Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алсу Кормашева вакытлы тоту изоляторында кала


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

Журналистны кичә, 18 октябрьдә Казанда тоткарладылар.

Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте мөхәррире Алсу Кормашевага чикләү чарасы сайлау мәхкәмәсен бүген, 19 октябрьдә үткәрмәячәкләр. Журналист вакытлыча тоту изоляторында калачак.

18 октябрьдә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" итеп белдермәүдә шикләнә. Федераллар, Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.

Алсу Кормашева Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмады. Хәзер ул Русия канунын бу эшне үзе башкармау сәбәпле бозган дип шикләнелә. Ягъни ул үз-үзенә әләк язарга тиеш булган. Әлегә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәтендә җинаять эшенең асылы турында төгәл мәгълүматлар юк.

18 октябрь кичендә Азат Европа/Азатлык радиосы президенты вазифаларын башкаручы Джеффри Гедмин Алсу Кормашеваны гаиләсе янына кире кайта алсын өчен азат итәргә чакырды.

"Алсу Кормашева - еллар дәвамында Татарстан һәм Башкортстанда, Русиянең Идел буендагы төбәкләрендә яшәүче милли азчылыклар тормышын яктыртып килгән тәҗрибәле журналист, ул татар телен, мәдәниятен яклау һәм саклауга багышланган төрле инициативалар турында язып барды. Соңгы елларда урыс хакимиятләре татарларга каршы басымын торган саен арттырып килә", диде Гедмин.

Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да - Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Нәтиҗәдә Казан җәмәгать мәхкәмәсе журналистка икенче ватандашлык турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен штраф салды. Әлегә хөкем карары кануни көченә кермәде.

  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • Былтыр Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.
  • 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хәрби цензура кертелде, Азатлык радиосы, "Idel.Реалии", Радио Свобода, "Медуза", "Дождь" һәм башка медиа чараларының сайтлары томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG