Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фәтхулла хәзрәт" – Фатыйх Әмирхан


Знаете ли вы татарскую фантастику? В 1909 году татарский классик Фатих Амирхан написал фантастическую повесть "Фатхулла хазрат", в которой оживляют человека, умершего 42 года назад. Самое интересное в произведении – это современные технологии, которые автор предсказал ещё в начале XX века!

Предлагаем вам сокращенный и адаптированный текст произведения. К нему прилагаем аудио, перевод ключевых фраз и тест по содержанию и лексике. Приятного прочтения!

Фәтхулла хәзрәт
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:19:27 0:00
йөкләү

Бөтен Россия татарлары, госманлы төрекләре, монголлар һәм Көнбатыш Аурупаның һәрбер зур шәһәрләрендәге татарлар арасында мәгълүмат таралган: "профессор Мөслимовның 42 ел элек вафат булган Фәтхулла хәзрәтне терелтәчәк икәнлеге" турында хәбәр бирелгән һәм шул мөнәсәбәт белән газетаның бер почмагына Фәтхулла әфәнденең кыска гына тәрҗемәи хәле дә язылган иде. Бу тәрҗемәи хәлгә караганда, Фәтхулла әфәндене терелтәчәк икән. Ул 1908 елда 50 яшендә вафат булган.

Яшьләр шул иртәдә китапханәләргә бардылар, 20 гасыр башында тормыш нинди булганлыгын белергә теләделәр.

Бу хәзерләнү доктор Әхмәт әфәнде өендә бигрәк кызу иде. Доктор Әхмәт – Фәтхулла әфәнденең улы. Ул университет бетергән кеше иде. Аның тормышы атасыныкыннан бик аерыла иде.

Әхмәт әфәнденең Ләйлә һәм Нәфисә исемле 14-18 яшьләрендәге ике кызы һәм гимназиядә укый торган Зыя исемле бер улы бар иде. Болар бабаларын каршы алырга бигрәк хәзерләнәләр һәм аталарының китапханәсендә 20нче гасыр башының китапларын укып чыгарга тырышалар иде.

1950нче ел, сигезенче август иде. Казан университетының медицина профессоры Мөслимов үзенең махсус бүлмәсендә татар, рус һәм башка милләтле студентларны җыйды, үлгәннәрне терелтү турында лекция укыды. Аннары кабинетта хәзерләнгән бер адәмне терелтеп күрсәтәчәк икәнен әйтте.

Терелтеләчәк бу кеше Фәтхулла әфәнде Рәхматуллин иде. Ул 42 ел элек илле яшендә вафат булган.

Бер сәгатьтән мәет төчкерде. Профессор студентларга таралырга һәм яңа терелгән кешене тыныч калдырырга кушты. Тагын бер сәгать үткәч Фәтхулла хәзрәт күзләрен ачты, акрын гына торып утыра да башлады.

Фәтхулла хәзрәт шундый ак сакаллы һәм руска охшаган кешенең "Синең улың Әхмәт" дип әйтүенә бик гаҗәпсенде.

Фәтхулла әфәнде озак уйлады. Бу ике кеше мессионерлар икән, мине урыс итмәкче булалар икән дип уйлады һәм акырып елый башлады:

– Знакум, зинһар мине урыс итмәгез, зинһар, мине болай көчләмәгез инде, – дип ялына башлады.

Әхмәт көч-хәл белән атасын ишек төбендәге автомобильгә кадәр алып чыкты. Хәзрәт:

– Ник мине атсыз арбага утыртасыз, мыскыл итәсез? Әллә мине Хуҗа Насретдин дип белдегезме? – дип, утырырга теләмәде. Әмма соңыннан күнде. Автомобиль урыныннан кузгалгач, Әхмәт һәм аның иптәшен сихерчеләр дип уйлады һәм эченнән догалар укый башлады.

Автомобиль җиде катлы зур таш пулатның алдына туктады.

– Ник сез мине үз йортыма илтмисез? Өйләгә соңга калам бит инде. Халык минем болай намаз вакытында өйдә булмаганымны аңламас, – дип Әхмәткә ялынды.

Боларны өйдә Әхмәтнең хатыны, кызлары һәм улы көтәләр иде. Балалар, бабаларын бик шатлык белән каршы алдылар, кочакларга һәм сарылышырга теләделәр, тик Әхмәт аларга: "Якын килмәгез", – диде дә әтисен башка бүлмәгә алып керде.

Әхмәт атасын йомшак креслога утыртты да:

– Әти, сиңа хәзер аш бирерләр, аннан соң бераз ял итәрсең. Йомышың булса, менә шушы кызга кушарсың, – дип бүлмәдән чыкты.

Фәтхулла әфәнде тагын да күбрәк гаҗәпсенде. Бу матур бүлмә, аның эчендәге әллә нинди җиһазлар, диварлардагы рәсемнәр, төрле җиргә куелган сыннар һәм шундый япь-яшь матур гына хезмәтче кызның моның белән ялгыз бер бүлмәдә калуы аны бөтенләй аптыратты.

Хәзрәт бик ачыккан иде. Шуңа күрә аш янына утырырга теләде. Ләкин башында кәләпүшенең булмавы бик оят һәм зур гөнаһ булып тоелды аңа. Озак уйлады Фәтхулла әфәнде. Аннары цилиндырын киде дә өстәл янына утырды.

Хәзрәтнең күп ашаганлыктан эчәсе дә килә иде. Шуңар күрә алдындагы кызыл квасны: "Барыбер монда кеше күрми әле, белми эчкәч гөнаһ булмый", – дип, ни булса булсын, эчәргә карар кылды.

Хәзрәт тәмләп ашады, эчте һәм акрын гына тәрәзә янына барып, урамга карый башлады.

Слова и выражения

  • госманлы төрекләре – османские турки
  • тәрҗемәи хәл – биография
  • -гә караганда – основываясь на, если судить по
  • аерылаздесь: отличается
  • үлгәннәрне терелтү – оживление мёртвых
  • мәет төчкерде – труп чихнул
  • таралырга – разойтись
  • көч-хәл белән – кое-как
  • мыскыл итәсез – оскорбляете
  • күнде – согласился
  • сихерчеләр – колдуны
  • җиде катлы зур таш пулат – семиэтажный большой дворец
  • илтмисез – не отвозите
  • өйләгә соңга калам – опоздаю на полуденную молитву
  • йомышың булса – если будет просьба
  • җиһазлар, диварлардагы рәсемнәр – мебель, картины на стенах
  • сыннар – бюсты
  • ачыккан иде – был голоден
  • гөнаһ – грех
  • ни булса булсын – будь что будет

Урам бик шәп: зур-зур матур биналар, яннарына канат тагып очып йөри торган кешеләр, болай җәяү йөри торган бик мәһабәт кешеләр, алар арасында бик кечкенә генә калфаклар кигән хатын-кызлар, төрле җирләрдә күренеп тора торган матур һәйкәлләр, Кабан күле өстендә яшен тизлеге белән тыз-быз килеп йөри торган кечкенә-кечкенә матур пароходчыклар; тәрәзә төпләренә бик кыйммәтле нәрсәләр тезелгән зур магазиннар, бик биек университет бинасы, һавада канатлы кешеләр (оча торган машиналар) йөзәләр... Фәтхулланы бөтенләй аптырашта калдырды. Җәннәт дияр иде, халык һәммәсе эшләпәле һәм сәер ят киемле. Җәннәт димәс иде – диярлек нәрсәләр бар.

– Җәннәт бу, җәннәт! Кара син бу хикмәтне, җәннәттә дә пулисә (полиция) бар икән!

Фәтхулла хәзрәт йокыдан уянганда, иртәнге сәгать сигез иде. Бүлмәгә бер яктан җиләс, саф һава керә, икенче яктан түшәмгә якын, инә күзе шикелле бер кечкенә генә тишектән су чәчрәп, бөтен бүлмәне нарат исе белән аңкыта иде. Фәтхулла әфәндегә бу эш ят, ләкин шатлыклы һәм рәхәт тоела иде.

Аның хәтеренә кичәге вакыйгалар килеп төште. Ул, үз улы Әхмәтне миссионер дип белде һәм нык аптырады:

– Кара син, минем шул, дүрт яшеннән чалма-чапан кигән Әхмәтем бүген нинди урыс сымак карт булган. Кара син, минем үз урыныма мулла булыр дип уйлаган идем, улым инкыйлабчы булган.

Көндезге аш әзерләнде. Өйдәгеләр һәммәсе аш янына җыелдылар. Фәтхулла хәзрәтне дә чакырдылар.

Фәтхулла әфәнде өстәлгә куелган ризыкларны ашый белмәде. Ун бармагы белән буялды, бармакларын, кашыкларны, тәлинкәне ялады. Ялаган кашыкларын уртак аш савытына салды. Моңа өйдәгеләр бик җирәнделәр. Кызлар хәтта чыгып китәргә мәҗбүр булды.

Фәтхулла әфәндедән башка барысы да ач калдылар.

– Әти, мин сиңа бик ят нәрсәләр күрсәтермен. Театрлар, концертлар...

Бу вакытта Нәфисә:

– Бабакай, мин рояльдә уйныйм, Ләйлә апа сезгә җырлап күрсәтер, – диде дә, рояль янына барып утырды.

Фәтхулла хәзрәт:

– Нинди оятсызлык! Ата-ана, баба алдында уйнап-җырлап утыру! – дип әйтеп тә өлгермәде, рояльдә уйнаган һәм Ләйләнең җырлаган тавышы ишетелә башлады.

Ләйлә татар шагыйрьләреннән берсенең "Сагыну" исемле шигырен җырлый, Нәфисә дә татар композиторы тарафыннан "Сагыну"га билгеләп ясалган көйне уйный иде.

Фәтхулла хәзрәт тәмам тынсызланды, аңар бөтен әгъзалары май шикелле эрегән кебек тоела иде. Рояль туктады, Фәтхулла әфәнде дә кычкырып елап җибәрде.

– Карчык, син кайда?.. Син, син кайда?.. Ах, үткән гомер!..

Слова и выражения

  • һәйкәлләр – памятники
  • яшен тизлеге белән – со скоростью молнии
  • җәннәт дияр иде... – назвал бы раем...
  • нарат исе белән аңкыта – благоухает сосной
  • ят – чуждый, чужой
  • чалма, чапанмусульманская мужская одежда
  • минем үз урыныма мулла булыр дип уйлаган идем, улым инкыйлабчы булган – сын, который, как я думал, будет вместо меня муллой, стал революционером
  • уртак аш савытынав общую супницу
  • җирәнделәр – стало противно
  • оятсызлык – бесстыдство
  • билгеләп ясалган көйне – сочинённую мелодию
  • тынсызланды – задыхался

Икенче көнне хезмәтче егет Фәтхулланы ваннага алып китте һәм, аннан чыгуга, киң генә тегелгән тройка (пиджак, чалбар, жилет) тәкъдим итте. Хәзрәт аптырашта калды, егетне "юләр икән бу" дип уйлады. Бу көннең гает көне икәнен, шуңар күрә, чалма-чапан кияргә тиеш икәнен аңлатты. Егет, хәзрәтнең гаҗәпләнүенә каршы, гает икәнен белә һәм шуңа күрә мондый тройка тәкъдим итә икәнлеген аңлатты. Хәзрәт ачуланды:

– Ах, сафсата, ах, ахмак, мине гаеткә кәфер киеме белән җибәрергә, адәм хурлыгына калдырырга тырыша бит! Китер хәзер чалма белән чапан! – дип кычкырды.

Егет Әхмәт әфәндене чакырды. Әхмәт әфәнде чалма-чапанның өендә юклыгын, чалма гарәп киеме, чапан үзбәк киеме, Казан һәм татарлар өчен аларның һич кирәкләре юклыгын сөйләде һәм атасын шул өстендәге киемнәре белән гаеткә барырга көчкә ризалатты.

Боларны ишегалдында автомобиль көтеп тора иде. Әхмәт атасына шунда утырырга тәкъдим итте…

–​ Мөәзинегезнең тавышы шәп икән, – дип сөйли башлады Фәтхулла. Ләкин Әхмәт азан кычкырган нәрсәнең мөәзин түгел, ә махсус пластинкалы бер машина икәнчелеген сөйләде.

Хәзрәт бу сүзгә бик аптырады.

Берничә минутлардан соң ерактан, зур-зур агачлар арасыннан мәчетнең манарасы да күренде. Бу вакытта Әхмәт һәм аның гаиләсе дини хис белән мәшгуль иделәр. Ә Фәтхулла әфәнде бөтенләй икенче хис белән мәшгуль иде. Халык арасында бик күп матур-матур хатын-кызлар аның башын әйләндерде.

Намаздан соң Әхмәт әтисен "Зыялылар клубы"на алып барды. Атасын бер бүлмәгә кертте. Бүлмәнең бер ягына караса, Әхмәтнең дә, үзенең дә бик кыска һәм бик юан кыяфәтләре, икенче ягына караса, бик озын да, бик нечкә кыяфәтләре күренде. Фәтхулла әфәнде кычкырып көлде:

– Кара, кара, Әхмәт, нинди кыска буйлы, юан, кәмит кешеләр! А, менә бу якка кара, нинди озын буйлы, нечкә кешеләр, кара, кара! Ха, ха, хи, хи! И Ходаем, нинди кешеләр, кара!..

Бу арада Әхмәт акрын гына атасының кулына сукты.

Фәтхулла хәзрәт, вәгъдәсе буенча, үз-үзен тыярга тырышты, ләкин ул бик кыска һәм юан, бик озын да бик нечкәләр тагы да каршына чыгалар да тагы аның сабырын җуялар иде.

– И Аллам, нинди кәмит кешеләр, хи, хи...

Әхмәт болай күрсәтүче нәрсәнең махсус көзгеләр икәнен аңлаткач, Фәтхулла әфәнде, башын селкеп:

– И Алла, хәзерге заманда кеше акча өчен ниләр генә уйлап чыгармый! – дип әйтте.

Бераздан зур залга чыктылар. Мондагы кешеләрнең күбесе Әхмәт белән күрешәләр һәм тәбрик итешәләр иде. Әхмәткә мөрәҗәгать итеп:

– Бу яңа терелгән атагызмы әллә? – дип сорады. Аннан Фәтхулланың үзенә мөрәҗәгать итте:

– Хәзрәт, дөньяның хәзерге тормышы сезне бик гаҗәпләндермиме? – дип сорады.

Фәтхулла хәзрәт муллага ачу белән карады да:

– Динне бетергән икәнсез инде. Ходай каршында син җаваплы инде, – дип җавап бирде.

– Сезнең заманның дине бетебрәк китте шул, – диде мулла.

Фәтхулла әфәнде мулладан тагы берничә нәрсә сорамакчы иде, ләкин... бу вакытта залда звонок бирделәр. Гомуми аш башлана иде. Әхмәт тә атасын буфетка алып китте.

Сәгать дүртләрдә Фәтхулла әфәнде "Зыялылар клубы"ның югары балконында улы Әхмәт белән тора иде. Көн аяз, кояш шатлыклы балкый, очучылар матур һәм үткен очалар.

Әхмәт ерак түгел очкан һава көймәсенә кулы белән күрсәтте. Һава көймәсе балкон янына килеп туктады. Хәзрәт белән Әхмәт шунда кереп утырды да очып китте. Әхмәт көймәчегә кайда барасын әйтте. Фәтхулла әфәнде сигез ящьлек баладай куанды:

– Кара син, Әхмәт, әле ахыр заманга каршы ниләр чыкты бит, – диде.

Бу вакытта хәзрәтнең колагына музыка тавышы ишетелде. Фәтхулла еракта, бик зур алты-җиде йөз кеше төягән, бер һава көймәсе килгәнен күрде. Көймә боларга якынлашты. Аның эчендә йөзләп адәм быргылар белән "Һава маршы" көен уйныйлар иде. Фәтхулла бу юлда да, җыр һәм музыканың яхшы нәрсә түгеллеген бөтенләй онытты, яулыгын чыгарып, селтәп, әйләнгәләп, бии башлады.

Әхмәтләрнең көймәсе өйгә җитте.

Хәзрәт бүлмәдә ялгыз калды.

Бүлмәдә каты звонок тавышы яңгырады. Ишек янында кечкенә көзгедә бер кеше күренә иде. Урамда торган кеше өйдә ничек күренә алсын инде, дип уйлады Фәтхулла һәм үз күзләренә ышанмады. Саташамдыр, дип уйлады. Көзгедән күренгән кеше – яшь егет иде.

– Ләйлә туташ өйдәме? – дип сорады. – Монда чакырсагыз иде!

Фәтхулла дәшмәде.

Егет тагын:

– Бүлмәдә кеше бармы? – дип сорады.

Фәтхулла әфәнде ачуынан урыныннан сикереп торды һәм, күкрәгенә йодрыгы белән бәрә-бәрә, кычкырыа башлады:

– Ах, күзең чыккан нәрсә! Мин кеше түгелмени? Оятсыз!..

Ишекнең икенче ягыннан сүзләрнең берсен дә ишетмәгән егет яңадан сорый:

– Бүлмәдә берәү дә юкмыни?

Фәтхулла хәзрәт йодрыкларын күтәрде, аяклары белән идәнгә тибә-тибә, яңадан кычкырды:

– Җитәр, кабәхәт, ник мине болай мыскыл итәсең?! Мин кеше түгелмени?

Яңадан звонок шалтырады, яңадан егет сөйләде:

– Ләйлә туташны телефонга дәшсәгез иде.

– Оялмыйча кыз белән сөйләшергә сорыйсыңмы?! Күрсәтәм мин сиңа! – дип янады Фәтхулла әфәнде.

Хәзрәт бүлмәсендәге тавыш кунаклар утырган бүлмәгә дә ишетелгән. Бабайның бүлмәсенә Ләйлә чыкты.

Хәзрәт Ләйләгә бармак белән янады:

– Ә, кызый, эшең сизелде бит. Менә мин атаңа барысын да сөйлим...

Ләйлә бабасын гакылдан шаша башлаган дип уйлады.

Бу арада Әхмәт тә килде. Фәтхулла аңа сөйли башлады:

– Менә кара. Үз күзең белән күр! Кызың янына егет йөри икән...

Бу вакыйгадан соң Фәтхулла әфәнденең акылдан язганлыгына барысы да ышандылар. Бер көнне бүлмәдә телефон шалтырады һәм трубкада кеше тавышы ишетелде. Бу Ләйләнең егете иде. Телефонны беркайчан күрмәгән Фәтхулла нәрсә уйларга белмәде. Телефон – эченә җен кергән әйбер дип уйлады ул. Тиз арада аш бүлмәсеннән күп итеп йомырка яткан кәрҗин алып килде һәм шул йомыркаларны телефонга ата башлады. Шулай итеп әфсенләп җенне чыгармакчы иде ул.

Икенче атнада Әхмәт гаиләсе белән татар театрына барырга уйладылар. Татар театрын бабаларына да күрсәтергә теләде алар. Бинага кергәч, гаилә каршына нурлы, зиннәтле сарай ишеге килде. Керделәр. Машина аларны күтәрә башлады. Фәтхулла әфәнде Әхмәткә карап:

– Хәзер инде идәннәрне күтәрелә торган итеп ясый башлагансыз икән, – диде.

Бу кич театрда комедия куелды. Сәхнәгә 30-35 яшьләрендәге ир-ат чыкты. Фәтхулла әфәнде аның өстендә татар милли киемнәре күреп бик шатланды. Әмма бу спектакль вакытында гына була торган хәл иде.

Безнең мөсафирләребез йортларына кайтканда, анда 40-50ләп кунак бар иде. Ләйлә, Нәфисә һәм Зыяның иптәшләре җыелганнар һәм күңел ачалар иде. Анда-монда егетләр һәм кызлар өелешеп сөйләшәләр, көлешәләр; бер тарафтан кемнеңдер рояльдә уйнаганы ишетелә. Хәзрәтнең күзләре иң әүвәл мондагы яшь-яшь "фәрештәләргә" төште.

Фәтхулла әфәнде өстенә заманча тужурка, жилет һәм чалбар киде. Шулвакыт бүлмәгә Ләйлә килеп керде дә эшне бозды.

– Син кая барасың, бабай?

– Кунак кызлар янына чыгам!

– Ах, оятсыз карт! Син безнең җыенны әүвәлге замандагы авыл кызларының аулак өйләре дип белдеңмени?

– Юк, син, Ләйлә, ачуланма әле. Мин кызларың белән биергә бик телим.

Ләйлә, бабасын мыскыл итеп, йөзен җыерды да:

– Урыныңда гына утыр! Мине оятка калдырма! – диде.

Фәтхулла картның күзләре яшьләнде:

– Ләйлә, дим, Ләйлә, акыллым, керим инде; кочаклашып биим инде...

Әмма Ләйлә йомшармады. Фәтхулла, башын өстәл өстенә куеп, үксеп елый башлады.

Әхмәтнең икенче кызы Зыя әтисен дәште.

Әхмәт әтисенең кыланышдарын бер дә яратмады:

– Менә иртәгә, син терелтелгән юл белән, моннан 51 ел әүвәл вафат булган бер хатынны терелтәбез, – диде ул аңа.

Икенче көн иртән сәгать уннарда Әхмәт һәм Фәтхулла хәзрәт университетка килделәр һәм бер аудиториягә керделәр. Бу аудиторияне Фәтхулла әфәнде таныды: ул үзе берничә көн элек шул аудиториядә терелтелгән иде.

Галимнәр табутка салынган бер мәет керттеләр. Мәетне табутыннан чыгардылар. Табиблар Фәтхулла әфәндене тергезгәндәге гамәлләрен кыла башладылар.

Фәтхулла карт мәеткә бераз карап торды, аны таныган шикелле булды, ләкин кем икәнен исенә төшермәде.

Берничә минуттан мәет төчкерде. Фәтхулла аны таныды:

– Кара, кара, бу безнең Миңлесылу кодача бит! – дип кычкырып җибәрде дә, өстәлгә таба берничә адым атлады.

Миңлесылу моннан 51 ел элек, 28-29 яшендә үлгән бер хатын иде.

Бер сәгатьтән соң Миңсылу тора алды.

Моны күргән Фәтхулла:

– Кодача, кач! Монда миллилекне, динне онытканнар, – дип кычкырды (...)

Фәтхулланы бүлмәдән алып чыктылар (...)

Фәтхулланың күзләре бер рәсемгә төште. Рәсемдә 30-40 яшьләрдәге бер татар хатынының, йөзен бик сытып, авызыннан төкерекләрен чәчеп, 4-5 яшьлек бер малайны кыйнап торуы күрсәтелгән иде. Карт, моны күргәч, бик кәефләнде дә, теге хатын сурәтенә мөрәҗәгать итеп:

– Малайны кыйныйсыңмыни? Ныграк! Ныграк! Талны чыбык вакытында бөгеп калырга кирәк! Кечкенә вакытта, кыйналып үссә, зурайгач бәхетле булыр! – дип кычкырды.

Залдагы кешеләр, көлеп, хәзрәткә карадылар. Икенче бер рәсемдә теге абыстайны иренең кыйнап торуы күрсәтелгән иде. Кырдырган башлы, кыска мыеклы, 40 яшьләрендәге бер татар, күркә шикелле кабарынып, абыстайны яра иде. Бу рәсем дә Фәтхулланы бик кәефләндерде. Ул, рәсемдәге татарга мактау белән карап:

– Шулай, шулай, яр кабыргасын! Йомшаклык күрсәтсәң, башыңа менеп утыралар алар! Ныграк ярсаң, мәхәббәт көчәя ул...

Залдагы кешеләр тагын хәзрәткә көлеп карадылар.

Өченче рәсемдә теге татарның исереп егылып ятканлыгы һәм бер полицейскийның аны төрткәләп торуы күренә иде. Фәтхулла бу рәсемгә озак карап тормады, бәлки исерек татарга күз генә төшерде дә:

–​ Ходай тәүфыйк бирсен бичарага. Кыяфәтенә караганда, чибәр, эшлекле кеше булырга охшый, – дип, узып та китте.

Әхмәт атасына карап көлде. (...)

Хәзрәт инде бу вакыйгалардан соң үзенең яңа дөньяда икәнлегенә тәмам ышанып җиткән булса да, үзенең үлгәннән соң терелгән икәнлегенә ышана алмый иде.

Слова и выражения

  • сафсата – чушь, чепуха
  • мөәзинчеловек, говорящий азан
  • Зыялылар клубы – Клуб знатных
  • кыяфәт – внешность
  • кәмит кешеләр – забавные люди
  • үз-үзен тыярга тырышты – постарался себя сдержать
  • махсус көзгеләр – специальные зеркала
  • тәбрик итешәләр иде – поздравляли
  • гомуми аш – совместный ужин
  • быргы – рог (муз.)
  • саташам – разум помутнел, видимо
  • кабәхәт – сволочь
  • мыскыл итәсең – оскорбляешь, издеваешься
  • эченә җен кергән әйбер – вещь, в которую вселился дьявол
  • кәрҗин – корзина
  • әфсенләп җенне чыгармакчы иде – пытался колдовством выгнать дьявола
  • зиннәтле – драгоценный
  • идәннәрне күтәрелә торган итеп ясый башлагансыз икән – начали делать поднимающиеся полы
  • күзләре иң әүвәл «фәрештәләргә» төште – взгляд в первую очередь упал на "ангелочков"
  • табутка салынган – помещённый в гроб
  • йөзен бик сытып – сморщил лицо
  • төкерекләрен чәчеп – брызгая слюной
  • ныграк – сильней
  • Ходай тәүфыйк бирсен бичарага – пусть Господь даст бедняге праведности

*****

Интересный текст? Также предлагаем вам почитать вот эти произведения татарской классики:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Фәтхуллан хәзрәт

Тест: Фәтхуллан хәзрәт

Начните тест

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG