Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биргалин Башкортстан мәчетләрендә камералар куюны Татарстан очрагы белән чагыштырмаска чакыра


Айнур Биргалин
Айнур Биргалин

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Айнур Биргалин камералар мәчетләрдә урлашуларны кисәтү өчен генә куелырга мөмкин, ләкин полициянең бу хактагы күрсәтмәсен үтәргә мәчетләрнең акчасы юк дип белдерде.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы​ Айнур Биргалин Татарстан мәчетләрендә өстәмә видеокамерлар урнаштыру белән чыккан җәнҗалны Башкортстан мәчетләренә камералар кую киңәше белән чагыштыру дөрес түгел дип саный. "Бездә алар сәдакә салынган тартмаларны урларга мөмкин булган кешеләрне ачыклау өчен генә куела", дигән ул Idel.Реалиига.

Биргалин башка дин оешмаларына да камералар кую күрсәтмәсе бирелгәнме-юкмы, белми.

Мөфти видеокамералар урнаштырырга акча юк, шуңа күрә полиция күрсәтмәсен үтәп булмый дип тә кабатлады. Аның сүзләренчә, Башкортстанда имамнар ​өстәмә чараларны, мөмкинлекләре булганда, үзләре күрә. "Беркем дә беркемгә дә басым ясамый", ди Биргалин.

Уфаның 9нчы санлы полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илья Тихомиров Башкортстан мөфтиятенә мәчетләрдә видеокамералар урнаштырырга, каравылчылар алырга, мәчеткә йөрүчеләрнең әйберләр саклау урыны булдырырга, шәхси әйберләрне саклау турында агитация материаллары чыгарырга тәкъдим итеп күрсәтмә җибәргән иде.

Күрсәтмә 17 сентябрь Уфаның Тукай урамындагы Беренче җәмигъ мәчетеннән билгесез кеше мәчеткә килүченең рюкзагын урлаганнан соң җибәрелгән.

Күптән түгел Татарстан мәчетләрендә дә өстәмә видеокамералар урнаштырылачагы билгеле булды. Мондый башлангыч белән республика мөселманнарының Диния нәзарәте чыккан. "Диния нәзарәтенең әлеге инициативасы "Имин шәһәр" програмы кысаларында башкарыла, тәкъдим Казан имам-мөхтәсибләре тарафыннан хупланган һәм мөселманнар мәнфәгатендә эшләнә. Програмны үтәү мөселманнарның конституцион хокукларын бозмый, чөнки бу шәхси мәгълүматны таратуны күздә тотмый", диелде Татарстан мөфтияте белдерүендә.

Өстәмә күзәтүгә кайбер имамнар һәм мәчетләргә йөрүчеләр каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG