Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ришвәтчелектә шикләнеп тоткарланган медицина көллияте җитәкчесен мәхкәмә өй сагына җибәргән


Зөһрә Хисаметдинова
Зөһрә Хисаметдинова

Янәсе мөдир булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган, диелә. Тикшерүче аны тикшерү изоляторына җибәрүне сораган. Тикшерү фикеренчә, Зөһрә Хисаметдинованың 100дән артык ришвәт белән бәйле җинаятькә катнашы булуы бар. Тентү узган чакта мөдирдә 17,5 млн сум кәгазь акча табылган.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе Казан медицина көллияте мөдире Зөһрә Хисаметдинованы йорт сагына җибәргән. Бу хакта “Бизнес Online” җиткерә.

Аны кичә, 8 августта, Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә кулга алган булганнар. Басма үз чыганакларына таянып, янәсе мөдир булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган, дип язган иде.

Хәзерге вакытка җинаять эшендә 250 мең сумлык дүрт эпизод карала, дип яза “Бизнес Online”. Җитәкче гаебен танымаган.

Чикләү чарасы сайлау белән бәйле мәхкәмә утырышында тикшерүче Хисаметдинованы тикшерү изоляторына җибәрүне сораган, диелә. Тикшерү фикеренчә, аның 100дән артык ришвәт белән бәйле җинаятькә катнашы булуы бар. Тикшерүче әйтүенчә, тентү вакытында көллият мөдирендә 17,5 миллион сум кәгазь акча табылган.

Яклау ягы исә Хисаметдиновага иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган чикләү чарасы бирүне сораган. Адвокат шикләнелүченең дә, аның иренең дә авырулары бар, дип хәбәр иткән, шулай ук мәхкәмәгә мөдирнең дәүләт бүләкләрен күрсәткән.

Якларны тыңлаганнан соң, мәхкәмә көллият җитәкчесен 6 октябрьгә кадәр өй сагына утыртырга дигән карар чыгарган. Хисаметдинова үзен мәхкәмә залында азат итүләреннән соң, журналистларга “Безнең ил өчен мин теләсә кемнең авызын ерта алам”, дип әйткән диелә.

  • Июль башында ришвәтчелектә шикләнелеп Татарстан эчке эшләр министрлыгының хуҗалык тәэмине үзәге җитәкчесе Артем Мешков кулга алынган иде.
  • 11 майга каршы төндә Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың төзелеш министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерованы тоткарлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG