Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин дә хезмәт хакы алмыйм": Башкортстан мөфтиеннән хезмәт хакларын түләмәү белән бәйле мәхкәмәдә сорау алганнар


Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин

Уфада Башкортстан диния нәзарәтендә эшләгән Зимфир Габдракиповның шикаяте карала башлаган, ул хезмәт хакын түләүне таләп итә. Башкортстан мөфтие шикаятьтәге таләпләрне танымаган, Габдракипов кайчандыр минем дустым иде, ул бушлай эшләргә сүз бирде дигән. Киләсе утырыш 17 октябрьдә үтәчәк.

Уфаның Калинин районы мәхкәмәсендә Башкортстан диния нәзарәтендә эшләгән Зимфир Габдракиповның шикаяте карала башлаган, ул нәзарәттән ике миллион сум тирәсе хезмәт хакы бурычын түләттерүне сорый. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Кичә, 4 октябрьдә узган утырышта Башкортстан мөфтие Айнур Биргалиннан сорау алганнар. Ул шикаятьтәге таләпләрне танымаган, Габдракипов кайчандыр минем дустым иде, ул бушлай эшләргә сүз бирде дигән. Мөфти моңа дәлилләр китерә алмаган. Киләсе утырыш 17 октябрьдә үтәчәк диелә.

Биргалин мәхкәмәдә әйтүенчә, Зимфир Габдракипов өч ел эчендә диния нәзарәтенә "килмәгән диярлек".

"Башта ул нәрсәләрдер эшли иде, минем белән сәфәргә баргалады, ниндидер чаралар булганда кунакларны каршы алырга булышты. Бетте! Бүтән бөтенләй бернинди оештыру эшләре дә башкармады", дигән ул.

Габдракиповның дәгъвасына фикер белдереп, мөфти үзенең дә Башкортстан диния нәзарәтендә эшләгән өчен акча алмавын әйткән. "Мин дә хезмәт хакы алмыйм, хәйрия өчен эшләгән кебек эшлим. Әгәр кешенең акчасы булмаса, ул анда эшләмәс иде. Безнең оешма сәүдәгә корылмаган, иҗтимагый. Ул теге вакытка безнең 90 млн сум бурыч барлыгын белә иде. Без хезмәт хакы түли алмаган булыр идек. Җитмәсә, эшләмәгән көннәре өчен дә түләргә куша", дигән ул.

Биргалин әйтүенчә, Зимфир Габдракипов хезмәт хакы кирәкми дип ышандырган, моны "шаһитләр янында да, шәхси сөйләшүдә дә әйткән", әмма мөфти моны раслардай документлар юк дигән.

Август уртасында Башкортстан диния нәзарәтендә эшләүчеләр - Марат Якупов, Зимфир Габдракипов һәм аноним булып калырга теләгән тагын бер хезмәткәр берничә ел буе хезмәт хакларыбызны ала алмыйбыз дип зарланган иде.

Шул ук вакытта Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин мөфтиятнең хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы бурычлары юк дип белдерде. Ул Якупов белән Габдракиповны "үз эшенә намуссыз карады" дип әйтте һәм аларның чит илләргә йөрүен сөйләде. Якупов үз чиратында Согуд Гарәбстанына үз хисабына һәм Биргалин җитәкчелегендә эш сәфәренә баруын белдергән иде.

"Пруфы" мәгълүматынча, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең үз хезмәткәрләре каршындагы бурычы 10 миллион сумнан артык.

  • Сентябрь башында Башкортстан мөселманнарының диния нәзарәте җитәкчелегенә хезмәткәрләргә хезмәт хакларын түләмәү белән бәйле административ эшләр ачылды.
  • Административ эшләрне "Хезмәтне саклау дәүләт таләпләрен бозу" маддәсе нигезендә ачканнар. Тикшерү материалларын Уфаның Киров районы тикшерү бүлекчәсенә җибәргәннәр. Тикшерү комитеты җинаять эше ачу-ачмау турында карар кабул итәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG