Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО белгечләре элекке Гуантанамо тоткыны Равил Минһаҗевны Русиягә тапшырмаска чакыра


Равил Минһаҗев
Равил Минһаҗев

БМО белгечләре Гуантанамо төрмәсенең элекке тоткыны, чыгышы белән Татарстаннан булган һәм хәзер Гарәп Әмирлекләре зинданында утыручы Равил Минһаҗев Русиягә тапшырылырга мөмкин дип борчылу белдерә. Август аенда Минһаҗев янында әнисе булып кайткан.  

Равил Минһаҗев

Чыгышы белән Чаллыдан булган Равил Минһаҗев 1995 елдан Новый поселогында Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган хәрби бүлегендә азык-төлек келәте башлыгы булып эшли. 1999 елда гариза язып эшеннән китә. 2000 елда хатыны һәм бер яшьлек улы белән Таҗикстанга килеп урнаша. Ике айдан гаиләсен Русиягә җибәрә, үзе Әфганстан чиген үтеп чыга. 2001 елда Пакстанда Әфганстан качаклары белән бер йортта тотыла. Ул йортта элек "Әл-Каидә" вәкилләре яшәгән булган дип белдерелә. 2001 елда Минһаҗев Пакстанда Америка гаскәриләренә тапшырыла. Шуннан соң Куба утравындагы Гуантанамо төрмәсенә китерелә. 2017 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә җибәрелә.

54 яшьлек Равил Минһаҗевны 2017 елда Кушма Штатлар Гуантанамо төрмәсеннән азат итеп, Гарәп Әмирлекләренә тапшырды. Минһаҗевның үзенә анда алты ай тернәкләнү узасың да аннары иреккә чыгачаксың дип әйткәннәр. Бу хакта Азатлыкка Равил Минһаҗевның әнисе, Чаллыда яшәүче 86 яшьлек Зөһрә Вәлиуллина сөйләде.

Алты ай урынына Минһаҗев инде җиде елга якын Абу-Дабидан берничә чакрым ераклыктагы төрмәдә утыра. Күптән түгел кабат аның Русиягә тапшырылу ихтималлыгы турында сүзләр таралды. Минһаҗев үзе дә, аның әнисе һәм Англиядә яшәүче улы да моңа каршы.

Сентябрьдә БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсе Гарәп Әмирлекләренең Минһаҗевны Русиягә тапшыру ихтималына каршы кискен белдерү белән чыкты. Документта әйтелгәнчә, мәҗбүри тапшыру халыкара кеше хокукларын бозу булып тора.

"Без бу эшкә кагылышы булган дәүләт вәкилләрен барлык халыкара бурчыларны үтәргә, тапшыруга бәйле дипломатик гарантияләрне истә тотарга һәм үз теләгеннән башка күчерелгән очракта, Минһаҗевка янаган физик һәм рухи куркынычлар барлыгын исәпкә алырга чакырабыз", ди БМО белгечләре.

Равил Минһаҗевның әнисе Зөһрә ханым быел Гарәп Әмирлекләреннән чакыру алган һәм олы яшьтә булуына карамастан, август аенда улы янында булып кайткан. Соңгы берничә елда ул улының бик нык ябыгуы, сәламәтлеге какшавы турында сөйләде.

Зөһрә Вәлиуллина
Зөһрә Вәлиуллина

"20 килограммга ябыккан. Төрмәдә ялгыз камерада утыра. Ни сәбәпле шулай тоталар диген. Йөрмәгәннән аяклары авырта башлаган. Көненә бер сәгать тә йөрергә чыгармыйлар ди. Гарәп Әмирлекләрендә төрмәдә шартлар бик начар. Гуантанамода болай түгел иде", ди Зөһрә апа.

Хәзер ана улын шыпырт кына Русиягә тапшырырлар дип борчыла.

Татарстандагы мөселманнар да аңа кайтмаска куша

"Бу ике илнең үзара элемтәләре яхшы. Русиянең Гарәп Әмирлекләрендәге илчесе Тимур Забиров улыма Русия тарафыннан бернинди дәгъвалар булмау турында кәгазь язып бирәчәк дигәннәр, әмма Равил барыбер кайтудан баш тартачак. Татарстандагы мөселманнар да аңа кайтмаска куша. Гаиләсе дә бит Англиядә яши, ул үзен шунда җибәрүләрен тели", ди Зөһрә ханым.

Равил Минһаҗевның 23 яшьлек улы Йосыф Азатлыкка әйтүенчә, ул әтисен Англиягә күчерү мәшәкатьләре белән йөри, бу хакта адвокат белән сөйләшүләр алып бара.

"Әти Гарәп Әмирлекләрендә адвокат сорап караган, әмма аңа бирмәгәннәр", ди ул.

Равил Минһаҗев үзе азат ителгәч Русиягә кайтасы килмәү турында Гуантанамо төрмәсендә утырганда ук әйтә килде.

Улы Йосыф та The Intercept басмасына: "Русия әтиемнең тормышына куркыныч тудыра. АКШ һәм Британия хакимиятләрен бу хәлгә катышып, аның нахакка кичергән газапларын туктатырга үтенәм" дигән.

Center for Constitutional Rights, CAGE һәм OHCHR кебек халыкара оешмалар инде күптән Минһаҗевны азат итү һәм Русиягә тапшыруга каршы кампаниясен алып бара. 2021 елдан бирле Вашингтонда Гарәп Әмирлекләре илчелеге каршында аны азат итүне таләп итеп пикетлар да узды. Зөһрә апа сүзләренчә, бер ай элек шундый пикет Лондонда да булган. Аның улы һәм элекке хатыны 2014 елны Англиядә сыену алган иде.

АКШта Гуантанамода утырганда Минһаҗевның адвокаты булган Гари Томпсон (Gary Thompson) The Intercept-ка әйтүенчә, Гарәп Әмирлекләре АКШның беректәше буларак аны Русиягә тапшыра алыр дип уйламаган. Адвокат сүзләренчә, Минһаҗев Гуантанамодан соң үзен мөселманнар күпләп яшәгән илгә тапшыруга сөенгән булган, әмма андагы шартлар коточкыч булып чыккан. Бу хакта ул 2021 елны телефон сөйләшүе вакытында үзенең улына әйткән һәм адвокат сораган. Шуннан соң инде Равил Минһаҗевның улы белән элемтәгә кергәне булмаган.

Берничә атна элек Равил Минһаҗев янына аның бертуган абыйсы барган.

"Мин бара алмадым, чөнки очкычта да биш сәгать ярым очасы. 86 яшьтә бу җиңел түгел. Улы Йосыф һәм икенче улым Рамил барды.

Гуатнанамоны да санаганда улым 22 ел төрмәдә утыра

Ник Гарәп Әмирлекләре аны үзләренә алырга ризалашкандыр. Кайчанга кадәр тотарлар? Күрәсең, Гарәп Әмирлекләре инде кемгәдер тапшырасы киләдер. Гаебе булмаган килеш 2017 елдан бирле утыра бит. Гуатнанамоны да санаганда 22 ел төрмәдә" дип уфтанып сөйли Зөһрә апа.

Аның әйтүенчә, хәзер улына хатлар да барып җитми.

"Русия илчелеге аша җибәрәм, барып җитми, элемтә юк", ди Зөһрә Вәлиуллина.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG