Accessibility links

Кайнар хәбәр

Питрәч районы башлыгы колониягә барып Украинадагы сугышка җибәрү өчен тоткыннар эзләгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул районның Пановка авылындагы 3нче төзәтү колониясенә барган. 3нче төзәтү колониясе - гомуми тәртипле колония. Ул 958 тоткынга исәпләнгән.

25 октябрьдә Татарстанның Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов Пановка авылындагы 3нче төзәтү колониясендә "теләге булганнарны контракт белән хәрби хезмәткә җибәрү мәсьәләләре турында" җыелыш үткәргән. Бу хакта Кашапов үзенең Telegram-каналында җиткерде. (Соңрак ул бу постын алып куйды.)

Ул контракт төзү өчен Питрәч районының хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән.

"Владимир Путин әйтмешли, "Без сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз, ватанга авыр вакытта аны якларга баскан кешеләрнең ныклыгы һәм батырлыгы белән сокланабыз", дип язган түрә.

3нче төзәтү колониясе - гомуми тәртипле колония. Ул 958 тоткынга исәпләнгән, шул исәптән колония-яшәүлектә яшәүче 25 тоткынга да.

  • Моңа кадәр Татарстан колонияләрендәге тоткыннарны да сугышка җибәрүләре, аларның саны турында рәсми белдерүләр булмады. Шулай да республика медиаларында "Вагнер"га кушылган татарстаннар турында мәгълүматлар былтыр ук чыга башлады.
  • Мәсәлән, ерак юлга йөк ташучы машина йөртүчеләрне үтерү белән шөгыльләнгән "Трассовики" бандасы лидеры, 25 елга хөкем ителгән Александр Еналеевның Украинага каршы сугышка китүе хәбәр ителгән иде. Исән калса, ярты ел сугышканнан соң, аңа ярлыкау бирәчәкләр дигән сүз иде бу. Май башында аның үлеме турында хәбәр ителде.
  • Украинадагы сугышка Русия тоткыннарын башта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте аша озаттылар.

    Быел февральдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин тоткыннарны җыюдан туктыйбыз дип белдерде. Шул рәвешле колонияләрдә утыручыларны сугышка җибәрү тулысынча Русия саклану министрлыгына калды.

  • 2022 елның көзе уртасыннан башлап аларны "кызыл" колонияләрдән, ягъни күбрәк куәт оешмаларының элекке хезмәткәрләре утырган җирләрдән җыя башладылар. Соңрак министрлык вәкилләре башка колонияләргә дә йөри башлады. Тоткыннарның бер өлеше сугышка барырга ризалаша, чөнки Владимир Путин сугышта катнашканнарга ярлыкау бирергә вәгъдә итте.
  • Күптән түгел билгеле булганча,"Редут" хосусый хәрби ширкәтенең берьюлы берничә отряды Русия колонияләрдән сугышка тоткыннар җыя башлаган. Журналистлар ачыклавынча, "Редут" - уйдырма хосусый хәрби ширкәт, ул берничә хәрби төркемнәрдән тора һәм аның белән турыдан-туры Русия саклану министрлыгы белән кораллы көчләр баш штабының баш идарәсе (Баш күзләү идарәсе) җитәкчелек итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG