Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матурлык (Красота) – Әмирхан Еники


Читаем татарскую классику! Сегодня предлагаем одно из самых известных произведений татарского классика Амирхана Еники – "Матурлык". Это рассказ о том, что является истинной красотой. Текст адаптирован и сокращен, прилагаем аудио, перевод ключевых фраз и тест по содержанию и лексике.

Матурлык
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:11:52 0:00
йөкләү

Күптән, бик күптән булган вакыйга бу. Әмма бүгенгедәй күз алдымда: без, өч шәкерт, атка утырдык һәм авылыбызга кайтырга чыктык. Дөресрәге, Гыйлемдар белән без икәү бер авылга – Чуаркүлгә кайтабыз. Ә Бәдретдинне Ишле авылында калдырырга тиешбез. Гыйлемдар белән мине алырга бер язын безнең ат килә, икенче язда алар аты килә иде.

Ә Бәдретдин безнең очраклы юлдашыбыз. Дөрес, без мәдрәсәгә бер вакытта җыелабыз, бер вакытта таралабыз. Ләкин моңарчы аның белән бергә кайткан юк иде әле. Бәдретдин кешегә йөк булырга яратмый иде. Укулар беткәч, ул берәр авылдашы белән китә, яки утыз чакрымны ялгыз гына җәяү кайта иде. Бу юлы без аны бергә кайтырга күндердек.

Бәдретдин безнең мәдрәсәдә иң ярлы шәкерт иде. Аңа авылыннан бернинди дә ярдәм килми иде. Бик сирәк кенә аңа әнисе тары ипиен яки май җибәрә иде. Бәдретдин шуны да бик кыенсынып: "Нигә инде бу? Әнкәйгә әйтегез, мин ач түгел, үзеннән өзеп җибәрмәсен!" - дип ала иде.

Бәдретдин, бик интегеп, ач булса да, укуын калдырмады. Һәм бик яхшы укый иде ул.

Ярлы шәкерт яхшы укыса, аңа ярдәм күрсәтәләр иде. Бәдретдингә дә яхшы укыганы өчен ярдәм иттеләр. Китап күчереп язарга сәләтле иде ул. Кыскасы, эшсез тормады. Ләкин эшне дә, ярдәмне дә ул үзе бервакытта да сорап алмый иде. "Мин бит ярлы, миңа ярдәм итү сезнең вазифагыз" дигән әрсезлекне белмәде.

Шундый сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмәде, масая да белмәде. Яхшылар белән үзен яхшы тотты, башкалар белән аралашмады.

Ярлы булса да, кешеләрдән беркайчан да әйбер сорамады Бәдретдин. Ә үзеннән гел нәрсәдер сорый иделәр. Аның үз кулы белән ясалган сандыгында җеп, энә, уймак, без, пәке, көзге, каләмнәр, дәфтәрләр һ.б. гел була иде.

Инкыйлаб алды елларда яшьләр шигърият дип тилерде. Аеруча Сәгыйть Рәмиевны укыдылар. Шигырь чире безнең Бәдретдингә дә йокты. Шигырьләр дә яза башлады ул.

Әнә шундый сәер, серле һәм сөйкемле бер егет иде безнең Бәдретдин иптәшебез!

Слова и выражения

  • вакыйга – событие
  • бүгенгедәйкак сегодня
  • шәкерт – ученик
  • кайтырга чыктык – вышли в дорогу
  • дөресрәге – вернее (вернее сказать)
  • бер язын... икенче язда – в одну весну... в другую весну
  • очраклы юлдашыбыз – случайный попутчик
  • таралабыз – расходимся
  • йөк булырга – быть грузом (обузой)
  • авылдаш – выходцы из одной деревни
  • җәяү кайта – возвращается пешком
  • күндердек – убедили
  • иң ярлы – самый бедный
  • тары ипие – хлеб из просы
  • кыенсынып – стесняясь
  • үзеннән өзеп җибәрмәсен – пусть от себя не отрывает
  • бик интегеп – сильно мучаясь
  • ялагайлану – подлизываться
  • масая – зазнаваться
  • җеп, энә, уймак, без, пәке, көзге – нитка, иголка, перстень, шило, перочинный ножик, зеркало
  • инкыйлаб – революция
  • тилерде – сошёл с ума
  • шигырь чире йокты – заразился чумой поэзии

Шулай итеп, өчәү атта авылга кайтабыз. Авылны сагынган идек. Үсеп утырган кыңгырау чәчәкләре, сайраган кошлар, авыл һавасының исе – барысы да сагындырган!

Менә Ишле авылына якынлаштык. Бәдретдин безне чәй эчәргә чакырды. Без ялындырмадык. Без ялгыз гына торган бер өй каршысында туктадык.

Без фәкыйрь кешеләргә керәсебезне белдек. Әмма бу кадәр ярлы хуҗалыкны күрербез дип һич тә көтмәгән идек. Моның хуҗалык дип атар җире дә юк иде. Иске йорт яртылаш җиргә кергән. Салам түбәсе череп, каралып, тирескә әйләнә башлаган. Ишек-тәрәзәләре кыйшайган. Капка юк, койма юк... Ишегалдын кыр үләне баскан. Анда чикерткәләр сикерешәләр. Димәк, бернинди мал юк.

Без гаҗәпләнүебезне Бәдретдингә сиздермәскә тырыштык.

Слова и выражения

  • якынлаштык – приблизились
  • ялындырмадык – не стали упрямиться
  • фәкыйрь – = ярлы
  • хуҗалык – хозяйство
  • атар җире дә юк иде – и назвать было нельзя
  • яртылаш – наполовину
  • Салам түбәсе череп, каралып, тирескә әйләнә башлаган. – Соломенная крыша сгнила, почернела и начала превращаться в навоз.
  • кыйшайган – накренился
  • Капка юк, койма юк... – Ворот нет...забора нет.
  • кыр үләне баскан – заросло полевой травой
  • чикерткәләр – кузнечики
  • мал – скот

Өйдән кечкенә буйлы, ак йөзле, җирән сакаллы бер абзый чыкты. Аның өстендә киндер күлмәк, тез башларына зур ямаулар салынган ыштан, башында мескен бүрек, аякларында тула оек белән тузган чабаталар иде. Ул, тарантас янына килеп, бары: "Улым!" – дип кенә Бәдретдин белән күреште, аннары безгә дә шулай сүзсез генә ике кулын сузды.

Ишектә бер хатын күренде, ләкин ул ни өчендер тиз генә кире борылды. Аның качып китүенә без бик гаҗәпсендек.

Бәдретдин өйдән чиләк белән су, чүмеч һәм тастымал алып чыкты. Күңелдән генә "Комганнары да юк, күрәсең", – дип уйладык.

Юынгач, өйгә кердек. Бәдретдиннең әтисе безне гади генә: "Әйдәгез, шәкертләр!" – дип каршы алды.

Өйнең эче дә иске иде. Түрдә зур сәке, ике урындык, бер эскәмия, мич янында бер бүкән тора. Бөтен җиһаз шул иде.

Сәкедә диварга терәлеп бар бабай утыра иде. Без күрештек. Әмма ул селкенмәде.

Бәдретдиннең әтисе өстәлгә иске кәҗүлле ашъяулык җәйде. Китек, ватык чынаяклар китерде. Ярты ипи, сөт алып килде. Аннары сандык өстенә утырды. Бәдретдин үзенең сандыгыннан бер-ике уч шикәр алды. Бераздан өстәлгә иске самовар куйды.

Соңыннан алдыбызга йомырка тәбәсе килде. Без ризыкка сузылмадык, хуҗаларның да өстәл янына килгәнен көттек. Ләкин бабай да, абзый да урыннарыннан кузгалмадылар. Шул чагында Бәдретдин, йомшак кына, чаршау эченә дәште:

– Әнкәй, чәй ясарга үзең чык инде.

– Әткәң соң? – диде чаршау эченнән әнисе, акрын гына.

– Әткәйме?.. Юк, син үзең яса инде безгә, – диде Бәдретдин, ничектер бик ихластан үтенгәндәй итеп.

Чаршау эче бераз тын торды. Аннары киндер күлмәк өстеннән шундый ук киндер алъяпкыч буган, яулыгы белән битен каплаган апа чыкты.

Слова и выражения

  • киндер күлмәк – платье из конопляной ткани
  • зур ямаулар салынган ыштан – штаны с большими заплатами
  • тузган чабаталар – износившиеся лапти
  • чүмеч – ковш
  • тастымал – длинное, вышитое полотенце (употребляющееся как предмет украшения комнаты)
  • комган – кувшин для умывания и религиозных омовений
  • күрәсеңздесь: видимо
  • түрдә зур сәке – в комнате большая лавка
  • бүкән – чурбан
  • җиһаз – мебель
  • иске кәҗүлле ашъяулык җәйде – постелила старую выделенную из кожи скатерть
  • китек – расколотый
  • йомырка тәбәсе килде – была вынесена яичница
  • ихластан үтенгәндәй – искренне умоляя

Аңа карагач та минем йөрәгем әллә нишләде. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы туды. Бичара хатынның бөтен битен-күзен рәхимсез чәчәк зәхмәте бик бозган иде. Сул күзе бөтенләй кысылган, ә уң күзе шактый зурайган иде. Кашы да, керфекләре дә юк иде. Сау бер күзендә җанындагы бөтен кайгысы, хәсрәте чагыла төсле иде.

Бер чиркану, бер кызгану хисе кичергәннән соң, шундый уй килде: Бәдретдин әнисен кеше янына чыгарырга ничек җөрьәт итте икән? Без бит гадәттә кешене куркытырлык ямьсез яки гарип туганнарыбызны ятлар күзенә күрсәтмәскә тырышабыз. Бәдретдин бу кыен хәлне күрми, аңламыймы? Әллә бик тирән яшерә беләме?

Иптәшебезнең әнисе үзе йөзен самавыр артына яшерде, үзе безгә чәй ясады.

Без тәбәдән авыз иттек, чәй эчтек тә тордык. Бәдретдин:

– Булмаса, мин сезгә үземнең китапларымны күрсәтим әле,- диде һәм безгә китапларын алып килде. Алар арасында "Бүз егет", "Тутыйнамә", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Каһарман катыйль" кебек әсәрләр бар иде.

– Минем бит әле сезгә, шәкертләр, тагын бер күрсәтәсе нәрсәм бар, – диде Бәдретдин һәм кечкенә генә скрипкә алды. Бу кулдан гына ясалган, буялмаган скрипкә иде.

Без гаҗәпләнеп сорадык:

– Кайдан бу синдә?

– Үзем ясаган булдым инде, – диде Бәдретдин һәм скрипкәнең кылларыннан көй чыгарды. Аның кубызда, мандолинада уйнаганын белә идек. Әмма скрипкә!..

– Әй, Бәдри, нигә моңарчы яшердең? – дидек без. – Мәдрәсәдә Сәгыйть скрипкәсен алып, үзеңнән уйнаткан булыр идек бит!

–​ Оста барда кулың тый! – диде Бәдретдин һәм тыйнак кына елмайды.

Ул айлар буе кагылмаган скрипкәсен шактый озак көйләде. Шул чакта мин аның әнисенә карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән карап утыра иде. Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы – бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, горурлану чагыла иде: ул тапкан бит бу баланы! Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! Ул шушы егетнең әнисе бит! Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... Ихтыярсыздан мин тизрәк башымны түбән идем.

Бәдретдин бераздан скрипкәсен көйләде һәм уйный башлады. Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, көчсез иде. Ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы иде. Бәдретдиннең уйнавын барыбыз да тып-тын тыңлап утырдык. Бу ярлы өйнең һавасында ниндидер авыр сагышлы моң - мәңгелек моң йөзә кебек иде.

Бер-ике көй уйнагач, Бәдретдин, ниһаять, әнисенә дәште:

– Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?

Әнисе бер мәлгә балаларча кызарды, йөзе балкыды, ләкин ул сүз әйтә алмады.

– Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит! – диде Бәдретдин һәм "Салкын чишмә"не уйный башлады. Аның сүзләре, җылы дәшүе минем соңгы шикләремне дә таратты. Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. Кайда ул уңайсызлану! Ул әнисенең йөзенә карап уйнады. Аның моңсу, кызганулы, җылы карашында әнисен ярату гына түгел, аны аңлау, юату сизелә иде кебек. Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт булырга тиештер?! Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән? Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде...

Минем кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!

Слова и выражения

  • чиркану (җирәнү) тойгысы туды – возникло чувство неприязни
  • рәхимсез чәчәк зәхмәте бик бозган иде – испортила беспощадная оспа
  • кысылган – закрылся
  • җөрьәт итте – осмелился
  • авыз иттек – угостились, отведали
  • кылларыннан көй чыгарды – из струн полилась мелодия
  • кубызда – татарский губной музыкальный инструмент
  • Оста барда кулың тый! – Перед мастером будь скромен (фр.)
  • Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! – Это же она его грудью вскормила!
  • зәгыйфь – уродливый
  • бер мәлгә – на мгновение
  • уңайсызлану – смущение

*****

Интересный текст? Также предлагаем вам почитать вот эти произведения татарской классики:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: матурлык

Тест: матурлык

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG