Accessibility links

Казан башкарма комитеты "Азатлык" татар яшьләре берлегенә Хәтер көне уңаеннан митинг уздырырга рөхсәт итмәгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Чараны 15 октябрьдә үткәрмәкче булганнар, канунда каралганча бу хакта 10 көн алдан хәбәр итәргә кирәк. Активистлар шулай эшләгән дә: 5 октябрьдә Казан башкарма комитетына белгертү хаты тапшырганнар. Аларга соңга калгансыз диләр.

"Азатлык" татар яшьләре берлегенә 15 октябрьдә Казанда Хәтер көне уңаеннан митинг уздырырга рөхсәт итмәгәннәр. Бу хакта "Азатлык"ка берлек активисты Рәфыйк Кәримулла җиткерде.

Чараны Камал театры мәйданында, булмаса Кәрим Тинчурин бакчасында үткәрергә теләк белдергән булганнар.

Тик шәһәр җитәкчелеге канунга сылтанып, хатның каралмаячагы турында әйткән. Активистлар фаразынча, аларга белдерү хатын соңарып тапшырдыгыз дип әйтмәкче булалар.

Казан башкарма комитетыннан килгән җавапта әйтелгәнчә, (әлеге хат Азатлыкта бар) активистлар митингны 15 октябрь көнне көндезге 12дә башлап, көндезге сәгать өчкә кадәр үткәрмәкче булган. "Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре, пикетлар турындагы федераль канунга ярашлы бу хакта 10 көннән дә соңга калмыйча белгертергә, хатны кулдан тапшырырга кирәк булган. Әмма активистлар белдерү хатын кулдан 5 октябрь көнне 17:20 сәгатьтә генә тапшырганнар. Шул рәвешле башкарма комитет фикеренчә, активистлар соңга калып хәбәр иткән.

"Белгертү канун таләп ителгәнчә 10 көн алдан бирелде - 5 октябрь көнне, чара көне - 15 октябрь. Нәкъ 10 көн аерма: канун буенча кимендә 10 көн алдан белгертү бирелергә тиеш, тик 15 көннән иртәрәк түгел. Тик кызганычка безнең белгертүнең асылын да карап тормаганнар: активистыбызның электрон почтасына инде 6сы көнне җавап хаты килгән, имеш без 10 көн алдан бирергә дигән таләпне үтәмәгәнбез.

Без чараның вакытын төш вакытларына куйдык, ә белгертү 5се кичке якта илтеп бирелде. Тик Башкарма комитет шуның аркасында гына соңга калдык дип әйтсә, бу бит инде махсус рәвештә комачаулауга керә түгелме?!", ди Рәфыйк Кәримулла.

  • Татарстан хакимиятләре Хәтер көнен үткәрергә рөхсәтне соңгы тапкыр 2021 елда биргән иде, аны Тинчурин бакчасында уздырырга рөхсәт иттеләр.
  • Моңарчы 33 ел дәвамында ел саен уздырылып килгән Хәтер көне былтыр элеккечә үтмәде. Аны оештырырлык ни оешма юк иде, ни Казанның башкарма комитетына урын сорап гариза язарлык кеше дә табылмады. Матәм чарасы кыл өстендә эленеп калды.
  • Былтыр 12 октябрьдә Казан Кирмәнендәге Сөембикә һәйкәле янында Хәтер көне уңаеннан дога кылдылар. 1552 елда Явыз Иван Казанны басып алган вакытта һәлак булганнарны бер төркем татар активистлары шул рәвешчә искә алды. Чараны куәт оешмалары вәкилләре күзәтеп тормасын өчен, активистлар Кирмәнгә билетлар алып, рәсми экскурсия белән керде.
  • Соңгы елларда Татарстанда Хәтер көнен уздыручыларны эзәрлеклиләр, хакимияттән рөхсәт алмыйча, кечкенә чаралар да уздыру тыела. Татар иҗтимагый үзәге дә экстремист оешма дип игълан ителде. Шуңа алар Кирмәнгә туристлар рәвешендә, билет алып кергән, экскурсия уздыручы да яллаганнар иде.
  • 30 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге Истанбулның тарихи үзәгендәге мәдрәсәдә Хәтер көнен оештырды. Анда якынча 100 кеше катнашты.
  • "Быел Татарстанда рәсми рәвештә Хәтер көне үткәрелмәде. Мондый очракларда без Хәтер көнен башка урыннарда яшәтергә, Хәтер көнен сакларга тиеш. 1552 елда бабаларыбызның үз ватаннары, үз илләре, үз милләте өчен көрәшкәннәрен онытырга һич хакыбыз юк. Без кичә кабат хәтер яңарттык, Хәтер көненең исән булуын күрсәттек", дигән иде Азатлыкка берлек җитәкчесе Наил Нәбиуллин.
  • Быел 3 майда, Шәүвәл аеның 13нче көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселман календаре нигезендә "Хәтер көне" үткәрде. Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаучылар истәлегенә уздырылган чара Казан Кирмәнендә үтте. Чарада катнашкан кунаклар арасында татар милли хәрәкәте активисты, Хәтер көненә нигез салган кешеләрнең берсе – Рәүф Ибраһимов та бар иде. Ул Хәтер көненең элекке форматын да саклап калу әйбәт булыр иде, диде. "1552 елда һәлак булганнарны аерым бер көнне искә алу кирәк. Шуңа Хәтер көнен 15 октябрьдә дә үткәрү зарур", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG