Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Jadidfest язучы Фатих Әмирханга багышлана

Фатих Әмирхан
Фатих Әмирхан

Jadidfest Казанда, Милли китапханәдә узачак. Програмда күргәзмәләр, видео-гид, спекталь, стендаплар һәм лекцияләр каралган.

28-29 октябрьдә Милли китапханәдә Jadidfest фестивале узачак. Фестиваль быел язучы, драматург, публицист Фатих Әмирхан иҗатына багышлана.

Фестивальдә нәшриятлар һәм иллюстраторлар ярминкәсе узачак, катнашучылар "Киләчәк үткән заман" күргәзмәсен җыячак. Шулай ук Фатих Әмирхан турындагы комикс, "Әмирхан Казаны" видео-гиды тәкъдим ителәчәк.

MOÑ театр студиясе "Фатих Әмирхан борчулары" инклюзив перформансын күрсәтә. "D'әrt" һәвәскәрләр труппасы тәмамланмаган пьеса нигезендә "Спектакль алдыннан" драмасын сәхнәләштерәчәк.

"Фатих Әмирхан турында" русча һәм татарча лекцияләр, ASMR форматында "Акрын укулар" узачак. Программада шулай ук "Сания" беренче татар операсыннан өзекләр бар.

Моннан тыш, "Шалт, Мөхәммәтҗан" такымы Фатих Әмирханның XX гасыр башында "Ялт-Йолт" журналында басылган әсәрләре нигезендә чыгышлар күрсәтәчәк

Рус телендәге лекциядән тыш, чаралар татар телендә бара.

Jadidfest — яңа татар мәдәнияте фестивале. Беренче тапкыр ул 2016 нче елның апрелендә оештырылды. Фестиваль ел саен ниндидер бер темага багышлана: Яңа бистә, Казан сулыклары, балалар һәм әти-әниләр.

Фатих Әмирхан – "Әл-Ислах" гәҗите мөхәррире, "Кояш" гәҗите, "Ялт-йолт" һәм "Аң" журналлары авторы. Инкыйлабтан соң күпсанлы газеталарда һәм журналларда эшли.

Әмирхан 1886 нчы елда туган. Әтисе – Казанның Иске Таш мәчете имамы. "Мөхәммәдия" мәдрәсен тәмамлагач, булачак язучы мәгариф реформалары уздыруны таләп итүче "әл-Ислах" шәкертләр оешмасы эшчәнлегендә катнаша, Мәскәүдә нәшер ителә торган беренче балалар журналы "Тәрбият әл-әтфаль"нең мөхәррире булып эшли. 1907 нче елда Әмирханны паралич суга, калган гомерен ул инвалид коляскасында үткәрә.

Әмирхан яшь буын турында, киләчәк турында яза. Аның беренче хикәясе "Гарәфә кич төшемдә" – яңа татар зыялылары турында. "Татар кызы" әсәрендә хатын-кызлар хокукларын яклап чыга, "Фәтхулла хәзрәт" повестендә ул киләчәктә барлыкка киләчәк төрле гаджетларны тасвирлый.

"Сания" операсы премьерасы 1925 елда уза. Аны композиторлар Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәмәтов, Василий Виноградов иҗат иткән. Либреттосын Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәмәтов, Фатих Әмирхан язган.

Фатих Әмирхан шулай ук 1921-1923 елларда Идел буенда булган ачлык фаҗигасе турында да мәкаләләр бастыра, бу вакыттагы күзәтүләре турында көндәлегендә язып бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG