Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган ХӘМӘСне "азат итүче мөҗәһидләр төркеме" дип атады


Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган

Моннан тыш Эрдоган эш сәфәре белән Израилгә бармаячагын әйтте. Әнкара Израил белән мөнәсәбәтләрен тәмам җайга салмакчы иде, әмма ул Төркия ягының яхшылыгыннан файдаланды һәм җавап адымнар ясамады, дип искәртте ул.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган ХӘМӘС радикаль фәләстин төркемен террорчы оешма дип атаган илләрне тәнкыйтьләде. Аның фикеренчә, ХӘМӘС ул - "үз җирләрен һәм ватандашларын саклау өчен көрәшүче, азат итүче мөҗәһидләр төркеме".

Бу белдерүен ул Төркия парламентындагы чыгышында ясады.

Моннан тыш Эрдоган эш сәфәре белән Израилгә бармаячагын әйтте. Әнкара Израил белән мөнәсәбәтләрен тәмам җайга салмакчы иде, әмма ул Төркия ягының яхшылыгыннан файдаланды һәм җавап итеп ясамады, дип искәртте ул.

Шул ук вакытта Эрдоган искәртүенчә, Төркия фәләстин ягы өчен Израил белән низагны җайга салуда гарант-ил булырга әзер.

  • Узган ел ахырында Израил белән Төркия үз илчеләре дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләрен торгызган иде. Шул ук вакытта Төркия тышкы эшләр министрлыгы Әнкара фәләстиннәрнең хокукларын яклавын дәвам итәчәк, дип белдерде.
  • Төркия белән Израилнең мөнәсәбәтләре 2010 елда кисәк бозылды. Моңа Израил хәрбиләренең блокадада калган Газзәгә ярдәм ташырга теләгән Төркия көймәләренә һөҗүм оештырып, көймәләрне кулга алуы сәбәпче булды.
  • Төркия ярдәм көймәсенә булган һөҗүмдә 9 кешене үтергән өчен Әнкара Израилдән гафу үтенүен таләп итте. Израил премьер-министры Беньямин Нетеняһу, "ил җитәкчелеге һөҗүмдә кешеләрнең үлүенә борчылса да, хакимият монын өчен гафу үтенмәячәк" дип белдерде.
  • 2018 елның маенда Әнкара Израилнең Төркиядәге илчесенә илдән китәргә тәкъдим итте. Бу Израил оешуның 70 еллыгы һәм АКШның үз илчелеген Тел-Авивтан Иерусалимга күчерүе белән бәйле Газзә сызыгында протест чаралары узган чакта булды. Ул чакта бәрелешләрдә 60лап фәләстинле үлгән иде.

Белешмә: ХӘМӘС

ХӘМӘС (ХӘМӘС, гарәп. حركة المقاومة الإسلامية‎ [Хәрәкәт әл-мукавама әл-исламия], Ислам каршылык хәрәкәте) — Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. Ул 1987 елда Израил оккупациясенә каршы оештырылган Беренче фәләстин интифадасы — күтәрелеше нәтиҗәсендә барлыкка килә. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһудләр дошман буларак күрсәтелә.

Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG