, баштагы чорда украин балаларын уллыкка алырга теләүчеләр бик күп булган. Әмма кыенлыклар туган, балаларга Русия ватандашлыклары алганнар. Хәзер "уллыкка алырга теләүчеләр агымы үтте, әлегә бер баланы да алмадылар", ди түрә.

  • Киев һәм халыкара хокук яклау оешмалары Мәскәүне сугыш барган урыннардагы украин балаларын Русиягә күчерүдә, аларны хәтта Украинада үз гаиләләре булса да, асрамага бирүдә гаепләп килә.
  • Быел мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылган иде.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә. Халыкара хокук моны геноцид буларак бәяләргә мөмкин. Мәхкәмә аңлатмасында әйтелгәнчә, Путинның моның өчен шәхси җаваплылыгы бар дип уйларга нигез бар.
  • Русиягә украин балаларын депортацияләүгә Беларус та булыша. Европа берлеге депутатлары искәртүенчә, Лукашенка 2150 баланы, шул исәптән ятимнәрне Украинаның баскынлыктагы төбәкләреннән мәҗбүриләп Беларустагы "сәламәтләндерү аланнарына" алып чыгуда катнашкан. Бу аланнарда балалар "русификациягә һәм идеологик эшкәртүгә дучар" диелә. Европа парламенты Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсен Беларус лидеры Александр Лукашенканы кулга алу карары чыгарырга чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG