10 октябрь кичендә Казан федераль университетының (КФУ) Кызыл Позиция урамындагы 4нче тулай торагында янгын булган. Янгын биш катлы бинаның өченче катында чыккан.
Татарстан гадәттән тыш хәлләр баш идарәсенә сылтанып "Бизнес Online" язуынча, янгын сүндерүчеләр 24 кешене коткарган, җәрәхәтләнүчеләр юк. Бишенче каттан 12 кешене махсус битлекләр кигертеп алып чыкканнар, өченче каттан 12 кешене баскычлар белән аска төшергәннәр. Тулай торактан 597 кеше мөстәкыйль рәвештә чыккан. Кичке 20:13 сәгатьтә 27 дүрткел метр мәйданда янгынның сүндерелүе әйтелә.
Басмага югары уку йортының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, бүлмәләре янгында зыян күргән кайбер студентларны тулай торакның дүртенче һәм бишенче катында урнашкан бүлмәләргә күчерәчәкләр, ә калганнары КФУның студентлар шәһәрчегенә урнаштырылачак.
"Янгын зарар китермәгән бүлмәләргә студентлар кире кайта алды. Хәзерге вакытта 60лап студентны күчерү процессы бара. Алар КФУның якындагы тулай торакларына урнаштырылачак", дип белдергәннәр уку йортында.
Зарар күргән бүлмәләрне төзекләндерү эшләре бүген, 11 октябрьдә үк башланачак дип ышандыралар.
- Быел 1 гыйнвардан башлап август ахырына кадәр Татарстанда 3441 янгын чыккан. Аларда 82 кеше һәлак булган, шуларның җидесе – балалар. Янгыннарда 135 кешенең төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алуы әйтелә. 235 кешене коткара алганнар.
- Быел июньдә Татарстанның Тукай районы Сәет авылында шәхси йортта янгын чыгып, җиде кеше һәлак булган иде, шуларның дүртесе – 2016-2019 елда туган балалар. Янкормалы агач йортта сигез кеше яшәгән, гаилә социаль яктан имин булмаган. Янгыннан балаларның әниләре генә чыгып котылган диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум