Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке эшләр министрлыгы Башкортстан мәчетләрендә видеокамералар урнаштырырга киңәш итә


Айнур Биргалин
Айнур Биргалин

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Айнур Биргалин исеменә мәчетләрдә иминлек чараларын арттыру турында күрсәтмә килгән. Биргалин бу мөмкин түгел, чөнки кайбер мәчетләр газ, су, электрга түләүгә дә акча таба алмый ди.

Уфаның 9нчы санлы полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илья Тихомиров Башкортстан мөфтиятенә мәчетләрдә видеокамералар урнаштырырга, каравылчылар алырга, мәчеткә йөрүчеләрнең әйберләр саклау урыны булдырырга, шәхси әйберләрне саклау турында агитация материаллары чыгарырга тәкъдим итеп күрсәтмә җибәргән. Бу хакта "Коммерсантъ Уфа" яза.

Диния нәзарате башлыгы әлеге хатка бер ай эчендә җавап бирергә тиеш.

Күрсәтмә 17 сентябрь Уфаның Тукай урамындагы Беренче җәмигъ мәчетеннән билгесез кеше мәчеткә килүченең рюкзагын урлаганнан соң җибәрелгән. Китерелгән зыян күләме 9,5 мең сум дип бәяләнә. Полиция әлеге хәл мәчеттә күзәтү камералары, каравылчы, шәхси әйберләрне саклау тартмалары булмаганлыктан килеп чыккан дип саный.

Башкортстанда мөфти вазифаларын башкаручы Айнур Биргалин сүзләренчә, һәр мәхәллә бу күрсәтмәне үз хәленнән килгәнчә үтәячәк. Биргалин үзе исәпләп чыгаруынча, бер мәчеткә видеокамерлар кую кимендә 40 мең сумга төшә. "Күрсәтмәне бүгенге көндә үтәү мөмкин түгел диярлек, чөнки кайбер мәчетләрдә имамнар газ, су һәм электрга да бурычларын түләп бетерә алмый", ди Биргалин.

Күптән түгел Татарстан мәчетләрендә дә өстәмә видеокамералар урнаштырылачагы билгеле булды. Мондый башлангыч белән республика мөселманнарының Диния нәзарәте чыккан. "Диния нәзарәтенең әлеге инициативасы "Имин шәһәр" програмы кысаларында башкарыла, тәкъдим Казан имам-мөхтәсибләре тарафыннан хупланган һәм мөселманнар мәнфәгатендә эшләнә. Програмны үтәү мөселманнарның конституцион хокукларын бозмый, чөнки бу шәхси мәгълүматны таратуны күздә тотмый", диелде Татарстан мөфтияте белдерүендә.

Өстәмә күзәтүгә кайбер имамнар һәм мәчетләргә йөрүчеләр каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG