Кайнар хәбәр

Медиа: Русия саклану министрлыгы тоткыннардан торган штурм отряды сугышчыларын атырга рөхсәт иткән

Русия саклану министрлыгы чыгарган кагыйдәләргә күрә, төрле колонияләрдән китерелгән тоткыннарны үзара да, башка хәрбиләр белән дә катнаштырырга ярамый. Аларның бурычлары - шәһәрдә һәм катлаулы урыннарда штурмлау. Тоткыннарга хәрби әзерлеккә 10-15 тәүлек кенә вакыт каралган.

Русия саклану министрлыгы "Шторм Z роталары турында" кагыйдәләр чыгарган, ул командирларга сугышчыларны атып үтерергә рөхсәт итә. Документны ябык рәвештә Frontelligence Insight ачык чыганаклар күзләве җәмгыяте таратты, дип яза "Важные истории".

Бу кагыйдәләргә ярашлы, "Шторм Z" роталары яки отрядлары бары тик тоткыннардан гына төзелә. Төрле колонияләрдән китерелгән "махсус контингент"ны (документта тоткыннар шулай атала) үзара да, башка хәрбиләр белән дә бергә кушарга ярамый. Аларның бурычлары - шәһәрдә һәм катлаулы урыннарда штурмлау. Тоткыннарга хәрби әзерлекә 10-15 тәүлек кенә вакыт каралган.

Алар белән контрактны ярты елга төзергә мөмкиннәр. Сугыш кырын тоткыннар бары тик авыр яраланса яки һәлак булса гына калдырып китә ала диелгән документта.

Мондый штурм отрядларының җитәкчеләренә тоткарлау отрядына охшаш төркемнәр һәм хәрби полициядән торган конвойлар төзергә, шулай ук сугышчыларны атып үтеререгә рөхсәт ителә.

Әгәр сугышчылар чыктан-ачык буйсынмаучанлык күрсәтсәләр, командирларга дисциплинаны һәм тәртипне торгызу өчен корал куллану хокукы бирелә, дип яза басма документка таянып.

Контрактның вакыты чыкканнан соң ярлыкау турында акт булачак, шуннан соң тоткын яңа контракт төзи ала яки "үз көче белән" Русиягә кайтып китәргә мөмкин.

Октябрь башында Reuters агентлыгы Русиянең Украинага каршы сугышучы "Шторм Z" хәрби төркемнәре турында тикшеренү чыгарды. Һәр отрядта якынча 100-150 кеше, алар зуррак хәрби төркемнәрнең бер өлеше булып тора, фронтның иң катлаулы урыннарына җибәрелә һәм аларда югалтулар иң күбе диелде тикшеренүдә.

"Шторм" сугышчылары — ит кенә ул", дип әйткән бер сугышчы агентлыкка. Аның сүзләренчә, Бахмут янындагы сугышларда хәрби җитәкчелек "Шторм"ның яралы сугышчыларына медицина ярдәме күрсәтмәскә боерган. Шулай да хәрби бу боерыкны бозуларын, яралыларга ярдәм итүләрен сөйләгән.

Кичә, 25 октябрьдә Astra Русия саклану министрлыгының "Шторм-Гладиатор" ротасы сугышчыларын атып үтерүләре турында җиткергән иде. Telegram-канал ышандыруынча, рота командиры Александр Осташков һәм аның урынбасары Магомед Магомедов Запорожье өлкәсенең баскынлыктагы Зеленый Яр авылында үз кул асларында хезмәт иткән ике хәрбине атып үтергән.

Һәлак булган хәрбиләр - 60 яшьлек Шакир Әкбәров һәм 57 яшьлек Андрей Лукашин. Аларның җәсәдләрен автобус тукталышында тапканнар, алар элек хөкем ителгән булган диелде.

Русия саклану министрлыгы хәрбиләрне атып үтерүләре турындагы мәгълүматка әлегә фикер белдермәде.

  • Былтыр көз журналистлар "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтеннән соң, Русиянең саклану министрлыгының да тоткыннарны Украинага каршы сугышырга җибәрә башлавын хәбәр итте. Тоткыннарны күбрәк куәт оешмаларының элекке хезмәткәрләре утыра торган "кызыл" колонияләрдән җыюлары әйтелде. Тоткыннарның туганнары әйтүенчә, саклану министрлыгы аларга Украинаның көнчыгышында сугышучы "Шторм" батальонына кушылырга тәкъдим иткән.
  • Шул ук вакытта Русиядә мәхкәмә приставлары "Шторм Z" хәрби төркемендә Украинага каршы сугышучы тоткыннарның түләнмәгән кредитларын, дәүләт пошлиналарын һәм сивил дәгъвалар аша түләттерелергә тиешле бурычларын тулысынча исәптән сыза башлаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG