Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җомга көн кич белән (В пятницу вечером) – Аяз Гыйләҗев


Читаем татарскую классику! Сегодня у нас отрывок из известного произведения татарского классика Аяза Гилязова – "Җомга көн кич белән". Это повесть о духовном совершенствовании личности на примере главной героини – Бибинур.

Текст адаптирован, мы подготовили аудио, перевод ключевых фраз и тест по содержанию и лексике.

Җомга көн кич белән (Аяз Гыйлаҗев)
please wait

No media source currently available

0:00 0:15:14 0:00
йөкләү

Мәктәп бинасын аксыргаклылар иске йортларны сүтеп салдылар. Бу эшне авылның иң актив кешесе – совет рәисе Габдуллаҗан Абдуллин башлады. Гражданнар сугышыннан соң комсомолга кергән, соңыннан партиягә кергән бу кеше берсеннән берсе кечкенә балалары, хатыны Гаишә белән урта хәлле генә яши иде. Шул көннәрне Аксыргакны гына түгел, бөтен тирә-якны бер канлы вакыйга тетрәтте.

Көзге яңгырлы караңгы кич. Гаишә иренең иске шинелен, бүреген кия һәм ишегалдына чыга. Лапас янында кемдер киндер белән аның башына суга. Хатын кычкырып җибәрә, һәм һөҗүм итүчеләрнең берсе: "Ул түгел! Ул түгел!" – дип кычкыра. Габдуллаҗан балта тотып чыкканда, Гаишә инде җан биргән була. Аны олылап җирлиләр.

Кечкенә уллары Нәҗипне уен мәйданчыгына Гаишә алып килә иде. Алырга да ул төшә иде. Гаишә үлгәннән соң, баланы бакчага Габдуллаҗан үзе алып төште. Бәрәңге әрчеп утырган Бибинур аның каршысына чыкты.

– Менә, китердем, – диде ир сабыр гына.

– Олылары ничек, Габдуллаҗан абый?

– Өйдә инде, елап утыралар. Алары аңлый.

– Аларын да алып төшәргә кирәк, Габдуллаҗан абый.

– Олыларын ничек тә карармын инде. Менә монысын нишләтергә... Берьялгызын калдырырга кызганыч. Бакча булганда әйбәт иде, тиздән аны да ябабыз бит. Карары чыкты.

– Бәлки тиз генә япмаслар әле?

– Ябарлар, Бибинур.

Слова и выражения

  • бина – здание
  • иске йортларны сүтеп салдылар – построили, разрушив старые дома
  • рәис – председатель
  • бөтен тирә-якны бер канлы вакыйга тетрәтте – всю окружность взбудоражило одно кровавое событие
  • бүреген свою шапку
  • ишегалдына во двор
  • хөҗүм итүчеләрнең берсе – один из напавших
  • балта – топор
  • җан биргән – умерла
  • олылап җирләделәр – похоронили с почестями
  • уен мәйданчыгына в игровую площадку
  • бакча здесь: детский сад
  • берялгызын калдырырга – оставить одного
  • карар чыкты – вышло решение

Бибинур кечкенә малайны кочаклады, үпте. Габдуллаҗан аннан күзен озак ала алмый торды. Киткәндә, тагын борылып карады. Аларның күз карашлары очрашты.

Бибинур ул көнне аулак өйдә Мирзаһит белән очрашырга тиеш иде. Бармады. Егет ике-өч тапкыр аларның өе яныннан узды. Өченче тапкырда ул Бибинурларның тәрәзәләре каршында җыр җырлады:

Бүген төнлә төшләремдә кара су, кара урман.​
Сегодня ночью во сне видел тёмную воду, тёмный лес

Шул кара су, кара урман без аерылышырга булган.​
Эта тёмная вода, этот тёмный лес снились к нашему расставанию

Ник алай дип җырлады Мирзаһит – үзе дә аңламады.

Ә Бибинурның күз алдыннан ябык, бер көндә картаеп калган Габдуллаҗан китмәде. Мәет чыккан өйдә калган өч сабый турында кат-кат уйланды.

Мирзаһитның җырлаганын Бибинурның игезәге Зөһрәбану да ишетте. "Әй, аулакка барам дигән идең!" – дип кычкырды. Бибинур җавап бирмәде. Икенче көнне таң белән ул Габдуллаҗаннарга китте.

Габдуллаҗан мичкә чуен белән бәрәңге куя иде. Олы кызы һәм уртанчы малае идәндә уйныйлар, кечкенә Нәҗип сәкедә йоклап ята. Аның нәзек ботларын күргәч, Бибинурның күзләренә яшь тулды.

– Нәҗипне бакчага үзем илтәм, шуңа кердем, – ди ул. – Өйдә балалар, ә син тәмәке тартасың, Габдуллаҗан абый.

– Утыр безнең белән Бибинур, чәй эчәрсең.

– Рәхмәт, Габдуллаҗан абый, хәзер вакыт юк.

Малайны уяттылар һәм киендерделәр. Гаишә белән Габдуллаҗан начар яшәмәде. Әмма Бибинур йортның каралмаганын икәнен, хуҗасызлыкны сизде. Өйне быел юмаганнар да ахрысы: түшәмнәр каралган, почмакларда пәрәвезләр асылынган, мич эчендә тараканнар йөгереп йөри.

Улын киендергәнне Габдуллаҗан күз дә алмыйча карап торды.

– Рәхмәт инде, Бибинур, мәшәкатьләнәсең. Кичен баланы үзем алырга тырышырмын.

– Ярый,– диде Бибинур.

Җиде кызлы йортта чисталык мәсьәләсе бик каты торды. Өйләренә аяк киеме кермәде, йорт ел саен юылды, чистартылды. Урын җирләрен дә кояшта киптерәләр иде. Габдуллаҗаннардагы тәртипсезлек, пычрак Бибинурга бик авыр тәэсир итте.

Слова и выражения

  • мәет чыккан өйдә – в доме, где был покойник
  • игезәк – близнец
  • мичкә чуен белән бәрәңге куя иде – ставила в печь чугун с картошкой
  • уртанчы – средний
  • сәке – лавка
  • нәзек ботлар – тонкие ноги
  • илтәм – отнесу, отвезу
  • тәмәке тартасың – куришь
  • уяттылар – разбудили
  • хуҗасызлык – безхозяйственность
  • быел – в этом году
  • түшәмнәр каралган – потолки почернели
  • каралган почмакларда пәрәвезләр асылынган – в почерневших углах висят паутины
  • күз дә алмыйча – не отрывая взгляда
  • тәртипсезлек – беспорядок
  • тәэсир итте – повлияло

Атнага якын шулай барды: иртән Нәҗипне Бибинур кереп ала, ә өйгә малай әтисе белән кайта иде. Габдуллаҗан кайгыдан әле һаман терелә алмый иде. Кайвакыт бакчага исереп тә килә иде. Кайчагында зур кулларын тезенә куеп, елап та ала иде.

Минем аркада китте бит Гаишә, мин дип уйлап үтерделәр... Аның бер гөнаһы юк иде, бичараның... Минем урынга кара кабергә ятты.

– Үтерүчеләрне тапмадылармы? – дип сорады Бибинур.

– Үзем табам мин аларны, үзем!

Кич белән Бибинур Зәкиләргә аулак өйгә барды. Шунда алар Мирзаһит белән очраштылар.

– Ни хәлләрең бар, Бибинур? – дип сорады Мирзаһит.

– Ни хәл дип, мәйданчыкны ябалар, әйберләрне җыябыз.

– Тизрәк япсыннар иде, – ди Мирзаһит.

– Нигә? – дип гаҗәпләнде Бибинур.

– Яратмыйм мин бала-чага тавышын. Елыйлар, акыралар.

– Ә үз балаңны яратырсыңмы син, Мирзаһит?

– Белмим, ул турыда уйлаганым юк. Баласыз да яшәп була!

Уйлап әйттеме моны, Мирзаһит, уйламыйчамы – Бибинур аннан читкәрәк китте. Мирзаһит кызны кочакларга теләде, кыз тагын читкә китте.

– Кочаклатмыйсың да, – диде Мирзаһит. – Мин туй турында сөйләшергә килгән идем.

Кыз дәшмәде. Озак уйланып торды. Егет аны тагын кочакларга теләде, Бибинур аны этте.

– Бер үпкәннән үлмәс идең әле!

– Кирәкми, Мирзаһит. Өйгә керик, суык монда.

Бибинур кич буе егетнең сүзләрен уйлады. Бераз елап та алды. Мирзаһитның сүзләре аны уйландырды да, сискәндерде дә.

Көннәрнең берсендә Габдуллаҗан Нәҗипне алырга килмәде. Озак көтте аны Бибинур. Караңгы төшкәч, кыз кечкенә малайны күтәрде һәм өйләренә менеп китте. Бибинур капканы ачты һәм өйгә керде. Ишек ачык иде. Кыз белән малай сап-салкын өйдә иске бишмәткә төренеп, катык ашыйлар иде. Өстәл пычранган, идәнгә ипи валчыгы коелган. Абзарда сыер мөгри, сарыклар кычкыра иде.

– Әткәгез кайда?

– Кайтмады, – диде кыз, борынын тартып.

Сыерыгыз сауганмы?

– Юк.

– Су эчерттегезме соң?

– Юк.

Бибинур Нәҗипне чишендерде һәм чиләкләр эзләде. Малларга су бирде, аннары көянтә алып чишмәгә барды. Бераз уйланып суга карап торды. Кич караңгы, бернәрсә күренми иде. Шулай да күрше хатыны Бибинурны күрде һәм:

– Һай, безнең урамга килен төшкән икән! – дип кычкырды.

Бибинур су җылытты, идән юды, балаларның керләрен уды, балаларга чәй эчерде, йокларга яткырды.

Габдуллаҗан районнан соң гына кайтты. Өстәлгә таянып утырган Бибинурны күрде һәм куркып китте.

– Балаларга берәр нәрсә булдымы әллә?

– Юк, юк,– дип урыныннан торды Бибинур. – Чишен, Габдуллаҗан абый. Син юешләнеп беткәнсең бит.

– Яңгыр астында кайттык. Шуңа соңга калдым. Ат тарта алмады, җәяү кайттык.

Слова и выражения

  • минем аркада – из–за меня
  • кара кабергә ятты – легла в чёрную могилу
  • акыралар – орут
  • читкәрәк китте – отошла в сторону
  • этте – оттолкнула
  • сискәндерде – потрясло
  • караңгы төшкәч – с наступлением темноты
  • капканы ачты – открыла ворота
  • иске бишмәткә төренеп – укутавшись в старый бишмет
  • ипи валчыгы коелган – рассыпаны хлебные крошки
  • сыер мөгри – корова мычит
  • борынын тартып – шмыгая носом
  • Сыерыгыз сауганмы? – Корова доеная?
  • мал – скот
  • көянтә – коромысло
  • килен төшкән – невестка пришла
  • керләрен уды – постирала бельё
  • өстәлгә таянып утырган – сидевшая, облокотившись на стол
  • чишен – раздевайся
  • юешләнеп беткәнсең – промок
  • ат тарта алмады – лошадь не потянула
  • җәяү – пешком

Бибинур Габдуллаҗанга чишенергә булышты. Өйнең эче генә түгел, төсе исе дә үзгәргән иде. Өстәлдә ак ашъяулык белән капланган бәрәңге тора, савыт-саба ялт иткән.

Габдуллаҗан коры чалбарын киде һәм ишек төбенә урындыкка утырды.

– Бүлмәгә уз, Габдуллаҗан абый. Син бит хуҗа.

– Соңга калмыйсыңмы, Бибинур? Кайтырга курыкмыйсыңмы? – Габдуллаҗан кыюсыз гына өстәл янына килде, бәрәңге капты. Тамагыннан узмады.

– Менә ни уйладым әле мин, Габдуллаҗан абый, – дип сүз башлады Бибинур. – Әгәр каршы килмәсәң, мин бөтенләйгә калам, Нәҗипне бик яраттым.

Галимҗанның агач кашыгы идәнгә төште. Күзеннән яшь чыкты.

– Ничек? – диде ул хәлсезләнеп.

– Балаларны ялгыз яшәтә алмыйсың, Габдуллаҗан абый. Өчәү бит. Әни кирәк аларга. Нәҗип бигрәк берни белми, бәләкәй.

Аларга әни буласы кеше миңа хатын да буласы ләбаса! – дип кычкырды Габдуллаҗан.

– Анысы да булырмын. Ышанмыйсыңмы?

– Син бит... Син, Бибинур... Кыз кеше. Өч балалы карт иргә кияүгә чыгарга... башыңа тай типмәгәндер. Йөргән егетең бар. Мирзаһитны беләм.

– Мирзаһит табар, аңа кыз җитәрлек. Мин балаларны кызганам.

– Балалар тилмерә, – дип килеште Габдуллаҗан.

– Тик бер шартым бар, – дип әйтте Бибинур.

– Мең шартыңны үтим, меңне! – дип сөенеченнән буылды Габдуллаҗан.

Мең үк җыелмас... Беренчедән, тәмәкеңне ташлыйсың, Габдуллаҗан абый. Икенчедән, Габдуллаҗан абый, бүгенгедән аракы эчеп кайтмыйсың, яратмыйм. Өченчедән, миңа авыр сүз әйтмисең. Минем беркемнән дә авыр сүз ишеткәнем булмады. Әле суга баргач ишеткән "килен" сүзеннән дә абындым һәм ярты чиләк суымны түктем.

Габдуллаҗан бәрәңгесен хәзер генә йотты.

Ныклап уйладыңмы соң, Бибинур? – диде ул авыр сулап.

– Ныклап, Габдуллаҗан абый. Балаларны күрсәм, йөрәгем әрни.

– Ә атаңнар?

– Алар сүз әйтмәс.

– Авыл, күрше бар бит.

– Авыл, күрше сүзеннән куркып, өч сабыйны ятим калдырыйкмы? Алар миңа күнегә башладылар, мин – аларга.

Слова и выражения

  • ак ашъяулык белән капланган бәрәңге – покрытая белой скатертью картошка
  • коры чалбар – сухие брюки
  • кыюсыз гына – неуверенно
  • бөтенләйгә – навсегда
  • хәлсезләнеп – обессилев
  • бәләкәй – = кечкенә
  • Аларга әни буласы кеше миңа да хатын буласы ләбаса! – Женщина, которая приходится им матерью, и мне ведь женой приходится!
  • башыңа тай типмәгәндер – ты что, белены объелась
  • җитәрлек – достаточно
  • тилмерә – мучается
  • шарт – условие
  • мең үк җыелмас – тысяча не наберётся
  • абындым – споткнулась
  • түктем – прилила
  • йотты – проглотил
  • ныклап – крепко
  • йөрәгем әрни – сердце щемит
  • күрше – сосед
  • күнегә башладылар – начали привыкать

Тагын тынлык урнашты. Мич арасында тараканнар кыштырдый.

– Балалар турында гына түгел, үзең турында да уйла, Бибинур. Тора алырсыңмы минем белән...

Габдуллаҗанның сүзе Бибинурга бик ошады. Аның да керфекләре чыланды. Зәңгәр күзләренә зәңгәр елмаю чыкты.

– Ә син каршы түгелме, Габдуллаҗан абый?

– Эх, Бибинур матурым... Бу бик зур бәхет. – Габдуллаҗан башын өстәлгә куйды һәм озак елады.

Еласын, хәсрәте җиңеләйсен, дип уйлады Бибинур. Ул да тынычланыр, дөнья үзенекен итәр. Алар икесе ике җиргә яттылар.

Икенче көнне иртән пешкән бәрәңге өстәлгә куелган иде. Чиста чынаякларга яңа сауган сөт салынган. Юка телемнәр белән ипи дә киселгән иде.

– Менә, балалар, сезнең яңа әниегез,– диде Габдуллаҗан. – Бибинур апагызга "әни" дип дәшерсез. Балалар бераз еладылар.

Нәҗип зур кашык белән бәрәңге алды һәм авызына салды. "Әнием, тәмсез!" – дип акырды. Кыз да бәрәңгене капты. Ул да: "Тоз гына",– диде. Бибинур да капты. Чыннан да бәрәңге бик тозлы иде.

Каяле, без дә авыз итеп карыйк,– дип өстәл янына Габдуллаҗан килде. – Әйбәт булган бу! Дөрес, бер хатасы бар: тозы азрак. Тозы да җитәрлек булса, ашап туймаслык бәрәңге булыр иде!

Габдуллаҗан бәрәңгегә тагын тоз сипте. Бибинурның итәгенә күз яше тамды. Балалар да әтиләре артыннан бәрәңгене ашый башладылар. Озакламый агач табак бушады.

Мәйданчыкка барганда, Бибинур каршысына Мирзаһит очрады.

– Бибинур, дөресме? – диде ул.

– Дөрес. Мирзаһит.

– Ә мин? Миңа биргән вәгъдәң кайда?

– Вәгъдә бирешмәдек, Мирзаһит, ялгышма. Син әйбәт егет. Дус булдык, бер авыр сүз әйтмәдең. Синнән дә әйбәтрәкне тапмас идем, Мирзаһит. Син үзеңә тиңне табарсың...

– Габдуллаҗан абый олы ич сиңа, – диде Мирзаһит һаман өметләнеп.

– Әйе, яшь түгел. Тик балалар хакына дип чыктым мин аңа.

...Һай, гомерләр, гомерләр. Кечкенә генә Мирзаһит Днепрны кичкәндә герой исемен алды да, Чехословакиядә җан бирде, мәңгегә шунда ятып калды. Әйбәт егет иде. Акыллы. Бибинурның тормышын бозмады. Киткәндә "әйбәт яшә", дип әйтте. Аннары да хәлен белеп, ярдәм итеп торды. Габдуллаҗан абыйсы белән дә дуслашты. Бибинурны яраткандыр инде. Яратмаслык түгел иде шул Бибинур.

Слова и выражения

  • керфекләре чыланды – ресницы намокли
  • хәсрәте җиңеләйсен – пусть горе облегчится
  • дөнья үзенекен итәр – жизнь всё расставит по своим местам
  • чынаяк – блюдце
  • яңа сауган сөт – парное молоко
  • юка телемнәр белән – тонкими кусками
  • Каяле, без дә авыз итеп карыйк. – Ну-ка, и мы отведаем.
  • тагын тоз сипте – снова посолил
  • Озакламый агач табак бушады. – Вскоре деревянный таз опустошился.
  • вәгъдә – обещание
  • бирешмәдек – не сдались
  • тиң – равный
  • балалар хакына – ради детей
  • җан бирде – умер
  • ятып калды – остался лежать
  • Яратмаслык түгел иде шул Бибинур. – Бибинур нельзя было не любить.

Бибинур бакчада эшләрен тиз-тиз бетерде дә әниләре янына китте. Нишләсеннәр, әти-әнисе еладылар да, хәер-фатихаларын бирделәр.

– Үзең теләп алган йөк. Тормышың кирегә таудан түбән тәгәрәсә, безгә елап килмә, – диде Гыйльфан абзый.

Күрәсең булса, күркә талап үтерер, – дип елады әнкәсе.

Зөһрәбану гына моны һичничек кабул итәргә теләмәде. Шатлыктан йөзе балкыган Бибинурның беләген чеметте ул.

– Авыртамы? – дип сорады Бибинур.

– Ничек авыртмасын, шулай каты чеметкәч!

– Ә син бәгырьне чеметәсең.

– Нишләгән әле мин? – диде Бибинур, авырткан беләген уып.

– Елан, оятсыз! – Зөһрәбану бөтен ямьсез сүзләрне әйтте. – Нишләгән әле мин, дип тора бит. – Шул җебегән картка чыкмасаң... Нәсел исемен бозып йөрисең. Кияүсез калырмын дип белдеңме? Гашыйк булып, хатынын да син үтерткәнсеңдер әле.

Өйдәгеләр Зөһрәбануның ямьсез сүзләрен ишеттеләр, әмма туктатмадылар. Игезәкләр талашына кысылмадылар. Алар Зөһрәбануны беләләр иде. Бибинур да беләм дип уйлый иде. Ә хәзер аермачык күрде.

– Зөһрәбану, туганым, – диде Бибинур. – Балалар хакына эшләдем мин моны.

– Бала карарга карчык табар иде әле!

– Сабыйларга ана кирәк бит, ана.

– Синме аларга ана?

– Чыккач ана була белермен әле.

– Кем икәнеңне алда күрербез. Борчак кебек яшьләреңне коярсың. Аллаһым, каһәр суксын иде! Бу дөньяда ук җәзасын татысаң иде!

– Кайтмам! – диде Бибнур.

Габдуллаҗан тәмәкесен ташлады. Аракыны да авызына алмады. Өйгә ямь керде. Габдуллаҗан белән һаман аерым йокладылар. Бер көнне Бибинур урын җирен гадәттәгедән киңрәк җәйде.

– Габдуллаҗан абый, – диде ул. Әле һаман да аңа абый дип дәшә иде.

– Нәрсә, акыллым?

– Миннән шикләнәсеңме әллә?

– Юк, шикләнмим.

– Алайса ник минем яныма ятмыйсың?

– Гаишәм белән начар тормадык, Бибинур. Әмма синең белән йортка аеруча бәхет килде. Әмма бу бәхет озакка барыр дип уйламыйм. Ишетәм, гайбәтчеләр сүз тарата, Зөһрәбану гел яный. Китәрсең кебек. Шулай икән, кыз килеш кит.

Өйдә тынлык урнашты. Бибинур караңгыда елмаеп ята иде. Кинәт ул торды да, Габдуллаҗанны муеныннан кочаклады...

Слова и выражения

  • хәер-фатихасын бирделәр – дали благословение
  • йөк – груз
  • таудан түбән тәгәрәсә – пойдёт по кривой
  • Күрәсең булса, күркә талап үтерер. – От судьбы не уйдёшь.
  • һичничек кабул итәргә теләмәде – никак не соглашалась принять
  • Кияүсез калырмын дип белдеңме? – Думала, без жениха останешься?
  • Игезәкләр талашына кысылмадылар. – Не стали встревать в ссору близняшек.
  • яшьләреңне коярсың – прольёшь слёзы
  • каһәр суксын иде – будь проклята
  • җәзасын татысаң иде – пусть придётся поплатиться
  • урын җирен гадәттәгедән киңрәк җәйде – постель постелила просторнее обычного
  • гайбәтчеләр сүз тарата – сплетники распространяют слухи
  • яный – грозит
  • кыз килеш кит – уйди в девках

*****

Интересный текст? Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Җомга көн кич белән

Тест: Җомга көн кич белән

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG