Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан диния нәзарәте җитәкчелегенә хезмәт хакларын түләмәү белән бәйле административ эшләр ачылган


Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин

Август уртасында Башкортстан диния нәзарәтендә эшләүчеләр берничә ел буе хезмәт хакларыбызны ала алмыйбыз дип зарланды. Тикшерү материалларын Уфаның Киров районы тикшерү бүлекчәсенә җибәргәннәр. Җинаять эше ачылуы бар.

Башкортстан мөселманнарының диния нәзарәте җитәкчелегенә хезмәткәрләргә хезмәт хакларын түләмәү белән бәйле административ эшләр ачылган. Бу хакта “Пруфы”га республика прокуратурасында хәбәр иткәннәр.

Басма хәбәренчә, Уфаның Киров районы прокуратурасы тикшерү үткәргән һәм хезмәт хаклары белән бәйле бурычлар булуы расланган. Шулай ук хезмәт килешүендә хилафлыклар ачыкланган диелә.

Административ эшләрне “Хезмәтне саклау дәүләт таләпләрен бозу” маддәсе нигезендә ачканнар.

Тикшерү материалларын Уфаның Киров районы тикшерү бүлекчәсенә җибәргәннәр. Тикшерү комитеты җинаять эше ачу-ачмау турында карар кабул итәчәк.

“Пруфы” Башкортстан мөфтие Айнур Биргалиннан фикер белешмәкче булган, әмма мөфти шалтыратуга җавап бирмәгән диелә.

Август уртасында Башкортстан диния нәзарәтендә эшләүчеләр - Марат Якупов, Зимфир Габдракипов һәм аноним булып калырга теләгән тагын бер хезмәткәр берничә ел буе хезмәт хакларыбызны ала алмыйбыз дип зарланган иде.

Шул ук вакытта Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин мөфтиятнең хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы бурычлары юк дип белдерде. Ул Якупов белән Габдракиповны “үз эшенә намуссыз карады” дип әйтте һәм аларның чит илләргә йөрүен сөйләде. Якупов үз чиратында Согуд Гарәбстанына үз хисабына һәм Биргалин җитәкчелегендә эш сәфәренә баруын белдергән иде.

“Пруфы” мәгълүматынча Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең үз хезмәткәрләре каршындагы бурычы 10 миллион сумнан артык.

  • 2019 елда Айнур Биргалин Башкортстан мөфтие итеп сайланды.
  • Моңа кадәр ул Башкортстанда телләре татарныкына якын булган “төньяк-көнбатыш диалекты”нда сөйләшүче башкортлары яши дип белдергән иде.
  • Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан мәчетләрендә видеокамералар урнаштырырга киңәшенә мөфти каршы чыкмады, ләкин мәчетләрнең моңа акчасы юк дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG