9 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Люберецки районы мәхкәмәсе Котельники шәһәре мәхәлләсе эшен тукттаты. Бу хакта мәхәлләне яклаган Русия юристлары милли берләшмәсе хәбәр итә. Мөселман үзәге канунсыз миссионерлык эше алып баруда гаепләнгән иде.
"Мәхкәмә кануни һәм бердәнбер дөрес карар кабул итте", дип язды юристлар берләшмәсе.
31 июльдә мәхкәмәдә Котельники мәхәлләсенә бәйле ике административ эш каралган иде. Беренче эш нигезендә прокуратура мәхәлләне 9 дүрткел метр зурлыктагы бүлмәне канунсыз куллануда һәм миссионерлык эше алып баруда гаепләде.
Икенче эш нигезендә Котельники мөселман үзәге "миссионерлык эшен алып баруда" гаепле дип табылды. Мәхкәмә моны мөһер сугылмаган "Ислам нигезләре" китабы табылуы белән аңлатты. Юристлар мәхкәмә карарын шикаять итәчәген әйткән иде.
Мәхкәмәгә кадәр Мәскәү өлкәсендәге мәчетләренә көч структуралары килде. 7 июльдә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре рейд үткәрде. Бу тикшерүдән соң Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Алар куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр итте. Урта Азия вәкилләренең бер өлешен тоткарлаулары да әйтелде. Мөфтияттә бу "мәсхәрәләүче тикшерү"не дәүләт-динара мөнәсәбәтләрне какшату дип бәяләделәр.
Бер атнадан соң — 14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде.
Адвокат Марат Ашимов моны канунсыз гамәлләр дип Азатлыкка белдергән иде.
"Бу канунсыз гамәлләр иде. Алар (ОМОН) гыйбадәт вакытында кереп, намазны өзде дияргә була. Үзләрен адекват тотмады. Намаз кыла торган чиста урында пычрак киемнәрдә килделәр. Безнең тарафтан ике маддә нигезендә хокук бозу очрагы күренә. Бу вәкаләтләрне арттыру (Җинаять кодексының 286нчы маддәсе), вөҗдан һәм дин иреген хокукын бозу (Җинаять кодексының 148нче маддәсе)", диде ул.
Cәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Мәскәү өлкәсендәге вакыйгалар артында Русия хакимиятенең мөселманнарны бастырып тоту сәясәте ята диде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагы
Форум