Татарстанда онкологиянең иң еш очрый торган төрләре - тире меланомасы, юан һәм туры эчәк шешләре, күкрәк бизе шеше. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Нәгуманов әйтте, дип яза "Бизнес Online".
"Аларның һәркайсы 12ләп процентны алып тора", дип искәртә ул.
Баш онколог сүзләренчә, диспансеризация бөтен төрдәге яман шешләрнең 55 процентын ачыкларга булыша. Табиб медицина тикшеренүе үткән чакта иң еш ачыклана торган онкология авыруларын атаган. Бу: хатын-кызларда аналык муентыгы шеше, ирләрдә - простата бизендәге шеш. Шулай ук тире яман шеше, үңәч шеше, флюорография үткәндә үпкә шеше дә еш ачыклана ди табиб.
- Соңгы ун елда Татарстанда хатын-кызлар арасында күкрәк бизе шеше белән авырулар саны артуы хәбәр ителде. Ун ел элек күкрәк бизе шеше белән авырулар 100 мең кешегә 350 очрак булса, 2021 елда бу күрсәткеч 500 очракка җиткән. Шул ук вакытта күкрәк бизе шешеннән үлемнәр кимегән. Ямам шеш ачыкланганнан соң озаграк яшәүчеләр саны арткан.
- 2022 ел башында Татарстанның онкология диспансерында эшләүче шәфкать туташы яман шеш белән авыручылар саны артуын белдергән иде.
- "Ел саен авыручылар саны арта. Мин моны үз күзәтүләрем буенча да, табибларның үзара сөйләшүеннән дә ишетеп әйтәм. Еш кына алар, теге яки бу яман шеш, гадәттә, өлкәннәрдә генә була иде, хәзер бу диагноз яшәрде, дип сүз каталар бер-берсенә. Операция өстәлендә яшьләр күп", дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум