Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ана һәм кыз (Әмирхан Еники)


На этой неделе читаем очень мощное произведение – "Мать и дочь" классика Амирхана Еники. Мать тяжело больна и ждёт возвращения сына с войны, а её дочь ждёт тяжёлое испытание.. Это произведение о любви, о семье, об отваге и силе воли человека.

Советуем текст к прочтению, он адаптирован для изучающих язык. Также мы озвучили его, получилась очень трогательная и красивая аудиокнига. Мы подготовили перевод ключевых фраз и тест в конце материала.

Ана һәм кыз (Әмирхан Еники)
please wait

No media source currently available

0:00 0:20:31 0:00
йөкләү

Җәй башының шифалы яңгыры явып үтте... Болытлар арасынан җылы кояш чыкты... Салават күпере дә калыкты...

Рәхилә ашыкмыйча гына кечкенә тәрәзәне ачты. Кинәт агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәде һәм хәлсез бер тавыш ишетелде:

— Кызым...

Рәхилә агач карават янына килде һәм:

— Нәрсә, әни? — диде.

— Чыбылдыкны күтәр... Менә шулай... Чыбылдык эчендә, ике мендәр өстендә, бик ябык авыру ана ята.

Ул юка иреннәре белән көчәнеп елмаерга тырышты.

— Менә Алланың рәхмәтле яңгыры,— диде, һәм аның авыру күкрәгеннән сәламәт вакытындагы тавышы чыкты.

Ана күптәннән каты авыру. Бу урыннан башка тормаячагын ул инде яхшы белә. Ләкин тыныч җан белән үлемне көткән бу авыру анада соңгы сулышыннан аерылу минутын кичектерү теләге бик көчле: ул улын көтә. Бердәнбер улының фронттан кайтуын, менә шул ишектән елмаеп керүен, «Әни!» дип дәшүен күрергә тели иде.

Ананың күңеленә шик киләме?.. Сугыш кырында кемнәрнеңдер газиз уллары, сөйгән ирләре, кадерле якыннары калуын ул белә. Ләкин аның күлендә шик юк иде; улы исән кайтачак!

Андагы бу ышаныч якыннарына да күчкән иде. Кызы Рәхиләнең дә күңеле тыныч иде.

Бүген июньнең егерме сигезенче көне... Туганы аның һәр елны шушы числода яки июль башында институттан кайта иде. Әнисенең, туганнарының сөеп, сокланып карауларына каршы ул һаман бер сүз белән җавап кайтара иде:

— Әни, зачетларымны башкалардан элек бирдем, сезнең янга кайтырга ашыктым.

Былтыр ул институтны тәмамларга тиеш иде. Ләкин кайтмады, фронтка китте…

Ананың бүген кәефе яхшы. Бу шифалы һаваны сулавы аңа җиңел, рәхәт.

Слова и выражения

шифалы – целебный​
салават күпере дә калыкты – и радуга появилась​
агач караватның иске ак чыбылдыгы җилфердәде – заколыхался старый белый полог деревянной кровати
тырышты – старался
авыру күкрәгеннән – из больной груди
кичектерү теләге – желание отсрочить
газиз – дорогой
сөйгән ирләре – любимые мужья
сокланып карауларына каршы – на восхищённый взгляды
башкалардан элек бирдем – сдал раньше всех
былтыр – в прошлом году
гадәтләнгән – привык
сиздермичә агалар – текут незаметно

Рәхилә кул эшен алды һәм тәрәзә янына утырды. Ул авыру анасы белән үзе сөйләшә башлаудан тыела. Ул сүзсез утырырга гадәтләнгән иде. Аның уйлары акрын, сиздермичә агалар.

Өй эчендә тынлык... Ачык тәрәзәдән батыр шаулап зур кара корт керде. Өй эче бер минутка аның көчле бызылдавы белән тулды. Ләкин кортка урын тар, өй эчен бер әйләнде дә кире ачык, иркен һавага чыгып очты. Өйдә янә тынлык урнашты.

Ниһаять, ана:

– Кызым! – диде.

– Нәрсә, әни?

– Хәсәнемнең соңгы хаты килгәнгә күпме булды инде?

Рәхилә аз гына уйланды:

– Хәзер, әни... Унында алган идек... ике атна тулып узды.

– Озак... нигә язмый икән?

– Ул язадыр, тик хәзер бит почта озак йөри.

Ана дәшмәде. Яктыда аеруча сары булып күренгән йөзе нәрсәдер уйлый иде.

Менә ул кызына карады һәм янә сабыр гына сүз башлады:

– Кызым, сиңа сүзем бар.

– Тыңлыйм, әни...

– Хәсәнемне күргәч, мин күп тормам.

– Әни, нигә алай дисең?.. Хәсән кайтуга син терелерсең.

– Юк, кызым... Хәсәнем кайтканчы торсам, бик шөкер инде. Тик менә куанычымнан әйтәсе сүзләремне онытырмын дип куркам.

– Әни, ул кайткач, без бергә-бергә бик озак торырбыз әле.

Ана хәлсез һәм ялкау гына елмайды. Бу елмаюда гүя яшь баланың уйланмыйча сөйләнүенә соклану сизелә иде. Ләкин кызының ихлас күңелдән юатуы аңа ошады, ахры, ул:

– Кем белә, Ходай кушса, бәлкем, терелеп тә куярмын әле, – диде. – Шулай да, кызым, исемә төшкәндә кайбер сүзләремне әйтергә телим.

– Тыңлыйм, әни.

Ана бер генә секунд дәшмәде. Кипкән иреннәре өстеннән теленең очын йөртте. Аннары акрын гына, сүз араларында кыска-кыска гына тын алып, сөйли башлады:

– Алты кыздан соң мин бер ир бала таптым... Ул бик яшь иде, безнең өй ятим калды. Әтиең, мәрхүм, аны күз алмасы кебек саклап үстерергә васыять калдырды. Менә без аны барыбыз да бергә үстердек... Тәрбияләдек... Укыттык. Син, ул укысын, кеше булсын дип, йортның бөтен мәшәкатен үз өстеңә алдың. Мине карар өчен шушы яшеңә кадәр кияүгә чыкмадың... Инде минем беренче васыятем шул, кызым: Хәсән бервакытта да апаларын-сеңелләрен онытмасын, аларны якын итсен...

– Хәсән туганнарын оныта торган кеше түгел, әни... Ул турыда тыныч бул. Үзең беләсең, ул безнең өчен үлеп тора бит.

– Әйе, Хәсәнем әтисе мәрхүмгә охшаган. Әтиең бик ипле, бик йомшак күңелле кеше иде. Бервакытта да беркемгә дә авыр сүз әйтмәде. Беркем белән дә әрләшмәде. Мәрхүм бик сабыр холыклы иде, чыдам кеше иде... Хәсәнем әле исән-сау кайтыр... эшли башлар...

Слова и выражения

батыр шаулап – смело шумя​
корт – насекомое
кирездесь: обратно
яктыда аеруча сары – на свету особенно жёлтый
бик шөкер инде – и больно хорошо
куанычымнан – от радости
уйланмыйча сөйләнүенә соклану – восхищение необдумаными словами
юату – утешение
кыска-кыска гына тын алып – обрывисто дыша
таптымздесь: родила
васыять калдырды – оставил завещание
тәрбияләдек – воспитывали
йортның бөтен мәшәкатен үз өстеңә алдың – все домашние хлопоты взяла на себя
мәрхүмә – покойная
ипле – удобный, сподручный
бервакытта да – никогда
чыдам – терпеливый

Шушы минутта Рәхилә почта таратучы Маһирәнең килгәнен күрде. Әнисенең нәрсә сөйләгәнен онытты, урыныннан торды һәм ашыга-ашыга ишеккә таба юнәлде. Гадәттә сипкелле Маһирә кычкырып исәнләшә һәм:

– Менә, Хәмидә апа, улыңның үз кулыннан алдым, – дип, хатны ананың күкрәгенә куя иде.

Бүген Маһирә Рәхиләне күрде дә, "әһә, Рәхилә апа, күңеле сизеп, көтеп торган икән!", дип кычкырып куйды. Иске күн букчасыннан бер бәйләм хатлар чыгарды һәм бер ак конвертны Рәхиләгә сузды.​ Язган кул һич таныш түгел һәм конверт бик юка иде.

Ләкин шик юк: конверт аның исеменә иде. Ул ниндидер бер шомлы шикләнү белән ашыгып конвертны ачты. Конверт эченнән урталай бөкләгән кечкенә саргылт кәгазь чыкты. Аның сул почмагында штамп иде.

Рәхилә бик тиз кәгазьне укый башлады:

«...нчы танковый полк штабы шушының белән сезгә хәбәр итә, танк йөртүче сержант Хәсән Гыйльметдин улы Ишаев 1942 елның бишенче июнендә Ватаныбыз өчен немец-фашистларга каршы каты сугышта батырларча һәлак булды. Күмелгән урыны Курски өлкәсе, Рельски районы Костровка авылы янында, туганнар каберендә...»

Маһирә:

– Рәхилә апа, нигә бер сүз дә әйтмәдең, кемнән соң, Хәсәннәнме? – диде.

Рәхилә, гүя Маһирәгә түгел, һавага дәшкән кебек, бары:

– Әйе, – диде.

Ул кемнәндер кача кебек иде. Маһирәнең: «Я, нәрсәләр язган соң, тукта әле?» диюеннән котылыр өчен, тиз генә өйалдына кереп югалды. Өйгә, ана янына керү аның өчен шундый шомлы, шундый авыр, газаплы иде. Ничектер кинәт күз аллары караңгыланган кебек булды... Ләкин ул бернәрсә дә уйлый алмый иде. Кызының кергәнен көтеп яткан ана тиз итеп:

– Кем бар иде анда? – дип сорады.

– Мәрфуга. Иләк сорап кергән.

Слова и выражения

юнәлде – направился​
сипкелле – веснушчатая
күн букчасыннан бер бәйләм хатлар – связку писем из кожаной сумки
язган кул – почерк
шомлы – стрёмный
урталай бөкләнгән саргылт кәгазь – сложенная вдвое желтоватая бумага
батырларча һәлак булды – геройски погиб
күмелгән урыны – место захоронения
өлкәздесь: область
туганнар каберендә – на братской могиле
котылыр өчен – чтобы избавиться
өйалды – сени
газаплы – мучительный
аллары караңгыланган – в глазах потемнело
иләк – сито

Ни өчен Рәхилә болай дип җавап бирде – ул һичбер вакытта да әйтә алмас. Әнисен алдау уе аның башына һич килгәне юк иде. Ана исә хуҗа булып:

– Үткән бер алуларында ертып керткәннәр иде, әйтеп бирергә иде – диде.

Рәхилә дәшмәде. Әнисенең бу ялганны чынга алуы аны бер минутка ниндидер һәлакәттән коткарган кебек булды. Ләкин ул үзен һаман ялангач хәлдәге кеше сыман тоя... Ул иң гади сорауларга җавап бирергә тырыша: «Хәсән үлгәнме?» – «Әйе, үлгән». «Хәсән инде кайтмасмы?» – «Юк, кайтмас». «Чынмы бу?.. Чынмы бу?..»

– Кызым, син мине тыңлыйсыңмы?

Рәхилә күзләрен йомды:

– Әйе, әни...

– Менә, кызым... Нәрсә әйтмәкче идем соң? Хәтерләрем бик начар шул... Әйе, менә, Алла боерса, кайтыр... Эшкә керер... Укуын бетергәннән соң аның беренче тапкыр гына бит әле... Яшь, тәҗрибәсез... Кешенең төрлесе – яхшысы, яманы була... Шуңа күрә, кызым, әйтәсем килә: эшендә гадел булсын...

Һәм ана ашыкмыйча гына улының эштә, тормышта ничек булырга, үзен ничек тотарга тиешлеген сөйли. Рәхилә исә, селкенергә куркып тора, күзләрен ачарга көче җитми. Менә Хәсән аның сул кулында... Юк! Хәсән үзе монда шикелле... Рәхиләнең бер секундка күзләре алдына бик ачык булып туганы Хәсән килде: гүя ул шушы ак конвертны тотып ишектән керде. Рәхиләнең колагына аяк тавышы, ишекнең ачылганы ишетелгән кебек булды... Туганы ни өчендер яланбаш... Ләкин үзгәрмәгән... ябык, озын буйлы... Тик йөзе генә шактый олыгайган... Иреннәре аның кыймылдыйлар, ул нәрсәдер әйтә шикелле, тик тавышы ишетелми... Һәм менә кулындагы ак конвертны әнисенә суза...

Рәхилә куркып күзләрен ачты:

«Ник башта әни үлеп, соңыннан бу хәбәр килмәде? Ни өчен бу гаделсезлек?»

Ана һаман сүзен дәвам итә:

– Инде миннән соң, кызым, аның белән син каласың. Син аны карап үстердең, үзең аның белән бергә үстең. Сез бик дус идегез. Хәтереңдәме, ул, «Рәхилә апай!» дип, артыңнан йөри иде... Инде, кызым, сиңа васыятем шул: бервакытта да аның белән араң бозылмасын. Син олы була бел. Минем урынга каласың... Ана бул... Бервакытта да ярдәмеңнән, акыллы киңәшеңнән ташлама... Ул бик яшь бит әле... Син инде аңардан күзләреңне алма... Кызым, ник дәшмисең?

Рәхилә әнисенә таба атлады. Кинәт ул үзендә шундый хәлсезлек тойды... Тезләре акрын гына сыгыла кебек... Менә хәзер әнисенең аяклары өстенә ава, «Ах, әни!» – ди, ләкин яшьләренә буыла һәм сүзсез генә елый, елый да елый... Ах, аңа үзе һәм әнисе шундый кызганыч, алар шундый бәхетсезләр, шундый ялгыз...

Слова и выражения

ертып керткәннәр иде – принесли рваным​
ялганны чынга алуы – то, что ложь принимает за правду
һаләкәттән коткарган – спас от трагедии
ялангач хәлдәге – голый
тәҗрибәсез – неопытный
яман – плохой
үзен ничек тотарга тиешлеген – то, как должен себя вести
бик ачык булып – очень явно
яланбаш – без головного убора
кыймылдыйлар – шевелятся
олы була бел – умей быть старшей
ава – падает
яшьләренә буыла – задыхается от слёз

Юк, Рәхилә аумады. Ул турайды, ул тирән-тигез генә сулады, тыныч кына:

– Ярый, әни! – диде.

Һәм ана үз нәүбәтендә кызына ихтирам тулы күзләре белән карап:

– Рәхмәт, кызым, мин сиңа ышанам! – диде. Алар арасында тынлык урнашты. Рәхилә, бу сүз бүленүдән файдаланып, чыгарга ашыкты. Ул ананың Хәсән турында яңадан сөйли башлавыннан котылырга теләде. Аңа аз гына ялгыз булырга кирәк иде.

Урамга чыкканда ул апасы Хәлимә белән бәрелеште. Аның алдында апасы Хәлимә басып тора иде.

– Син нәрсә, берәр нәрсә ишетеп килдеңме?

– Маһирә, хат бар, диде.

– Я?

– Син хатны укыгач бик үзгәргәнсең. Маһирәгә бер сүз әйтмичә өйгә кергәнсең...

Рәхилә каты итеп иреннәрен кысты.

Хәлимә аның кулын кинәт кенә тартып куйды:

– Я, әллә миннән дә яшерер идегезме?

– Акрын, синнән беркем дә яшерми.

– Нигә әйтмисең соң, хат кемнән?

– Хат... фронттан.

– Хәсәннәнме?

– Апа, сабыр бул... Хәсән үлгән... Хәлимә, чак ишетерлек итеп:

– Үлгән? — диде һәм кинәт әче кычкырып, бөтен гәүдәсе белән ишеккә таба ташланды:

– Әнием, әнием...

Рәхилә дивар кебек Хәлимәнең алдына басты, кулы белән каты итеп иңбашыннан тотты һәм көч белән җиргә таба иде.

– Тукта... Нишлисең син? Бер кайгы җитмәгәнме сиңа? Берьюлы ике кайгы булсын дисеңме, аз гына уйлыйсыңмы син? Әйтүең белән үтерер идең бит. Белмисеңмени, ул ишектән күзләрен алмыйча аны көтә? Юк, әни моны белергә тиеш түгел. Ишетәсеңме?..

Хәлимә Рәхиләгә буйсынды. Ул хәлсезләнде, башын кулларына куйды, үксеп еларга кереште.

– Апа, җитәр дим, ишетәсеңме, җитәр дим. Хәлимә тыела алмый, елавы һаман көчәя.

– Апа, бәгырем, бар, кайт.

Хәлимә, суларга һава җитмәгәндәй, башын күтәрә:

– Хәсән туганым, Хәсән туганым, син кайда? – ди һәм янә елый башлый.

Рәхилә Хәлимәнең чәчләреннән сыйпый:

– Апа, бәгырем, чыдыйк, бик авыр булса да чыдыйк. Бер безнең башка гына төшкән хәсрәт түгел бу... Апа, бәгырем, тыңла мине, бар кайт, балаларың белән бул, аларны сөй, тынычлан.

Хәлимә буйсынып атлый, хәлсез башын Рәхиләнең иңбашына сала, елавыннан туктый.

Рәхилә Хәлимәне тынычландырыр өчен, ләкин үз-үзенә әйткәндәй:

– Сугыш бу... – ди.

Слова и выражения

турайды – выпрямилась​
ихтирам тулы күзләре белән – глазами, полными слёз
бәрелеште – столкнулась
үзгәргәнсең – изменилась
чак ишетерлек итеп – еле слышно
алдына басты – встала напротив
иңбашы – плечо
Бер кайгы җитмәгәнме сиңа? – Одного горя тебе не хватило?
берьюлы – одновременно
үксеп – навзрыд
үз-үзенә әйткәндәй – будто сама себе говоря

Хәлимәне капкадан озату белән Рәхилә өйгә, әнисе янына ашыга... Өйдә тынлык. Өйдә җан иясе юк шикелле... Тик ачык тәрәзәләрнең ак пәрдәләре генә салмак җилфердәшә. Рәхилә әкрен генә агач карават янына килә һәм әнисенә карый. Ана йоклый. Ялгыз калган сабый бала шулай иркә, йомшак һаваның назлап сөюеннән йоклап китә... Әйе, авыру ана бала тынычлыгы белән йоклый. Саргайган, кипкән кечкенә йөзендә аның – әйтерсең уйларын, газапларын ниндидер сихерле кул сыпырып алган – тыныч гамьсезлек.

Рәхилә аяк очы белән генә басып, кире өйдән тышка чыга. Ишегалдының түренә уза, яшел чирәмгә утыра.

Гаҗәп, Рәхиләнең елыйсы килми. Бәлки кайчан да булса бер елар, һичшиксез елар.... Ә хәзер... Юк, бик тырышса да елый алмас иде. Яшьләре кипте һәм күңелендә тыныч бушлык урнашты. Әмма моңсу бушлык төбендә, кайдадыр бик тирәндә, сызлый торган бер төер ята. Рәхимсез ачу-нәфрәт төере бу! Һич шик юк, Рәхилә менә шушы минутта дошманны үз кулы белән рәхәтләнеп буар иде, буар иде һәм... җиңеләер иде. Сугыш бит бу, үлем өчен түгел, тормыш өчен сугыш!

Хәсән!.. Әйе, Рәхилә аны карап үстергән иде. Янә үстермәсмени? Әгәр үз баласы булмаса, апаларының, сеңелләренең балаларын үстерер. Бер Хәсән урынына ун Хәсән үстерер!

Юк, бу минутта кайгысы бик зур булса да, Рәхилә елый алмый... Кулы тойган җир, аркасыннан сөйгән кояш, күзләренә караган чәчәкләр тыныч булырга кушалар, сүзсез, бары үзләренең шушында, аның янында булулары белән юаталар. Чыннан да, Рәхилә салкын, тыныч. Тик чигәсендә аның әле үзе күреп өлгермәгән ике бөртек чал чәче елтырый...

Слова и выражения

җан иясе – живая душа​
тик – ләкин, әмма
салмак җилфердәшә – плавно взвивается
иркә – ласковый
назлап сөюеннән – от нежного ласкания
сихерле кул сыпырып алган – погладила колдовской рукой
гамьсезлек – беспечность
тышка чыгу – выйти на улицу
ишегалдының түренә уза – проходит в глубь двора
моңсу бушлык төбендә – на дне печальной пустоты
тирәндә – в глубине
төер ята – лежит комок
Рәхимсез ачу-нәфрәт төере бу! – Это комок беспощадной ненависти!
дошман – враг
җиңеләер иде – стало бы легче
Янә үстермәсмени? – Разве не воспитает снова?
аның янында булулары белән юаталар – утешают тем, что находятся рядом
чигә – висок
чал чәч елтырый – блестит седина

***

Нелёгкое, но, в то же время, очень глубокое произведение, согласны? Надеемся, вы осилили его до конца. А сейчас предлагаем вам пройти небольшой тест по содержанию и лексике:

Тест: Ана һәм кыз (Әмирхан Еники)

Тест: Ана һәм кыз (Әмирхан Еники)

Начните тест

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG