Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яндекс. Карты" сервисын башкорт теленә көйләп була, юлны Флүрә Мурзина тавышы өйрәтеп барачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Навигаторны Флүрә Мурзина тавышына көйләү өчен әсбабны ачып, "тавышлар һәм белдерүләр" бүлегенә керергә, "Аннотацияләр теле"н ачарга һәм башкорт телен сайларга кирәк диелә. 

"Башкортостан" дәүләт телеканалының "Хәбәрләр" тапшыруын алып баручы Флүрә Мурзина тавышын навигаторга яздырганнар. Хәзер машина йөртүчеләр юлда йөргәндә аның башкорт телендә биргән киңәшләреннән файдалана ала. Бу хакта ГТРК Башкортстан җиткерә.

Барган җиргә килеп җиткәч навигатордан аның "Эфирда очрашканчыга кадәр!", дигән сүзләре яңгырый диелә хәбәрдә. Әлегә Флүрә Мурзина юлны башкорт телендә өйрәткән беренче һәм бердәнбер кеше дип искәртелә.

"Мин Башкортстанда "Яндекс. Карты"ны башкорт телендә яңгыраткан беренче кеше. Бу күңелле, әлбәттә. Тарихи мизгел", дип фикер белдергән ул үзе.

Навигаторны Флүрә Мурзина тавышына көйләү өчен әсбабны ачып, "тавышлар һәм белдерүләр" бүлегенә керергә, "Аннотацияләр теле"н ачарга һәм башкорт телен сайларга кирәк диелә.

  • Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров "Дөньялар үзгәрә, һәм без бүген туган телләрне дигиталлаштыру, башкорт теленнән башка дөнья телләренә автомат тәрҗемәче булдыру турында сөйлибез. Интернеттагы һәр кеше теләсә нинди мәгълүматны туган телендә ала алсын өчен безгә бу эшчәнлекне тагы да көчәйтергә кирәк", дип белдергән иде.
  • Быел мартта Башкортстанда IT белгеч Айгиз Кунафинның "Һомай" исемле башкортча сөйләшә торган акыллы колонка уйлап табуы хәбәр ителде. Ул башкортча бирелгән сорауларга җавап бирә. Аерым алганда һава торышы турында мәгълүмат бирә, сәгатьнең ничә булуын әйтә, Башкортстан турында фактлар сөйли, шулай ук интернетта мәгълүмат табарга булыша диелде.
  • 2024 елда шундый 250 җайланма җыярга ниятләнә, алар белем бирү эшчәнлегендә куллану өчен балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә тапшырылачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG