Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны 5 декабрьгә кадәр кулга алу карары чыгарды. Утырыш бүген, 23 октябрьдә узды.
Кулга алу вакыты – бер ай һәм 17 көн. Адвокат иректән мәхрүм итүне күздә тотмаган тоткарлау юлын билгеләргә сораган иде. Кормашева тикшерү изоляторында (СИЗО) тотылачак.
Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә узды.
Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" итеп белдермәүдә гаепли. 20 октябрь көнне мәхкәмә аның сак астында калуын 23 октябрьгә кадәр озайткан иде.
- Федераллар Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.
- Алсу Кормашева Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмады. Хәзер ул Русия канунын бу эшне үзе башкармау сәбәпле бозган дип шикләнелә. Ягъни ул үз-үзенә әләк язарга тиеш булган. Әлегә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәтендә җинаять эшенең асылы турында төгәл мәгълүматлар юк.
- 18 октябрь кичендә Азат Европа/Азатлык радиосы президенты вазифаларын башкаручы Джеффри Гедмин Алсу Кормашеваны гаиләсе янына кире кайта алсын өчен азат итәргә чакырды.
- "Алсу Кормашева – еллар дәвамында Татарстан һәм Башкортстанда, Русиянең Идел буендагы төбәкләрендә яшәүче милли азчылыклар тормышын яктыртып килгән тәҗрибәле журналист, ул татар телен, мәдәниятен яклау һәм саклауга багышланган төрле инициативалар турында язып барды. Соңгы елларда урыс хакимиятләре татарларга каршы басымын торган саен арттырып килә", диде Гедмин.
Алсу Кормашева – АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да - Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Нәтиҗәдә, Казан җәмәгать мәхкәмәсе журналистка икенче ватандашлык турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен штраф салды. Әлегә хөкем карары кануни көченә кермәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум