Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан медицина көллиятенең ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган мөдиренә өй сагын озайтканнар


Зөһрә Хисаметдинова
Зөһрә Хисаметдинова

Аны быел август башында кулга алдылар. Мәхкәмә 6 октябрьгә кадәр өй сагына утыртырга дигән карар чыгарды. Янәсе мөдир булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган. Тикшерү мөдирне тагын ике айга өй сагында калдыра.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе Казан медицина көллияте мөдире Зөһрә Хисаметдинованы йорт сагында декабрьгә кадәр утырту карары чыгарган. Бу хакта "Бизнес Online"-га мәхкәмә матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

64 яшьлек Хисаметдинованы быел 8 августта, Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә кулга алдылар.

Янәсе, мөдир булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган. Хәзерге вакытка җинаять эшендә 250 мең сумлык дүрт эпизод карала.

Тикшерү фикеренчә, аның 100дән артык ришвәт белән бәйле җинаятькә катнашы булуы бар. Тикшерүче әйтүенчә, тентү вакытында көллият мөдирендә 17,5 миллион сум кәгазь акча табылган.

Хисаметдинова аңа белдерелгән гаепләүне танымады. Мәхкәмә аны тикшерү изоляторына җибәрмәде, 6 октябрьгә кадәр йорт сагына утырту белән генә чикләнде. Бу карарны Хисаметдинова да, аның яклавы да, прокуратура да шикаять итмәде.

6 октябрьдә йорт сагының вакыты чыкканга күрә, тикшерү бу чикләүне озайтуны сорап мөрәҗәгать иткән. Мәхкәмә үтенечне канәгатьләндергән, көллият мөдире кимендә 6 декабрьгә кадәр өй сагында калачак.

  • Хисаметдинованы кулга алганнан соң медицина көллиятенә мөдир вазифасын үтәүчене билгеләделәр. Ул - Казан медицина университетының гомуми гигиена кафедрасы җитәкчесе Алексей Шулаев.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG