Русия юстиция министрлыгында сәүдәгә корылмаган оешмаларны яки физик затларны "ят агент" дип тану өчен белгечләр әзерли башлаганнар. Министрлыкта аларны "мәгълүмати материалларны политологик тикшеренү белгечләре" дип атыйлар. Бу хакта Юстиция министрлыгы каршындагы Русия мәхкәмә экспертизалары федераль үзәге мөдире урынбасары Георгий Омельянюкка сылтанып "Инфтерфакс" җиткерә.
Аның әйтүенчә, бу яңа белгечләр оешмаларны һәм кешеләрне "ят агент" дип тануга бәйле экспертизалар уздырудан тыш, экстремист материаллар тарату, киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру һәм сайлаулар вакытында хокук бозулар кебек мәсьәләләрне өйрәнү белән дә шөгыльләнәчәк. Белгечләрне өстәмә һөнәри белем бирү програмы кысаларында әзерләячәкләр.
Омельянюк әйтүенчә, кайбер оешмалар сәяси эшчәнлек алып бара, әмма моны кире кага. Хәзер яңа әзерләнгән белгечләр оешманың "сәяси эшчәнлекне тормышка ашыруы фактын" ачыклаячак. Экспертизага сәяси чыгышлар, белдерүләр, мөрәҗәгатьләр, сәяси оешмаларның низамнамә (устав) документлары һәм програмнары эләгәчәк. Алар арасында шигарләр, плакатлар, интернетта язышулар һәм калдырган фикерләр дә бар.
- Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
- Былтыр Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.
- 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.
- 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хәрби цензура кертелде, Азатлык радиосы, "Idel.Реалии", Радио Свобода, "Медуза", "Дождь" һәм башка медиа чараларының сайтлары томаланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум