Чаллыда хәрби комиссариатлар һәм "КамАЗ" турында белешмәләр җыю һәм тапшыруда шикләнеп 34 яшьлек ир тоткарланган. Аңа "Экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачканнар.
Тикшерү фаразынча, ир Русиядә тыелган "Артподготовка" оешмасын хуплаучы Telegram-канал алып барган. Эш материалларыннын күренгәнчә, ул ябык чатта утыручыларга Чаллыдагы мөһим инфраструктура объектлары, шул исәптән "КамАЗ" турында мәгълүматлар, ФСБ һәм хәрби комиссариатларның бина адресларын җыеп тапшырган.
"Ирнең Украинадагы сугышны "тискәре яктыртуы", сугышны хуплаучы затлар турында мәгълүматлар җыюы әйтелә.
Шулай ук ирдә Украина ватандашы паспорты табылган.
- "Артподготовка" хәрәкәтен 2011 елда оппозиция вәкиле Вячеслав Мальцев төзегән иде. Хәрәкәтнең максаты дип ул 2017 елның 5 ноябренә билгеләнгән инкыйлаб оештыруны атады. "Артподготовканың" иң популяр шигаре - "Көтмибез, ә әзерләнәбез".
- 2017 елның октябрендә Русиядә "Артподготовка" хәрәкәте экстремистик дип табылды һәм тыелды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагы
Форум